6 апрель 2018 яңалыклары
-
Бездә Башкортстаннан чыккан иҗатчылар күбрәк - Рәдиф Гаташ Әнвәр Сөләйманов кичәсендә
Хезмәтеңне тиешле дәрәҗәдә бәяләмәгәнбез - без синең алда бик гаепле, диде Ә.Сөләймановка Татарстанның халык шагыйре Рәдиф Гаташ.
-
Бүген Шәмәрдәндә Фирдүс Тямаевның концерты узачак
Концерт Шәмәрдән мәдәният йортында сәгать 19:00 башлана.
-
Казанда билгеле ресторатор автомобиленә ут төртүчеләрне тоткарлаганнар
“Фольксваген Тигуан” машинасын Жуковский урамындагы йорт ишегалдында 19 гыйнварда төнлә яндырганнар.
-
Казанда Илфак Шиһаповны искә алдылар
Кичә, 5 апрельдә, Илфак Шиһапов 50 яшьлеген бәйрәм итәр иде.
-
Сөт сугышы: тупка мылтык белән каршы торып буламы?
Күпме сөйләсәң дә, сөт куермый. Россельхознадзорның 2017 ел йомгакларына багышланган коллегиясе утырышында илнең авыл хуҗалыгы министры Александр Ткачев йодрыкларын азык-төлек фальсификаты җитештерүчеләр ягына таба болгады. ”Фальсификатка, соры схемаларга, реэкспортка, безгә йөзәр мең тонна белән кертелгән сыр продуктларына каршы көрәш беренче урында торырга тиеш. Бу – безнең сугышның фронты, без монда соңгы патронга каршы сугышырга бурычлы. Безнең артта – Мәскәү, безнең артта – ил, безнең артта – крестьяннар, фермерлар”, – дип хисләнде ул.
-
“Ак Барс” Гагарин кубогында финалга чыкты
Кичә “Ак Барс” хоккей командасы Чиләбенең “Трактор” командасын җиңде. Финалда көндәш әлегә билгеле түгел.