Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы

Саба төбәкне өйрәнү музее

Саба төбәкне өйрәнү музее
  • Тасвирлама:

    Татарстан Республикасы милли музееның Саба филиалы 1993 елның 12 маенда эшли башлады. Музейда 3 меңгә якын экспонат саклана.

  • Адресы:

    Байлар Сабасы, З.Йосыпов урамы, 30.

Музей Саба урта мәктәбенең туган якны өйрәнү музееннан бүленеп чыкты һәм шул елның 20 сентябрендә район китапханәсенә күчерелеп, яңа стендларга, витриналарга урнаштырылды. Музейны оештыру эшендә аның беренче директоры озак еллар Саба урта мәктәбендә укыткан мәгариф ветераны Рәйсә Бәдретдин кызы Сиразиева зур көч куйды. Музейның 3000 меңнән артык экспонаты бар. Иң кадерле экспонатлар дип «Табигать бүлегеннән» мамонт сөякләрен, ташка әйләнгән агач кисәкләрен, скульптор Кадим Җәмитов сыннарын, нумизматика бүлегеннән күп сандагы борынгы акчалар коллекциясен күрсәтергә була. Шулай ук Саба осталары ясаган агач савыт- сабаларны, Бөек Ватан сугышы каһарманнарын, борынгы авыл өен, күренекле якташларыбызның иҗатын, 50ләп солдат хатлары һәм күп санлы архив документларын күрергә мөмкин. Музей, нигездә, Саба ягы, Саба авылы тарихын, аның мәгариф, мәдәнияты үсеше тарихын өйрәнү белән шөгыльләнә, шулай ук Саба һөнәрчеләре эшчәнлеге белән кызыксына. Кыскасы, авылыбызның үткәне, аның хезмәт сөючән кешеләренең тормыш юлы белән таныштырып якташларыбызда, бигрәк тә яшь буында, милли горурлык һәм туган якка мәхәббәт хисләре тәрбияләргә тырышабыз. Бүгенге көндә Саба туган якны өйрәнү музее зур үзгәрешләр кичерә. Ул яңартылып үзе аерым бинада ачыла. Әлеге бина иң башта дәүләт банкы буларак төзелгән. Районлашу уңае белән 1931-1932 елларда әлеге бинага төзелеш материлы буларак Сапирый мәчете сүтелеп, аның кирпечләреннән Габдулла мулла нигезенә салына. Узган гасырның 80нче елларында “Агропромбанкның” Саба бүлеге сыйфатында хезмәт күрсәткән финанс оешмасы 2006 елның августыннан “Татфондбанк”ның Сабадагы өстәмә офисы итеп үзгәртелә. Һәм 2016 елга кадәр халыкка хезмәт күрсәтә. 2021нче елдан бина Саба туган якны өйрәнү музеена тапшырыла.