Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

2008-2009 елгы яшүсмерләр арасында баскетбол буенча ярышларда Сабалар 3нче урынны яулады

30 май көнне Кама Аланында 2008-2009 елларда туган егетләр арасында баскетбол буенча ярышлар булып узды. Әлеге ярышларда Түбән Кама, Кама Аланы һәм җыелма Саба командасы (“Сабантуй” спорт мәктәбе) көч сынашты. Тренерлар Шакиров Ш.Х. һәм Гречишников А.Н. җитәкчелегендәге команда ярышта өченче урынны алды, турнирның призерлар рәтенә керде.

Кама Аланы беренчелектә, Түбән Кама командасы икенче урынга лаек булды.

Уеннар сезоны ахырына якынлашты һәм җәй урталарында киләсе сезонга әзерлек башланачак. Егетләргә яңа уңышларга ирешергә һәм Татарстан Республикасы Беренчелегендә үз яшьләре арасында призерлар рәтенә керергә дигән теләктә калабыз.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев