Татарстан егете го буенча Европа чемпионы булды
Ярышлар 21-28 июль көннәрендә Брюссельдә (Бельгия) узды.
Нәҗметдинов исемендәге олимпия резервы республика спорт мәктәбе укучысы, Россиянең Атказанган спорт мастеры Илья Шикшин го буенча Европа чемпионы булды. Бу хакта ТР Спорт министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Ярышлар 21-28 июль көннәрендә Брюссельдә (Бельгия) узды. Олимпия системасы буенча турнирда 16 илдән сайлап алынган 32 иң яхшы спортчы катнашты.
6 уенда да җиңеп, Илья Шикшин 6нчы тапкыр мактаулы титулга ия булды.
Фото: minsport.tatarstan.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев