6 август 2019 яңалыклары
-
МӘКТӘПЛӘРДӘ ШАХМАТ ФӘНЕ КЕРТЕЛӘЧӘК
Бу елның беренче сентябреннән кече сыйныфларда шахмат фәне укытыла торган мәктәпләр саны артачак. Аерым регионнарда эксперимент рәвешендә кертелгән бу фән яхшы нәтиҗәләргә китергән, шуңа күрә, түрәләр шахмат фәнен барлык мәктәпләргә дә кертергә уйлыйлар. Укыту программалары, дәреслекләр инде әзерләнгән, бары тик тәҗрибәле педагоглар гына табасы калган.
-
Шәмәрдән авыл җирлегендә тимерюлчылар көне билгеләнеп утте
2 август көнне тимерюлчы ветераннары һәм футбол яратучылар командалары арасында футбол уены буенча иптәшләрчә очрашу узды.
-
Яңгыр астында… чаңгы ярышы?!
Сабан туйлары күптән тәмамланса да, авыл халкы ял итәргә сәбәбен табып кына тора. Кайбыч районы Борындык авылы халкының бәйрәм кәефен коеп яуган яңгыр да боза алмады хәтта.
-
Бакчачылар өчен җир асты суларыннан файдалану кагыйдәләре үзгәрә
Яңа елга кадәр ташламалы режим гамәлдә булып килә.
-
Мәскәү белән Казан арасында тизлекне тикшерә торган система урнаштырдылар
Хәзер машина йөртүчеләр тизлекне радар алдыннан киметеп, аны узгач куа алмый.
-
Казанда медицина хезмәткәрләренең хезмәт шартларын яхшырту һәм абруйларын күтәрү турында сөйләштеләр
Республиканың клиник хастаханәсендә ТР сәламәтлек саклау өлкәсе хезмәткәрләре коллективлары белән медицина хезмәткәрләренең абруйларын күтәрү һәм хезмәт хакларын яхшыртуга багышланган дискуссион сессиясе узды. Дискуссияне ТР Дәүләт Советының социаль сәясәт комитеты рәисе, «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы Светлана Захарова алып барды.
-
Мидехәт Миннахметов истәлегенә багышланган Саба муниципаль районының шахмат-шашка ярышы
3 нче август көнне Мингәр авылында Мидехәт Миннахметов истәлегенә багышланган Саба муниципаль районының шахмат-шашка ярышы буенча ачык турниры булып узды.
-
Татарстанда «Актив яшәү рәвеше нигезләре» дигән тематик ункөнлек бара
Физик күнегүләр белән даими шөгыльләнүчеләр сәламәтрәк һәм күңеллерәк, ди белгечләр.
-
Рөстәм Миңнеханов Россия төбәкләре җитәкчеләре рейтингында өченче урында калган
Рейтинг политологлар, политтехнологлар, медиаэкспертлар һәм журналистлар арасында сораштыру нигезендә төзелгән.
-
Международный день «Врачи мира за мир»
«Врачи мира за мир» — это международный день, который был предложен организацией «Врачи мира за предотвращение ядерной угрозы». Он отмечается в годовщину страшной трагедии — дня бомбардировки японского города Хиросима (Hiroshima) 6 августа 1945 года.