15 гыйнвар 2018 яңалыклары
-
Кама Тамагында Илдар Юзеевка 85 яшь тулу уңаеннан шигърият сәгате узды
Бүген Кама Тамагы татар урта мәктәбендә “Моңнар җырчысы” исемле шигърият сәгате узды.
-
Рифат Зарипов пауза ала…
Рифат Зарипов авырып киткән. Хәер, бу хәлгә аптырарлык та түгел октябрьдән алып яллар күрми хаман гастрольләрдә чаба бит җырчы. “Әллә нәрсә булды шунда — хәл китте. Умыртка сөякләре дә авыртып тора. Шуңа сәламәтлекне кайгыртыйм дип санаторияга җыенам. Алла бореса, Башкортостандагы «Янган тау» шифаханәсендә булам”, дип сөйләде җырчы.
-
Шәмәрдәннең төп үзәк елкасы ябылышы
13 нче гыйнвар, Иске Яңа ел алды көнне, Шәмәрдәндә төп үзәк елка ябылышы бәйрәме булып узды.
-
Урман хуҗалыгы министры Алмас Нәзиров үз теләге белән эшеннән китте
Бу хакта ул Урман хуҗалыгы министрлыгы коллегиясендә белдерде.
-
Түбән Камалылар Гөлшат Котенкова истәлегенә чаңгы ярышы уздырды
"Алмаш" базасында мөселманнар һәм православие дине вәкилләре җыелды.
-
Рөстәм Миңнеханов балаларны төрле урыннарга алып баруны оештыру вакытын кыскартырга кушты
Татарстанда балаларның төркемләп төрле урыннарга барулары күпкә кимегән.
-
Әлфия Авзалованың туган көнендә аңа багышланган концертны “Татар-информ” онлайн күрсәтә
15 гыйнвар - Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Әлфия Авзалованың туган көне.
-
Ана теле: Профессионализм, жаргон, арго нәрсә ул?
Сөйләм оештырганда мәгънәгә тәңгәл сүз табу өчен тел гыйлемендә куллану максатын күздә тоткан төркемләүләр дә бар. Мәсәлән, Флера Сафиуллинаның “Лексикология” дәреслегендә “Кулланыш сферасына карап хәзерге татар әдәби теленең сүзлек составы” дигән бүлек аерып чыгарылган. Анда күрсәтелгән төркемнәрдән термин, алынма, неологизм, архаизм, диалектизмнарга без язмалар багышладык инде.
-
Юлбат авыл җирлегендә әдәби-музыкаль кичә - “Җырлы бүләк”
13 гыйнвар көнне Юлбат мәдәният йортында 2017 елда юбилейларын билгеләп үтүчеләр катнашында әдәби-музыкаль кичә - “Җырлы бүләк” үтте.
-
Пермь шәһәрендә ике яшүсмер, мәктәпкә бәреп кереп, пычак белән балаларга һәм укытучыларга һөҗүм иткән
Әлегә ике яшь егетнең мәктәпкә маска киеп, пычак тотып бәреп керүләреннән тыш бу котычкыч вакыйганың калган нечкәлекләре төгәл билгеле түгел. Беренче мәгълүматлар буенча 9дан алып 11гә якын кеше зыян күргән. Алар арасында башлангыч сыйныф укытучысы да бар – ул пычаклы егетләрне туктатырга тырышканда аның муенын пычак белән җәрәхәтләгәннәр.
-
15 - 21 гыйнвар көннәренә Татарстанның мәдәни афишасы
Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә ике көн рәттән – легендар татар җырчысы Әлфия Авзалованың тууына 85 ел тулуга багышланган концерт.
-
1 тәүлектән өлгерә торган кәбестә
Кәбестә салаты рецепты.
-
ГОМЕРЛЕК АБОНЕМЕНТ
Шушы көннәрдә, Төркия социаль челтәрләрендә фитнес-клуб тәрәзәләренә ымсынып карап торучы малай фотосы киң таралыш ала. Аркасына авыр йөк аскан бу малай бик күп кешеләрнең йөрәгенә үтеп керә һәм берничә сәгать эчендә интернет йолдызына әйләнә.
-
Видео: Чаллыда «Лада Самара» автомобиле янган
Гадәттән тыш хәл Тынычлык бистәсендә №6/01нче йорт каршында килеп чыккан.
-
Бүген Әлфия Авзаловага 85 яшь тулган булыр иде
Бүген Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Әлфия Авзалованың туган көне. Исән булса, аңа 85 яшь тулган булыр иде.