Гагарин Кубогы якынча бер айга туктатылачак
КХЛ җитәкчелеге турнирны бүгенге көннән туктатачак.
Кичә, Гагарин Кубогының ярымфинал серияләре башланырга бер көн кала, КХЛ җитәкчелеге турнирны туктатты. Бу хакта «Татар-информ»га үз чыганакларыннан билгеле булды.
Мондый нәтиҗә булу ихтималы — 90 процент, дип раслый чыганак.
Гагарин кубогын фин «Йокерит»ы һәм Казахстанның «Барыс»ы калдырып китте инде. Алар коронавирус аркасында уеннан баш тартты. Иртәгә ярымфиналларның беренче матчлары узарга тиеш иде. «Ак Барс» — «Салават Юлаев» сериясе Казанда 18 мартта старт алырга тиеш иде. Уфалылар иртәгә Татарстан башкаласына килергә ниятләгән иде инде.
Гагарин кубогы якынча бер айга туктатылачак. Аннары калган алты команда — СКА, ЦСКА һәм башкаланың «Динамо»сы — «Көнбатыш»та, «Ак Барс», «Салават Юлаев» һәм «Себер» — «Көнчыгыш»та кыска турнир уздырып, Гагарин Кубогы иясен ачыклаячак. Вакыйгаларның мөмкин булган үсешенең үрнәк сценариесе әнә шундый. Тагын да төгәлрәк мәгълүмат бүген кич пәйда булачак, дип раслый чыганаклар.
Фото: архив/Ильнар Тухбатов
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев