Сатыш авылы музей-мәдрәсәсе
-
Тасвирлама:
Сатыш мәдрәсәсе заманында төбәгебездәге иң эре уку йортларының берсе булган. XX гасыр башында биредә өч йөзләп шәкерт сабак алган. Әлеге белем һәм тәрбия йорты белән мәхәллә имамнары җитәкчелек иткән. Мәдрәсә ХІХ гасыр ахыры-XX гасыр башында төзелгән. Мәдрәсәнең бинасы татар торак йорты тибы буенча, яхшы яктыртылган сыйныфлар белән төзелгән. Фасадларны бизәүдә классицизм архитектурасы элементлары һәм татар халык сәнгате элементлары куланылган. Сатыш мәдрәсәсенә реставрация ясала һәм ул 2018 елдан халык өчен хезмәт күрсәтә башлый. Казан артының милли мәдәнияте Мәккәсе-Саба төбәге тарихына багышланган бердәнбер музей һәм шулай ук Татарстанда һәм Россиядә бердәнбер мәдрәсә – безнең горурлыгыбыз булып тора.
-
Адресы:
Сатыш авылы, Ленин урамы, 17а йорт