Саба районында туризм
Матур, бай табигатьле төбәгебез Россия һәм чит ил туристларын үзенә җәлеп итә. Саба районында нинди истәлекле урыннарны карарга була?
-
"Ямьле Саба" Яр буенда "Утырып садись" чишмәсе
Тасвирлама: Әлеге чишмә яны яшьләрнең яратып ял итү урыны буларак билгеле
Адресы: Байлар Сабасы, "Ямьле Саба" Яр буе
-
Сатыш авылы музей-мәдрәсәсе
Тасвирлама: Сатыш мәдрәсәсе заманында төбәгебездәге иң эре уку йортларының берсе булган. XX гасыр башында биредә өч йөзләп шәкерт сабак алган. Әлеге белем һәм тәрбия йорты белән мәхәллә имамнары җитәкчелек иткән. Мәдрәсә ХІХ гасыр ахыры-XX гасыр башында төзелгән. Мәдрәсәнең бинасы татар торак йорты тибы буенча, яхшы яктыртылган сыйныфлар белән төзелгән. Фасадларны бизәүдә классицизм архитектурасы элементлары һәм татар халык сәнгате элементлары куланылган. Сатыш мәдрәсәсенә реставрация ясала һәм ул 2018 елдан халык өчен хезмәт күрсәтә башлый. Казан артының милли мәдәнияте Мәккәсе-Саба төбәге тарихына багышланган бердәнбер музей һәм шулай ук Татарстанда һәм Россиядә бердәнбер мәдрәсә – безнең горурлыгыбыз булып тора.
Адресы: Сатыш авылы, Ленин урамы, 17а йорт
-
Өтернәс шәһәрлегендә «1552 елда ватан азатлыгы өчен шәһит киткәннәр истәлегенә» куелган таш
Тасвирлама: Өтернәс авылы Кече Мишә елгасының сул кушылдыгы Мишә елгасы буенда (Мишә елгасы бассейны), шәһәр тибындагы Байлар Сабасы поселогыннан 12 чакрымнан төньяктарак урнашкан.
Адресы: д.Утерняс
-
Ишан хәзрәт каберлеге
Тасвирлама: Казанчы Бигәнәй авылы зиратында яңа буыннар өчен тарихи истәлек булган Ишан хәзрәтнең гаилә каберлеге саклана. Уналты метрга якын мәйдан били торган кабер табигый таш койма белән әйләндереп алынган. Каберлектә Ишан гаиләсе әгъзалары, якыннары җирләнгән. Вәлиәхмәт Ишан кабере каберлекнең уң почмагында урнашкан. Кызганычка каршы, аның кабере һәм таштагы язулары сакланмаган инде.
Адресы: Деревня Казанчы - Бигенеево
-
Лесхоз бистәсендә Нургали Миннехан улы Миннеханов исемендәге дендрология бакчасы
Тасвирлама: Бүгенге көндә биредә барлык агач-куак үсемлекләренең һәм җиләк-җимеш культураларының 524 төре исәпләнә. Тропик һәм субтропик үсемлекләр оранжереясы бар.
Адресы: п.Лесхоз, ул.Садовая, 4
-
Лесхоз бистәсендәге Кыңгыраулар музее ( Музей колокольчиков)
Тасвирлама: Музейда барлыгы 238 кыңгырау саклана, аларның һәрберсе затлы бронзадан коелган
Адресы: Лесхоз, ул. Детсадовская, 26
-
Саба урман хуҗалыгы музее
Тасвирлама: Музей 2004 елда ачылган. Экспозиция 3 бүлектән тора: Саба Лесхозының тарихы; хайваннар дөньясы; портретлар галереясе.
Адресы: Лесхоз, Кукморская урамы, 14 йорт
-
Миңгәр авылында Шәүкәт Биктимеров музее
Тасвирлама: Шәүкәт Хәсән улы Биктимеров - СССРның халык артисты (1977), К.С.Станиславский исемендәге РСФСРның Дәүләт премиясе лауреаты (1979) һәм Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты (1967).
Адресы: Миңгәр авылы, Тукай урамы, 29 йорт
-
Саба төбәкне өйрәнү музее
Тасвирлама: Татарстан Республикасы милли музееның Саба филиалы 1993 елның 12 маенда эшли башлады. Музейда 3 меңгә якын экспонат саклана.
Адресы: Байлар Сабасы, З.Йосыпов урамы, 30.
Саба районы районыбыз кунаклары, туристлар өчен күптөрле истәлекле урыннар, тарихи объектлар тәкъдим итә. Иң элек Байлар Сабасы буйлап җәяүле сәяхәт кыла аласыз, бистәнең ял парклары, спорт объектлары, «Ямьле Саба» яр буендагы дистәгә якын чишмә белән танышырга мөмкин. Шуларның берсе - «Утырып садись» дип исемләнгән чишмә янында сәфәр кылучылар ял итеп алалар, шифалы суыннан авыз итеп үзләренә көч, сихәт алалар.
Район буенча сәфәр кылганда районыбызга Казан ягыннан килүчеләрне Сатыш авылындагы музей-мәдрәсә каршы ала. XVIII гасыр азагында Казан губернасы Мамадыш өязе Сатыш авылында ачылган дини уку йортында заманында 300ләп шәкерт белем алган. Ул 1800 елдан 1918 елга кадәр кадәр эшли. Мәдрәсә бинасы — XIX гасыр азагы — XX гасыр башы шәһәртөзүчелек һәм архитектура һәйкәле, төбәк (җөмһүрият) әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты, районның тарихи һәйкәле булып тора.
Районыбызның төньягында Сабадан 12 км ераклыкта урнашкан тагын бер мәдәни мирас объекты – Өтернәс шәһәрлегендә «1552 елда ватан азатлыгы өчен шәһит киткәннәр истәлегенә» куелган таш. Ул Өтернәс шәһәрлеге урнашкан Калатау итәгендә урын алган.1554 елда Иван Грозный җитәкчелегендәге урыс гаскәрләре биредә яшәүче татарларны тар-мар итеп, шәһәрлекне яндыралар. Вафат булган милләттәшләребез истәлегенә хәзер ул урында һәйкәл тора.
Казанчы Бигәнәй авылы зиратында яңа буыннар өчен тарихи истәлек булган Ишан хәзрәтнең гаилә каберлеге саклана. Уналты метрга якын мәйдан били торган кабер табигый таш койма белән әйләндереп алынган. Каберлектә Ишан гаиләсе әгъзалары, якыннары җирләнгән. Вәлиәхмәт Ишан кабере каберлекнең уң почмагында урнашкан. Кызганычка каршы, аның кабере һәм таштагы язулары сакланмаган.
Районыбызның тагын бер гүзәл почмагы-Лесхоз бистәсенә дә чакырабыз. Биредә Нургали Миннехан улы Миннеханов исемендәге дендрология бакчасында барлык агач-куак үсемлекләренең һәм җиләк-җимеш культураларының 524 төре исәпләнә. Тропик һәм субтропик үсемлекләр оранжереясы бар. Биредә «Ябалакта кунакта» дигән әкияти парк та булдырылган.
Лесхозга баргач, Кыңгыраулар музеена ( Музей колокольчиков) керми калмагыз. Биредә барлыгы 238 кыңгырау саклана, аларның һәрберсе затлы бронзадан коелган.
Бистәдә шулай ук Саба урман хуҗалыгы музее белән дә танышырга мөмкин. Анда Саба Лесхозының тарихы, хайваннар дөньясы. портретлар галереясы урын алган.
Саба якларына килгәч, һичшиксез, Миңгәр авылына, данлыклы Әлмәндәребез -ТАССР, РСФСР һәм СССРның халык артисты, ТАССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге, РСФСРның К.С.Станиславский исемендәге Дәүләт премиясе иясе Шәүкәт Биктимеров музеена да барырга киңәш итәбез. Биредә Шәүкәт аганың шәхси әйберләре, гомумән, тормышына, спектакльләрендәге образларына бәйле истәлекләр белән танышырга мөмкин. Миңгәр авылының матур табигате, суй буйлары да күңелегезгә ял, рухи азык бирәчәк.