Язмалар рубрикасы буенча яңалыклар
-
Лесхоз бистәсен ни өчен могҗизалар кыры дип атыйлар?
Адәм баласы күпме генә очынса да, ахыр чиктә барыбер җиргә кайтып төшә. Тормыш интернетта түгел, аяк астындагы туфракта. Татарстанның атказанган урманчысы Дамир Сафин куллардагы телефоннарга береккәнебезне күзәтеп торды-торды да әнә шулай итеп, үзе әйткәнчә, безне җиргә төшерде. Телефоннар үзеннән-үзе кесәгә чумды.
-
Ак яулыклы әнием...
Син куанганда куанып, син кайгырганда кайгырып, синең белән бергә сулап, бергә көлеп яшәүче кем? Әни! Син авырганда төннәр буе үзе керфек тә какмыйча сине саклап юатучы, дәвалаучы, күз карашы белән иркәләүче кем соң ул? Әлбәттә, Әни!
-
«Ё» ХӘРЕФЕН ЯКЛАУ КИРӘКМЕ?
Хәзерге вакытта интернет челтәрендә «Ё» хәрефен куллануны мәҗбүри итәргә теләп, имзалар җыялар. Хәрефне яклаучылар фикеренчә, «Ё» хәрефен кулланмау сүзләрнең дөрес әйтелешенә тискәре йогынты ясый.
-
“Үзенә инде 88 тулды. Әллә яшь хатын алырга инде, дип сөйләнгәли”
Габделбарый бабай турында төрле хикмәтләрне миңа Арча башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов сөйләде. “Кызыксынсаң кайт, Носыга барырга үземнең машинаны бирәм. Габделбарый бабай белән сөйләшеп утырсаң, яшиселәр килеп китә. Үзенә инде 88 тулды. Әллә яшь хатын алырга инде, дип сөйләнгәли”, – диде. Сиксән яшьтән узган авыл агайлары, гадәттә киез итек киеп капка төбендә утыра, ә Габделбарый бабай: “Хатын картаебрак китте”, – дип зарлангалый икән. Менә шундый мәхәббәт
-
Ренат Ибраһимов: Ислам диненә татар теле аша килдем
Россиянең халык артисты Мәскәүдә Коръән мәгънәләренең татар теленә тәрҗемә басмасын тәкъдим итүдә катнашты.
-
Үлем җәзасы яңадан кертелерме?
2015 елда – 1,7 мең, 2016 елда 2,2 мең балигъ булмаган бала үтерелгән.
-
Кызларның кияүгә чыгасы килми, чөнки ир-егетләр…
Көннәрдән бер көнне электрон почтага кызык кына хат килеп төште. Хат хуҗасы интернетта “ВТ” хәбәрчесенең фотосын күреп, аны бик ошатуын, үзенә хатын эзләвен язган. Мондый хатларга ышаныргамы, юкмы? Гомумән, гаилә корырга теләүчеләр үз ишләрен ничек таба?
-
Җәй- очрашулар чоры
Кеше гомерендә онытылмаслык мизгелләр бик күп була. Шуларның берсе - мәктәп еллары хатирәләре.Мәктәп бусагасын атлап чыгып киткәнгә шактый вакыт үтсә дә, гомернең иң күңелле, самими чаклары истән чыкмый икән ул.
-
Инстаграм балалары. Әти-әниләренә моннан ни файда?
Күп кенә танылган шәхесләрнең, җырчы-артистларның балаларын без Инстаграм челтәреннән күреп беләбез. Сабыйларының фотосурәтләре һәм видеоязмаларын меңләгән аудиториягә күрсәтү модасы ни сәбәпле барлыкка килде? Аларның әти-әниләренә моннан ни файда?
-
Әлифба эзеннән. Татарның төп китабын язган кешенең гыйбрәтле язмышы бар
Бер көнне якташларым белән татар Әлифбасы “атасы” Сәләй Вәгыйзовның туган ягы – Самара өлкәсе Камышлы районына сәфәр чыктык. Үзе исән чагында Сәләй аганы бер-ике мәртәбә күргәнем булды, әмма, ни сәбәпледер, гәпләшеп утырмаганмын. Бу минем тарафтан олы мәгънәсезлек иде. Юлда барганда якташларым – дөньяда бердәнбер булган “Әлифба музее” директоры Дамир Таҗиев, “Казан Арты” музее директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов Сәләй ага турында сөйләгәндә, җир ярылса, җир тишегенә кереп китәргә әзер идем.
-
“Әле балаларны аякка бастырасы иде”. Сигез ел элек бу көнне куркыныч фаҗига булды
Моннан сигез ел элек булган фаҗига әле дә онытылмый. 2011 елның 10 июлендә “Булгария” теплоходы һәлакәткә очрап, анда 122 кешенең гомере өзелде. Шулардан 28е – балалар. Идел буйлап сәяхәткә чыккан 79 юлчыны коткарып кала алдылар.
-
Лайксыз яшәү – яшәү түгел ул (уены-чыны бергә)
Интернетны өзеп куйганнар! Бу хәбәр көтмәгәндә – халык җәйгә кереп маташканда килде. Мөфти хәзрәтләре интернет уразасын уздырырга уйлаган икән. Шул үтенечен Россия Президентына җиткергән дә, Путин интернетны өзеп куйган булып чыкты. “Инстаграм“ да, “ВКонтакте“ да, “ватсап“ та юк!
-
ТАТУ: ГОМЕРЛЕК «КИЕМ»
Хәзерге заманда татуировка асоциаль атрибут булудан туктады. Өлкәннәр аларны яшьлек хатасы, тилелек билгесе дип саный, ә яңа буын өчен ул – аерылып тору, үз-үзеңне күрсәтү яки «трендта булу» ысулы.
-
Балтачлар гына белгән Марат. Авыл кешеләре – министр турында
Татарстан Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Готыф улы Әхмәтов 16 июньдә үзенең гомер бәйрәмен билгеләп үтә. Тумышы белән Арча районыныкы булса да, бар булмышы – мәктәп елларыннан башлап, беренче хезмәт чыныгулары, хезмәт баскычы буйлап беренче күтәрелүләре, уңышлары-табышлары Балтач белән бәйле булганга, ул үзе еш кына: “Мине Балтач үстерде”, – дип кабатларга ярата. Балтачлар исә: “Ул Балтачны үстерде”, – дип өсти.
-
ЮЛЛАРЫГЫЗ УҢ БУЛСЫН: ЧЫГАРЫЛЫШ КИЧӘЛӘРЕ ӨЧЕН ТАТАРЧА КОТЛАУЛАР
Матур күлмәк, прическа, фотосессия, вальс бию… Болар барысы да чыгарылыш кичәләре белән ассоциацияләнә. Котлауларны онытырга ярамый! Чөнки ансыз кичәнең рәсми өлеше бармый. Ярдәмгә – «Ялкын» килә!