14 сентябрь 2017 яңалыклары
-
Өйләнсәң, тормыш җиңеләяме?
Илдә өйләнешүчеләр саны арткан. Узган ел белән чагыштырганда, быел гаилә коручылар 8,5 процентка күбрәк. Белгечләр моның сәбәбен дә ачыкларга тырышкан. Баксаң, хәзерге заманда парлап яшәү - отышлырак, файдалырак һәм уңайлырак икән. Менә сиңа мә! Башлы-күзле булырга теләүчеләр арасында 30-33 яшьлекләр күбрәк. "Росстат" мәгълүматларына караганда, быелның беренче яртысында илдә 298 мең...
-
"Россия почтасы"ның Татарстандагы иң яхшы автотранспорт йөртүчесе ачыкланды
Казанда узган һөнәри осталык бәйгесендә җиңүче булып Түбән Кама почта хезмәткәре Рәмис Гыйзәтуллин танылды. (Казан, 14 сентябрь, "Татар-информ"). Татарстан почта хезмәткәрләре республика почта автотранспортының иң яхшы йөртүчесен ачыклаган. Казанда узган һөнәри осталык бәйгесендә җиңүче булып Түбән Кама почта хезмәткәре Рәмис Гыйзәтуллин табылган. "Татарстан почтасы" автоколоннасы хезмәткәрләре Рәдиф Мөхәмәтшин һәм Балтачтан...
-
Гөлҗимеш чәе кан басымын көйли, матдәләр алмашын яхшырта
Гөлҗимеш чәе С витаминына бай, шуңа да ул авитаминоздан файдалы, кан басымын көйли, йөрәккә уңай тәэсир итә, матдәләр алмашын яхшырта. Гөлҗимештә органик кислоталар, витаминнар, кальций, марганец, каротин һәм дуплау матдәләре бар. Гөлҗимеш чәен ашарга ярты сәгать кала эчү файдалы санала. Тәмле чәй кайнату рецепты: бер уч гөлҗимеш һәм 3 см...
-
3 продукта, которые нельзя есть на второй день!
Многие из нас любят готовить еду впрок, чтобы не тратить на это время каждый день. Достал, разогрел - ужин готов! Вот только не всегда можно доедать блюда, приготовленные вчера или несколько дней назад! Чем особенно часто грешат после крупного застолья. В принципе, во вчерашней разогретой еде нет ничего плохого, нужно...
-
Казанда Чебакса күлендә билгесез ир-ат мәете табылган
Коткаручылар аны судан алып, полиция хезмәткәрләренә тапшырган. (Казан, 14 сентябрь, "Татар-информ"). Казанда Чебакса күлендә ярдан берничә метр ераклыкта билгесез ир-ат мәете табылган. Бу хакта "Татар-информ"га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. Мәгълүмат бердәм 112 номеры экстрен хезмәтенә кичә көндез алынган. Мәет ярдан берничә метр...
-
Хиҗаплы мөслимә Президент булып сайланырга мөмкин
Сингапур тарихында мөслимә беренче тапкыр Президент булырга мөмкин. Хәлимә Йакуб Малайзиядә туган. Моңа кадәр ул Сингапур парламентын җитәкләгән. Парламент спикеры булганчы, ул Милли һөнәр берлекләре конгрессы генераль секретаре урынбасары постын биләгән. Коммуналь үсеш, яшьләр һәм спорт мәсьәләләре министрлыгы башлыгы булган. Хиҗаплы сәясәтче 2003 елда "Ел хатын-кызы" исеменә лаек булган дип...
-
Вирустан качып калып буламы?
Көз... Саргайган яфракларның аяк астында аунап ятуларына йөрәк әрнесә дә, аларны җыеп алу - һич мөмкин булмаган эш. Җитмәсә, көне-төне яуган яңгыры эчне пошыра. Шулай итеп кышка да кереп китәрбез. Ярый ла авырмый гына көзне озатып җибәрә алсаң. Ансыз да булмастыр, ул "вирус" дигәннәреннән качып котыла торганмыни? Башланыр инде... "Садик"тагы...
-
Алты хатын-кыз 50 яшькә җиткәндә әни булган
Ел башыннан республикада 301 - икешәр һәм өчәр игезәк туган. (Казан, 14 сентябрь, "Татар-информ"). Социаль иминиятләштерү фондының Башкортстан бүлегендә бала тудыру сертификатларын тикшерү нәтиҗәләрен игълан иткәннәр. Статистика мәгълүматлары буенча, республиканың 5 хатын-кызы - 48 яшьтә, шуларның 3се беренче тапкыр бала тапкан. Шулай ук Уфада яшәүче хатын-кыз 49 яшендә беренче тапкыр...
-
Гөмбә чоры: урманда адашмас өчен нишләргә?
Автор: Наталья РЫБАКОВА Фото: Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча идарәсе, Руслан ТАҖИЕВ Көз кереп кенә килә, ә Татарстан урманнарында адашып югалучылар саны инде дистәләп исәпләнә. "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы гөмбәчеләргә "мылтыксыз аудан" исән-имин кайту өчен нинди кагыйдәләрне үтәргә кирәклеген искә төшерә. Татарстанда гөмбә чоры. Халык, кәрҗин-кәрҗин майлы гөмбә, каен...
-
Татарстанда җылы һава торышы тагын бер атна сакланачак
Яңгырсыз классик "әбиләр чуагы" төбәктә сентябрьнең өченче декадасында көтелә. Агымдагы ай нормадан тыш җылы булырга охшап тора. (Казан, 13 сентябрь, "Татар-информ"). Татарстанда җылы һава торышы, ким дигәндә, сишәмбегә кадәр сакланачак. Бу хакта КФУның Метеорология, климатология һәм экология атмосферасы кафедрасы җитәкчесе, профессор Юрий Переведенцев җиткерә, дип хәбәр итә югары уку йорты...
-
Россиялеләргә бәхетле булу өчен аена бары тик...
Россиялеләрнең байлык һәм фәкыйрьлек чиген ачыклавы илнең икътисади вазгыятенә бәйле. (Казан, 13 сентябрь, "Татар-информ"). Россиялеләргә бәхетле булу өчен аена 184 мең сум акча кирәк. Байлык һәм фәкыйрьлек турында илнең икътисади актив 2500 вәкиле фикерен Superjob тикшеренү үзәге өйрәнгән. Быел Россия гражданнарының матди бәхет чиге 2015 елның октябренә караганда 5 процентка...