Техникум һөнәргә өйрәтәме, әллә БДИдан коткарамы
Узган ел республикада тугызынчы сыйныфны 35 мең укучы тәмамлады, шуның яртысы техникум, көллиятләргә укырга кергән. Бу - яхшы күрсәткеч. Быел да техникумнарда бәйгеләр зур.
Әмма сорау туа: укучылар анда һөнәргә өйрәнергә дип барамы, әллә БДИдан котылыр өченме?
Киләчәктә эшче һөнәрләренә кытлык булмаска охшаган
- Соңгы елларда укучыларның күпчелеге унынчы сыйныфка түгел, ә көллият, техникумнарга бара башлады. Без моны яшьләрдә эшче һөнәрләргә карата кызыксыну артуга гына бәйләмибез. Техникум тәмамлап, югары уку йортларына керү күпкә җиңелрәк, - ди Россия мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов.
Техникум тәмамлаганнан соң вузга керү өчен БДИ кирәкми. Ләкин киләчәктә әлеге ташламаның юкка чыгуы да мөмкин. Дөрес, моның белән килешмәүчеләр дә бар, чөнки ташламаны бетерү мәктәп укучысын һөнәр үзләштергән кеше белән бер дәрәҗәгә куячак. Ә бу дөрес түгел. Шулай да техникум тәмамлаган яшь белгеч тиз арада эшкә урнаша ала икән, бу вузга керү өчен ташлама бирүгә караганда күпкә файдалырак булырга мөмкин.
Соңгы вакытта мәктәпләрдә югары сыйныфта бары яхшы укучыларны гына калдырырга тырышалар. Укытучылар белеме түбәнрәк булган укучыларның БДИны начар бирүеннән курка. Ә бу алар өчен - үзе бер мәшәкать. Узган уку елы дәвамында балаларын мәктәптән китәргә үгетләүгә ризасызлык белдерүче әти-әниләр дә булгалады. Чыннан да, кызыксынгач, ул укучылар имтиханнарын яхшы биргән булып чыкты. Арада мәктәптә калучылар да, техникумнарга китүчеләр дә бар. "Кызым укыган сыйныфтагы 19 баланың нибары 3се генә мәктәптә калды. Бөтенесен техникумнарга җибәреп бетерделәр", - ди Апастан Диләрә. Ә менә Балтачтан Илсур мәктәптә яхшы билгеләргә укыса да, сынау нәтиҗәләре сөенечле булмаган. Имтихан вакытында берәү дә күчерә алмаган. Егет техникумга барырга булган. Казан кызы Ильвинаны исә әти-әниләре, башкаладагы техникумнарда бюджетка эләгеп булмый дип, Лаеш техникумына керткәннәр. Билгеләре дә әллә ни югары түгел икән. Ә болай, ичмаса, һөнәргә өйрәнәчәк, акча эшли башлаячак.
- Быел 9 нчы сыйныфны 24 укучы тәмамлады, шуларның 12се техникумнарга китәргә җыена. Алар төзелеш, медицина, педагогика көллиятләренә барачак. Ничек укуына карамастан, теләгән һәр укучыны 10 нчы сыйныфка алабыз. Укучыларыбыз БДИны яхшы бирде, - ди Чүпрәле районының Алешкин Саплык мәктәбе директоры Марс Хәлиуллин.
Республика Мәгариф һәм фән министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, көллият һәм техникумнарда быел 16 мең 310 бюджет урыны каралган. "Техникумнарга күпме кешенең укырга кергәнлеге турында мәгълүмат әлегә юк. Документларны кабул итү дәвам итә", - дип белдерделәр Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат үзәгендә.
Татарстанда 103 урта һөнәри белем бирү йорты бар. Аларда барлыгы 66 мең 540 студент һөнәр үзләштерә. Узган уку елында башлангыч һәм урта һөнәри уку йортларына 23 меңгә якын (шуның 15 меңнән артыгы - көллият, техникумнарга) кеше кабул ителгән.
Без көллиятләрдәге вәзгыятьне дә белешергә булдык. Казан коммуналь хуҗалык һәм төзелеш көллияте директоры Җәмил Бакаев белдергәнчә, быел 225 бюджет урыны бирелгән булса, шуларның барысы да үз ияләрен тапкан. Кайбер белгечлекләр буенча бәйгеләрдә бер урынга 5 кеше дәгъва кыла икән. "Быел 9 нчы сыйныфтан соң укырга күп киләләр. Аларның БДИдан курку-курыкмавын белмибез, әмма аттестат нәтиҗәләре яхшы. Көллият тәмамлаучыларның берсе дә мәшгульлек үзәкләрендә чиратта тормый. Алар төзелеш, социаль өлкәләрдә хезмәт куялар", - ди директор.
Казан Халыкара сервис көллиятендә дә абитуриентларга кытлык юк. Кабул итү комиссиясенең җаваплы сәркатибе Лариса Трудова белдергәнчә, 225 бюджет урынына барысы 710 гариза тапшырылган. Монда авылдан килүчеләр дә, шәһәр балалары да бер чама икән. Ә менә Казан радиомеханика көллиятендә узган ел студентларны туплый алмаганнар, быел исә конкурс барлыкка килгән. Һөнәри уку йортлары да абитуриентларны җәлеп итүнең төрле юлларын эзли: мәктәпләргә барып, очрашулар уздыра, кызыксындыру чаралары уйлап таба. Тырышулары бушка китми.
Хезмәт хакы дигән нәрсә дә бар. Бүген инженер, менеджер, пешекче, монтажчы, ташчылар айга уртача 14-23 мең сум акча ала. Ә юристларның уртача хезмәт хакы - 13 мең сум. Хәзер башкалада балта остасы, плитә ябыштыручы, машина йөртүче, буяучы, пешекче кебек белгечләргә сорау зур.
Һөнәри уку йортларында нәрсә калган, дигән караш әкренләп үзгәрә. Монда, һичшиксез, БДИның да тәэсире бар. Башкача хөкүмәт яшьләрне урта һөнәри уку йортларына җәлеп итә алмыйча, эшче көчләр җитмәүдән аптырар иде. Әти-әниләрнең дә күңеле тыныч: газизләре БДИны ничек тапшырыр дип ут йотасы юк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев