1 ноябрь 2017 яңалыклары
-
Бакчачы колагына
Ноябрь – көзнең соңгы ае. Көннәр кыскарганнан-кыскара, әле кар, әле яңгыр явып, әче җилнең үзәккә үтүләре ешая. Кышка аяк басар алдыннан бакчаларда нинди чаралар үткәрү кирәклеге хакында сөйләшеп алыйк.
-
77 ЯШЬЛЕК ӘБИ КҮРШЕСЕНДӘ ЯШӘРГӘ МӘҖБҮР: «УЛЫМ БЕЛӘН КИЛЕНЕМ ҮЗ ӨЕМНӘН КУА»
78 яшьлек Валентина Кукушкина күршесенә сыенырга мәҗбүр.
-
1 ноябрь – Суд приставлары көне
Россиядә 1 ноябрь–Суд приставлары көне буларак билгеләнеп үтелә башлады. 1997 елның 6 ноябрендә “Суд приставлары турында” һәм “Башкару производствосы турында”гы ике закон кабул ителгән һәм әлеге көнне суд приставлары рәсми булмаган төстә үзләренең һөнәри бәйрәмнәре буларак билгелиләр иде. Әмма тарихчылар раславынча, беренче суд приставы вазифасы нәкъ менә 1 ноябрьдә барлыкка килгән. Шуңа да бүгенге көндә 1 ноябрь рәсми рәвештә суд приставлары көне буларак календарьда урын алган