Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Уңыш сере – сыйфатта

Район хуҗалыкларында бөртеклеләр җыеласы барлык мәйданның 79 процентында эш төгәлләнгән. Басуларда бөртекле культураларны урып-җыю белән берәттән салам җыю, көзге культураларны чәчү хәм җир эшкәртү эшләре бара.

4 сентябрьгә, 10774 тонна салам, 177626 тонна сенаж әзерләнгән, җир эшкәртү 4,3 мең гектар мәйданда башкарылган, шул исәптән тирәнтен эшкәртү - 500 гектарда, өске катламын - 3,8 мен гектар мәйданда эшкәртелгән.

"Мөхәммәтшин" крестьян-фермер хуҗалыгы, "Нырты", "Туган як", җәмгыятьләре, Тимершык, Явлаштау бригадаларында җир эшкәртү оешкан төстә бара. Хуҗалыкларда 20 сентябрьгә җир эшкәртүне тәмамларга планлаштыралар.

Районның сыйфат комиссиясе көзге җир эшкәртү вакытында да кырларны күзәтергә чыкты. "Саба" җәмгыятенең Сатыш бригадасы, "Мөхәммәтшин" крестьян-фермер хуҗалыгында, "Шытсу" һәм "Нырты" җәмгыятьләрендә булдылар.

"Сатыш" бригадасында ике техника җир эшкәртә. Тәҗрибәле механизаторлар Ринат Вәлиев һәм Рифкать Зиннуров җирне сыйфатлы эшкәртүгә әһәмият бирә. Шулай да, комиссия белгечләре турылыкны, басу культурасын саклап эшләргә киңәш итте.

"Шытсу"ның арышы җыеп алынган кырга килеп кергәч тә, хуҗалык агрономы:

-Бүгенге көндә бердәнбер җир эшкәртүчебез, каты бәрелә күрмәгез, - дип алдан ук әйтеп куйды. (Тулы язманы газетабызның 6 сентябрь санында укый аласыз)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев