Юллы юлсызлык
Нишләптер, кышкы юлны күбрәк яратам мин. Ул миңа җәйгә караганда уңайлырак кебек тоела. Ни өчен шулаймы? Ике атна авылга кайтканыбыз юк иде. Үткән җомгада, буранлап торса да, кич белән юлга кузгалдык. Юлларны көчле “КамАЗ“лар чистартканын беләм, шуңа буран дип артык борчылмыйча, җиңел күңел белән чыгып киттек. Ульян трассасы буйлап, Апас районына кайтырга кирәк... Мәйдан авылы борылышына җитәрәк күрәм: ясалма тау калкып чыккан. “Кара нихәтле кар түккәннәр икән”, – дип сокланып киттем. Булыр-булмас сәгать ярымнан авылда идек инде.
Икенче көнне киткәндә, тагын шул тау янына килеп җиттек. Әнекәй генәм, кар тавы дигәнем ком тавы булып чыкты. Каян ташып тутырганнардыр аны ике атна эчендә, гаҗәпләнүемнең чик-чамасы булмады.
Шул ук вакытта тагын күңелем төште: бу бит – җәй көне ремонтка тотыначаклар дигән сүз. Соңгы елларда Казаннан Буага кадәр ара тәмам җелеккә үтте. Ремонт ясаулары яхшы инде анысы, сүз дә юк... Ләкин җәй җиттеме, туган авылга кайтып килү (гүр газабы дип әйтмим инде) җан газабына әйләнә. Сәгать ярымлык юлны дүртәр сәгать кайткан вакытлар бар. Инде бер 10 еллап булыр, һәр елны кайсыдыр бер участокны төзәтми калганнары юк. Яз башынан кара көзгә кадәр шоферлар йә бөкедә утыра, яки әйләнгеч юлдан, бәрелә-сугыла, бата-чума йөрергә дучар ителә. Иң гаҗәпләндергәне шул: нишләптер, бер чокыр-чакыры булмаган, рәхәтләнеп йөрерлек юлларның асфальтын шытырдатып кырып алалар да яңасын җәеп куялар. Яңа юл яңа инде анысы, бер дә начар түгел... Ләкин тегесе дә ярарлык иде бит әле, әллә шулай акча юалар микән, дигән гөнаһлы уйлар да килә башка.
Авылга кадәр 110 км булган арада һәр елны ремонт ясасыннар инде, әллә ниләр уйларсың. Шул ук вакытта юлсыз тилмергән авылларыбыз да шактый, әле йөрерлек булган трассалар белән маташканчы, авылларыбызны юллы итәргә тырышсалар, дөресрәк булмас иде микән? Татарстаныбызда төп юллар шактый яхшы, руль артында күп йөргәч, чагыштыру мөмкинлегем дә зур. Күп төбәкләр бездән калыша. Ләкин тигез асфальтны кырып ремонтлый башлагач, боларның бөтенләй эшләре беткән икән, эш булмаганнан борын казыйлар кебегрәк килеп чыга.
Шуңа тагын җәйне борчылып көтә башладым. Кышкы юлны сагыныр чакларга ерак калмады. Җәй җиткәнче, авылга күбрәк кайту ягын карарга кирәк, дип күңелгә киртләп куйдым әле...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев