Ана теле: Тел кануны – безгә дә канун. Ә аны беләбезме?
Исәнмесез, хөрмәтле Матбугат.ру иҗатчылары! Кайнар сәлам сезгә, мөхтәрәм интерчыларыбыз – милләтпәрвәр кардәшләребез! Табигатебезнең һәр үзгәрешен сизеп, хуплап яшәүче буларак, йолабызга тугры калып, аның кыш фасылына керешүе белән ихластан котлап, бу үзгәрешләрне җиңел кичереп, таза-сау яшәвегезне теләп калабыз.
Ана телебезнең кадерен белеп, аралашуыбызда, хезмәтебездә аны куллануда яңа белем-сабаклар эстәрсез дип ышанабыз. Бу кыйблада безгә Матбугат.ру да булышлыгын ташламас, сәхифәбез киләсе елда да дәвам итәр, ә без ул сабак-дәресләрне тырышып үзләштерербез, дигән өметтә калабыз.
Узган язмабыз болай тәмамланган иде: “Игътибар итми калмагансыздыр: соңгы язмаларыбыз барышында без бүгенге сөйләмебездә юл куелып киленгән кимчелекләргә дә тукталдык. Сәбәпләрен ачыклаганда әледән-әле “телебез кануннарының үтәлмәве” дигән гыйбарәне әйткәләдек. Алга таба бу тезисны фәнни нигездә, төплерәк күзаллау сорала, күрәсең, дигән идек. Тел кануннарын беләсе килү теләге бу язмаларда кузгатылган мәсьәләләрне караганда гына түгел, килешәсездер, гомумән дә, сөйләм оештыру барышында даими туып тора. Шуңа күрә “Ана теле” сәхифәсенең буеннан-буена без телебезнең әсәси асылын – хәсиятен хасыйль иткән шул кануннарны, ихтыяҗ туган саен искә төшерә, сөйләм кыенлыгын киметү өчен ничек файдаланыла икәненә туктала килдек. Шулай да бу кыйбладагы булган белемне искә төшереп, кабатлау һәм фән туплый килгән яңа мәгълүматны эстәү максатында бу темага махсус тукталып, кануннарны бер система белән үзләштерергә омтылып карарга тәкъдим итәбез.
Тел һәм канун (закон). Бер уйлаганда, болар шулай бергә йөрерлек, аерылмас төшенчә-күренешләрмени соң? “Тел турында закон” дигән гыйбарә үзе үк сәер, гайре табигый түгелме? Әйтик, минем, синең ничек (нинди телдә) уйлавыбызда, ничек сөйләшүебездә кемнең нинди эше бар – нәрсә ашавым, ничек киенүем, нинди китап укуым законлаштырылмый лабаса. Тели икән, кеше көне буена бер сүз дә әйтми, кәефе кырыла икән, үзенә-үзе әдәпсез сүгенеп куя яисә татарча дәшкәнгә урысча җавап бирә. Болар өчен аны беркем җавапка тарттыра алмый. Чөнки фикерләү коралы, фикерне белдерү чарасы буларак тел,– беренче чиратта, ана теле,– иң башта аның шәхси үзенең “милке”. Үз тән әгъзәләре, холкый сыйфатлары, нәсел чалымнары, өн-тавыш-интонациясе кебек үк. Бу турыда без бит татар теленең күренекле белгече Гыйбадулла Алпаров язганча: “Тел – ул, һәркемнең үзе белән бергә үсеп, бергә яши торган аерылмас бер сыйфаты. Тик безгә һәртөрле авазлар, сүзләр, җөмләләр рәвешендә атадан балага, буыннан-буынга күчеп килә”, дип уйларга күнеккәнбез.
Чыннан да, бар бит дөньяда бала чактан ук ана телендә сөйләшә башлап, гомер буена аннан аерылмыйча, аңа карата бернинди “проблемасыз” тормыш кичергән бәхетле кешеләр – өйдә күнеккән туган теле аңарга урамда да, мәктәптә, югары уку йортында да, эшендә, рәсми оешмаларда да ярый, хокук даулауларның, закон-кагыйдә ятлауның кирәге юк.
Тик болай күзаллау, чыннан да, бер караганда, анда да кешене көндәлек яшәү мөхитеннән бөтенләй аерып караганда гына мөмкиндер, чын татар тормышында андый “бәхетлеләр” була калса да, бик тә сирәктер; үз кабыгыннан, үз оясыннан чыгуга ук адәм баласы хәтта теленә (сөйләменә) карата да “норма”, “кагыйдә”, “закон”, “канун” төшенчәләренә юлыга башлый. Алай гынамы, кешенең иң шәхси, хосусый милке саналган әйберләре арасында телгә (сөйләмгә), киресенчә, иң уртак, иң гомуми дип карарга күнегелә. Яшәү барышында телнең чыннан да иҗтимагый күренеш икәненә күнегә барасың. Иң әүвәл ул башкалар белән аралашу өчен барлыкка килгән уртак (гомуми) корал-чара. Телне без иң башта иҗтимагый күренеш дип күзалларга күнеккәнбез. Әйтик, Телләр турында Законда да, Программада да телне саклау төшенчәсе нәрсәне аңлата? Дөресен әйткәндә, Законның үзендә дә, башка хокукый документларда да моңа җавап бирелмәгән, төгәл аңлату юк. Кайбер статья, матдәләрдән гомуми күзаллау барлыкка китерә торган фикер, кинаяләр генә табарга була.
Туган телебез татар теле дип атала икән, димәк, аның башка телләрдән, хәтта бер оя дип каралган төрки асыллы телләрдән дә үзгә, мөстәкыйльлеген билгели торган хәсияти сыйфатлары бар. Шуларга таянып яшәгәнгә күрә ул башкалар белән буталмаган, ассимиляцияләнмәгән, әле дә, шөкер, үзаллы яши бирә. Шул ук вакытта аны яшәтмәс өчен аның дошманнары нәкъ менә шушы сыйфатларына, ягъни үзәген тоныкландыру, башка телләрнекенә охшаттырып төссезләндерү, тәмам корыту өчен ябырылалар, аннан да бигрәк астыртын корткычлык итәләр.
Аңлашылса кирәктер, телне саклау дигәндә безнең аңда нәкъ менә телебезнең чын үзен, аны мөстәкыйль иткән үзлеген, хәсиятен, хосусый асылын саклау булырга тиештер. Тел ул шундый тереклек иясе, организм ки, ул сакланышы, яшәяше өчен тыштан яклау, хәстәрлек күрсәтү, шартлар тудыруга бәйле булса да, аның яши алуының төп шарты – ул телнең әлеге мөстәкыйль, хосусый үзәге, ягъни генетик, этник, милли үзенчәлекләре төене булуы. Ягъни мәгълүм бер эчке закончалык белән беркетелгән яссылыгы булуы һәм шуның сакланып килүе.
Иң мөһиме шунда ки, телне саклау, торгызу, камилләштерү, үстерү дигәндә, шул хакта законнар дигәндә алгы планга нәкъ менә шушы яссылыкны чыгарудыр. Тик без әлегә моңа күнекмәгән.
Телнең бу асыл үзенчәлеге фәндә төрле термин-төшенчәләр белән аталып киленә: “телебезнең төп үзенчәлекләре”, “телебезнең ялганмалык табигате” һ.б. (Ш.Рамазанов гыйбарәләре); “тел сыйфатлары”, “телнең хасияте”, “телнең кануннары”, “сингармонизм законы”, “телнең үз җирлеге” һ.б. (бүгенге тел галимнәре терминнары). Телебезнең бу төп сыйфат-үзенчәлекләрен бер тәртип системага салучы галим Гыйбадулла Алпаров булды. Ул мондый фикердә: телнең әсәси хәсияте мәгънә ягыннан да аерыла, алар кулланучыларның төренә, холкы-табигатенә карап, бик төрле кабул ителергә мөмкин, шуңа күрә бу төсмерләрне гомумиләштерү, канунлаштыру бик кыен, ди. Әгәр дә тел төпле мөстәкыйль икән, аның төп мәгънәви асылы үзенчәлекләре һичшиксез телнең тышкы кабыгы – грамматикасында чагылыш тапмый калмый, шуңа күрә телнең төп хосусый сыйфатлары грамматикага таянып гомумиләштерелә, законлаштырыла. Г.Алпаров бу сыйфатларны “тышкы фактор”, “тышкы күренеш”, ди.
Иң мөһиме: “телнең тышкы фактлары аңа читтән килеп йөкләнгән бер нәрсә түгел. Тел башта ук шуның белән туган, шулар белән яшәп килә. Телдә тышкы бер төр белән белдерелмәгән эчке бер мәгънә юк булса кирәк...” (Алпаров Г. Сайланма хезмәтләр. Казан, 1945, 28 бит).
Күренекле галимебезнең бу фикере телебезнең “эчке законлылыгын” реаль күренешләргә таянып күзәтергә, бәя бирергә ышанычлы нигез, методик система булып тора. Кулланырга гына кирәк.
Г.Алпаров телебезнең асылын тәшкил иткән әлеге төп сыйфатларының, ягъни законнарының (аныңча әйтсәк, төп тышкы факторларының) нидән гыйбарәт икәнен ачыклап, мисаллар белән тасвирлап бәян иткәннән соң, болай дип нәтиҗә ясый: “Телне төрле тарихи тәэсирләрдән, башка телләргә йотылып, тиз генә үзгәреп китүдән саклап тоткан көч һәм гамәлләрнең (факторларның) иң зурысы да шушы телебездә ныгып урнашкан грамматика факторларыдыр” (Күрсәт. хезмәт, 31 бит).
Бу хезмәтендә галим аларның алтысын аерып күрсәтеп, билгеләмә бирә: 1) ялганмалык, 2) тәртип, 3) кабатлау, 4) сингармонизм, 5) басым, 6) аһәң, тыныш. Шушы факторларның күпчелеген бүгенге тел галимнәре дә, әйткәнебезчә, таный һәм телебезнең законнары дип тә атый. Без дә аларның барысын да законнар (кануннар) дип беркетү ягында. Телебез саклансын, яшәсен өчен аларның кайберләрен генә түгел, ә бәлки һәркайсын аерым-аерым сакларга кирәк. Бүген аеруча әһәмиятлесе шулдыр, һәр законны тел факты буларак формаль, рәсми тану, грамматика фәненең нигезе буларак җитди өйрәнү генә җитми, һәркайсының көндәлек сөйләмдә реальләшүенә, кулланылуына ирешү зарур.
Безнең бүгенге төп максатыбыз да шушы тел законнарының асылын грамматика категорияләре буларак өйрәнү түгел (шөкер, татар грамматикларының бу юнәлештәге казанышлары яхшы мәгълүм, аларны мәктәптә төпле үзләштерергә генә кирәк), ә аларның гамәлдә ни дәрәҗәдә үтәлүен күзәтеп, кайбер нәтиҗәләр ясау. Алдагы язмаларда, Аллаһы кушса, Һәр канунга аерым-аерым тукталырга тырышырбыз. Сорау, киңәшләрегез булса, җиткерә торыгыз.
Илдар Низамов, филология фәннәре докторы.
Фото: https://pixabay.com | fotoblend
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев