Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Ана теле: “Ал”ны “арт”тан аеру кыенмы? (ДӘВАМЫ)

“Мәгънә =сүз тәңгәллеге” темасына кереш язмада без сөйләм оештыруның үзәге булган бу күренешнең, ягьни әйтергә теләгән мәгънәгә нәкъ тәңгәл сүз табуның шактый катлаулы, авыр иҗади эш икәнлеген, аның диңгез төбенә төшеп, энҗе бөртеген эзләп табу белән чагыштырылуын кисәтеп, шул кыенлыкларның кайберләрен санап, үткән язмада шуларны анализлый да башлаган идек.

Хәзер кайберләрен аерым-аерым күзәтергә алыныйк. – Уйланган мәгънәгә тәңгәл түгел (бүтән) сүз, хәтта капма-каршы (антоним) мәгънәле берәмлек кулланыла. “Дым алдагы (дөресе: үткән, арттагы– Н. И.) елларга караганда азрак булды” (М.Таһиров. Татарстан радиосы, 2006, 19 апр.); “Моннан алдагы бер язмамда авылдашыбыз Габдулла абыйның фронтта әтисе Барый абый белән очрашуы турында язган идем “(Т.я., 2014, 4 дек.); “Бу тарихны алдагы саннарда сөйләгән идек” (А.Шакиров. Без тарихта эзлебез, ТНВ-Планета, 2017, 10 сент.); Дөресенә дә, шөкер, мисаллар бар – сабак алыйк: “Берсендә шулай ашханәгә кергәч, безнең алда гына ашап чыккан ротаның өстәлләрен өч солдат җыештырып йөри” (Т.я., 2014, 4 дек.); “Республиканың “Ак калфак” берләшмәсе җитәкчесе Кадрия Идрисова алдагы елда районыбызда республикакүләм шәжәрә бәйрәме уздырылачагын да әйтеп куандырды”. (Ә.Мөхәммәтҗанова. Т.я., 2014, 4 дек.); “Менә шул тугланучы, калыплашкан сүзләр турында булыр алдагы сүзем “. (Г. Мөхәммәтгәрәева. Т.я., 2014, 11 дек.); Без булдырабыз дияргә яраткан Татарстан халкына ышанам мин. Алдагы елларда да сынатмаслар әле ( Җ.Харисов. Т.я., 2014, 2 дек.); Кыскасы, алда безне зур сынаулар, “хәтәр” бәяләр һәм маҗараларга бай Яңа ел көтә (Т.я., 2014, 20 дек.); Хата булдырмау чарасы телебезгә үк салынган икән – үткән, элекке төсмерен белдерергә теләгәндә аннан алда дип тә була икән. Урынсыз, “бүтән” сүз хаталарына юлыгып торабыз.

Менә кабат-кабат теркәлгән кайбер мисаллар: Җилкә. Бу контекстка дөресе: ”Ай урагын салып иң башына”, ди Нәкый Исәнбәт. Иң, иңсә вариантлары да бар. Иңнәрендә озын толым (Җыр); “Теге кыз башта аптырап калды, кәефе кырылып, иңнәрен биетеп алды “ (Г.Бәширев); Кулбашы да – әдәби. Хәтта термин вазыйфасында йөргән төшенчәләр бутала: “Татарлар” тапшыруында (ТНВ-Планета) бер конкрет эшмәкәр турында тапшыруда журналист та, персонаж үзе, аның җитәкчесе дә “эшмәкәр” диделәр; ул көнне башка тапшыруларда да рәсми термин эшмәкәр дип дөрес әйтелде, ә титрда “эшкуар” дип язылган иде; Квартир – хакны дәүләткә түләп яши торган урын. Фатирда торучы хакны хосусый хуҗага түли.

Күпчелек мәгълүмат чарасы ике мәгънәне дә фатир ди; Илсөя Бәдретдинева җырлый: Бакча башындагы болында чыклы чирәм. (Болгар радиосы, 2014, авг.). Шәхсән үзем болында үлән, ишек алдында чирәм үсә дип беләм; Азатлык радиосы: бер үк төшенчәне Босниядәгесен шифаханә, Башкортстандагысын хастаханә, диде; Татарстан радиосы хәбәрчесе: илкүләм проектлар; Фәрит Мөхәммәтшин: милли проектлар, диде; Фикер агышында тоткарлык, комачаулык тудыра торган мондый хаталарның сәбәбе төрле. Бар гап-гади наданлык, бар җавапсызлык. Бар фәнни аңлатыла торган сәбәпләр.

Әйтик, татарлардан тупланган туристлар Казанда гөләп куагы янында туктап тора. Сокланалар! Һәркайсы үз аңында береккән “тамга”сы белән уйлый: гөлҗимеш, гөләп, розагөл, эт борыны, аю камыры, су гөле, ак чәчәк һәм башкалар. И-и-и, бай да инде татар теле! Тик гәп башларга кыючы юк – һәркайсы аңларлык уртак сүзне белү кирәк. Телебез байлыгыннан нәкъ кирәклесен сайлап алу кыенлыгы адым саен чыгып тора. Моңа аеруча иҗат кешеләре,– язучы, журналистлар,– игътибар итә – аларга ул һөнәри хезмәт таләбе генә түгел, азаплы да, ләззәтле дә иҗади бурыч. Юкка гына бер фин язучысы: «Бер үк фикерне белдерүнең биш меңләп чарасы бар», димәгәндер. Татар халкы исә бу авыр иҗат эшенең бәясен аның нәтиҗәсе белән билгели: «Табып әйткән сүз — гәүһәр», дигән мәкаль генә дә ни тора!

Үткән язманы төгәлләгәндә без “ихтыяҗ туганда, кызыксыну булганда “мәгънә=сүз тәңгәллеге” максатында мәгънә төгәллегенә ирешүнең тәртип-системасын һәркем үзе барлый, үзе туплый ала, дигән идек. Ярдәмгә иң әүвәл фән, беренче чиратта, тел фәненең сљйләмият бүлеге килергә тиеш. Сљйләмият турында, татар сљйләме нигезләре турында башлангыч мәгълүматны без «Уем – тел очында” хезмәтендә шактый тулы биргән идек. Сүзнең категория буларак мәгънә белдерү мөмкинлекләре фәндә шактый тәфсилле ачыкланган (Ф.Сафиуллина “Хәзерге татар әдәби теле. Лексикология. Югары уку йортлары студентлары өчен. Казан: “Хәтер”, 1999, 5–26 б.; Элекке язмаларыбызда да берничә кулланма тәкъдим иткән идек).

Заманында яшь галим Латыйф Җәләй ул чагында әле шулай ук яшь язучы Гомәр Бәширевнең «Сиваш» повестен язганда сүзләрне ничек-ничек куллануын анализлап, мондыйрак нәтиҗәгә килгән: «Мондагы сүзләр поэтик лексика таләпләренә җавап бирәләр. «Дала», «тасма», «дала кадагы», «үрмәкүч пәрәвезе», «маңгай тире» һәм башкалар — болар күчерелмәле-сурәтле төшенчәдә алынганнар һәм уңышлы сайланганнар. Беренчедән, боларның чагылышында сыйнфый идеология нык сизелә; икенчедән, киң катлау хезмәт массасының үз сөйләменә, үз алымнарына бик якын торалар; өченчедән, сөйләнә торган темага бик тапкыр торалар; дүртенчедән, бу сүзләр әдәби телдә кулланылалар». Үзе әсәрләр иҗат иткән кеше аңында бу процесс тагын да ачыграк, тәфсиллерәк сурәтләнә. Мондый күзаллау, аны тасвирлау һәр иҗатчыда, әлбәттә инде, үзенчә. Менә урысның күренекле әдибе Константин Фединның күзаллавы: «Сүз өстендә эшләү миңа иң авыры. Бер сүзне икенчесе белән чагыштырганда, берсен икенчесеннән өстен күреп сайлап алганда мин нәрсәгә нигезләнәм?

Беренчедән, сүз фикерне бик төгәл билгеләргә тиеш; икенчедән, музыкаль яңгырашлы, аһәңле булсын; өченчедән, фраза төзелешендә үзенең ритмик күләме белән туры килергә тиеш. Кыенлык шунда ки, менә шушы өч таләп барысы бергә, берьюлы үтәлергә тиеш. Боларга әле тагын катлаулылыгы ягыннан алардан да кайтыш булмаган икесе өстәлә: автор сөйләмендә бер үк сүзнең кабатлануыннан качу хәерле һәм дә еш кулланып тапталган, вулгар, күрәләтә купшы сүзләр кулланырга ярамый...». Татарның күренекле әдипләре, сөйләм оештыру осталары Гомәр Бәширев, Фатыйх Хөсни, Хәсән Сарьян, Мөхәммәт Мәһдиевнең дә сүз табу осталыгына өйрәткән, күп санлы мисаллар белән тукылган-чигелгән хезмәтләре-киңәшләре бар; аларны безгә кайтып-кайтып укырга-өйрәнергә кирәк.

Шуларсыз үзеңә сүз сайлау системасын-тәртибен булдыру кыен, хәтта мөмкин дә түгелдер. Ихластан килешик: көндәлек кирәкле шундый бер тәртип күпчелегебездә әле берекмәгән. Иҗатчыларның үзләрендә дә, хәтта иҗатчыларны өйрәтергә алынган мөгаллим, остазларда да ул әле бик томанлы күзаллана. Менә абруйлы гына газетның тәҗрибәле генә редакторы яшь хәбәрченең язмасын төзәтә. Бер сүзне сыза да урынына икенчене язып куя. «Кеше болай сөйләми!» ди. Менә сиңа дөрес сүз сайлауның критерий-бизмәне! Кеше соң кайда болай сөйләми? Карчыгы белән чәй эчкәндәме? Күршесе белән урамда гәп коргандамы? Әллә жыелыштамы? Табип йә судья белән әңгәмә барышындамы? Әллә газет укучыга мөрәҗәгать иткәндәме? Редакторыбыз ким дигәндә менә шушы соңгысын истә тотып, газетка болай язмыйлар, дип таләп куярга, бу төр сөйләмнең (газет сөйләменең) үзенчәлекләрен төшендерергә тиеш булгандыр. Ә бит андый сөйләм, чыннан да, бар, һәм ул әле без санап киткән вә без санамаган башка бихисап төрләреннән сүз сайлау үзенчәлеге ягыннан да бик нык аерыла. Газетка язган остазларыбыз моны бик яхшы белгән һәм оста кулланган. Мәсәлән, Мөхәммәт Мәһдиевнең аерым сүзне мәгънә ягыннан анализлавын күз алдына китерик әле. (Шагыйрьнең бишеге... Сызып ак нур белән... (Шәхесләребез тарихыннан. Төз. Г.Хәсәнева. Казан:Татар кит.нәшр., 2014.–583 б.). “Базар йөрү, юл йөрү ул – шәхес эше. Казан артында элегрәк елларда һич тә “Казанга бардым” дип сөйләшмәделәр. “Казан йөрү”, “Базар йөрү” дип кенә әйтелә иде (“Юл йөрү” мөстәкыйль, фәлсәфи эчтәлекле тезмәгә әйләнгән – И.Н.). “Йөрү” зур сүз, бу инде атлау гына түгел, ә ил-җир күрү, агай –эне, татар, урыс, мари, мордва белән аралашу, ипле тормыш кору мәсьәләсен киңәш-табыш итү дигән сүз. Базар, сәүдә юлы нәкь крестьян хезмәте кебек үк: шәхес ясый, шәхес эшли.

Ә андый “эшләнгән” шәхес киләчәктә һичшиксез кирәк булачак. Бәдри солдатны хәтерләгез: “Юк, сез не имеешь права кеше баласын тотып торырга...” Бу шәхес тарихта үз сүзен әйтәчәк, бу патша түрәсе яткырып сукканда “ләббәйкә” дип тормаячак...” (197 б.,”). Янә бер мисал. “И агайне! Г.Камалның әтисе туган Сикертән авылында бер-беренә дәшүнең иң популяр формасы шул: “агайне”. Сикертәннәр әле аны үзләренчә әйтәләр: “агайны”. Бу урыслардагы “дружище”. Англия, Америка Кушма штатлары, Канада кебек илләрдәге “сэр”, Франциядәге “мосье”, Италиядәге “синьор”, Төркиядәге “әфәндем” кебек сүзләр дәрәҗәсендә.

Япониядә, ялгышмасам, бу урында “сан” сүзе кулланыла булса кирәк, Безнең Сикертәндә “агайны”... (200 б.). Остазыбыз үрнәгендә уйланып, элекке һәм әлеге язмаларда китерелгән мисаллардагы “мәгънә = сүз” тәңгәллегенә ирешү күнегүләрен үтәп, иң төгәл мәгьнә төсмерен табарга тырышыйк әле.

Башы, 2 нче бүлек

Фото: https://pixabay.com | fotoblend

http://matbugat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев