Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Ана теле: “Руль артында”. Нәрсәсе ялгыш соң?

Үткән язмада телебезнең калька, калып, штамп категорияләренә карата тел фәне мәгьлүматларын барлый башлаган идек. Дәвам иттерик. Моңарчы без мисалга башлыча сүздән ясалган калька, калып, штампларны китердек. Шул ук вакытта калыпка телнең бүтән берәмлекләренең дә (аваз, иҗек, кушымча, мөнәсәбәтлек) бирешүчән икәнен кисәтә килдек, кайберләренә мисалларны элекке язмаларда теркәштердек тә.

Кабатлыйбыз: калька күренеше ул телнең бик кечкенә, нечкә берәмлекләреннән – авазлардан, иҗекләрдән үк башлана. Бу – бик җитди мәсьәлә. Мондый берәмлекләргә сизгерлек яшьли үк тәрбияләнергә тиеш. Морфологик, ягъни сүзнең тљзелеше белән бәйле чаралар ярдәмендә ясалган калькалар әлләни зарарлы түгел кебек. Әмма бу беренче карашка, тирән уйламыйча караганда гына шулай. Андыйлары аеруча зарарлы, алары телнең җелегенә үтеп кереп, телнең үзәгеннән җимерә торган иң явыз “кортлар”.
   
Әйтик, татарның барлык сүзләре дә берлек формасында да күплекне белдерә, бу ана сљтеннән аңлашыла, гомер буена шулай килә. Кибет тышына “Китап” яисә “Чәчәк” дип язылса, бер генә татар да монда сыңар китап яисә бер чәчәк сатыла икән дип уйламас, ул андый аңгыра түгел; ә безнең чиновниклар, аны шундый аңгырага санап, кибетләренә “Китаплар”, “Чәчәкләр”, “Хатын-кызлар киемнәре” һ.б. дип язып куя.
   
Газетларга күз салыгыз: “Бүген балалар љчен (балаларга) чыршы бәйрәмнәре була”; Радиожурналист: “Сезгә әйтәсе сүзләребез бар...”; “...Йортлар идарәләре...”. Нишләмәк кирәк, радиодан үткәрелгән татар теле дәресләрендә дә “чәчәкләр бәйләме”, диделәр, ике алка турында да “алкалар”, диделәр. Болай фикер йөртсәләр, көт тә тор, киләчәктә алар “алкаларлы кызлар”, диячәк. Бу кыз бер алкасын югалткан икән дип уйламагайлары дип куркып.
   
Кыскасы, безне “ларылдау” калькасы язма сөйләмнең барлык стильләрендә дә, хәтта әйтмә сөйләмдә дә басып китте. Инде ничәнче тапкыр кабатларга мәҗбүрбез: татарда ия белән хәбәр күплектә ярашмый. Калька безне бу гадәт-кагыйдәбезне дә бозарга мәҗбүр итә: “Якташлары язучыны онытмыйлар”, “Бу ярышны белгечләр “супертурнир” дип атадылар”, “Камаз төзүчеләре быел да яңа йортлар салачаклар”. Радиодан бирелгән татар теле дәресләрендә “Гөлфияләр кайсы йортта торалар? Алар ничәнче катта торалар?” дип өйрәткәч, нишлисең инде!  
   
Кушымча калька теләсә нинди морфологик чара белән, теләсә нинди сүз төркеме рәвешендә берегә ала. Мәсәлән, исем төркемендә аеруча актив калькалана  торган кушымчалар: -лык/-лек (өчлек – өч кешедән торган хөкем төркеме, ягъни тройка) һ.б.; -чы/-че (савымчы, пешекче һ.б.); фигыль кушымчалары белән дә күп калька ясала: кальцийлаштырылган (ягъни кальцийлы),хезмәтләндерү; аеруча -лы/-ле кушымчасы активлык күрсәтә (тиешле игътибар бирелми һ.б.);      Ярдәмче фигыль, мөнәсәбәтлек тә калькага тиз бирелә: хезмәт күрсәтү, кара туфраклы булмаган зона (кара туфраксыз урынына); урыс булмаган (Гаяз Исхакый “гайре рус” дигән, ягъни урыс түгел) һ.б.; Кайдадыр илленче елларда булды бу хәл (кайчандыр мәгънәсендә); Быел 200гә якын(...ләп) бозау тәрбияли; Теркәгеч, бәйлек, кисәкчә кебек сүз төркемнәре дә калькалануга дучар. Кайдадыр гармунда (гармун) уйныйлар иде.
   
Кальканың тискәре күренеш икәнен аңлау өчен аңа мәгънәви анализ ясау сорала. Менә өстәл артында утыру калькасына семантик анализ ясыйк.
Нәрсә ул өстәл – барыбызга да ачык. Нәрсә ул арт?. Ал, арттөшенчәләре, иң башта, карашның аерым бер әйбергә, предметка ничек төбәлүеннән килеп чыга – әйбернең алды, арты, яны шушы предметка читтән каравымнан ачыклана: күрә алган, карашыма ачык булган бирге ягы ул – алды була, күренми торган яисә алның теге – каршы башындагы ягы ул – арты була (капка арты, каен арты, лапас арты һ.б.). Предмет үтәли яки яртылаш күренә торган булганда да аның теге ягы яисә теге башы арт була (плитә арты, өстәл артыһ.б.). Шул якта предметның берәр өстәмә өлеше беркетелгән булса, ул да арт сүзе белән белдерелә (урындык арты, диван арты)
   
Димәк ки, без өстәлнең алгы ягында булсак (мәсәлән, җитәкченең эш бүлмәсендә), аның теге – арткы башындагы җитәкчене без өстәл артында утыра дип әйтә алабыз. Әгәр без дә өстәл янына килеп утырсак, шул кешегә мөнәсәбәттә без өстәл кырында, өстәл тирәли, өстәл буйлап утырабыз булып чыга.
   
Әгәр фикер йөртү объекты күз карашына түгел, ә хәрәкәткә, эшкә мөнәсәбәттә икән, ягъни минем шушы предмет, әйбер өстендәме, әллә янындамы хәрәкәт итүемә бәйле икән, бу очракта сүзтезмәнең рәвеше үзгәрә. Өстәлнең үзенә кагылмыйча, аның өстендә ни дә булса эшләмичә, аның кырында сөйләшеп кенә утырыла икән, өстәл янында (кырында, эргәсендә, янәшәсендә һ.б.) утыру була. Инде утырып, өстәлдә яисә бүтән әйбер, предметта нидер эшләнсә, анда эшләү була: Веранда өстәлендә чәй эчтек; Киленмичтә коймак пешерде; Ул озак еллар станокта эшләде; Капитанштурвалда үзе иде; Былтыр ул рульгә утырудан баш тартты һ.б. Инде аерым гына өстәл мисалына килгәндә, анда нинди гамәл башкарылуына карап, өстәл бүтән синоним сүз белән дә алыштырыла ала, ә сүзтезмәнең рәвеше үзгәрми: ашау-эчүгә бәйле икән, табын диелә (табында утырдык).
   
Аст, өст һ.б. белән ясалган калькаларның да, аеруча тәрҗемә әсәрләрендә, “туган тел түгеллеге” тоелып, теңкәгә тигән очраклары аз түгел: андый девиз астында (девиз белән урынына) эшлиләр.
   
Кыскасы, дөньяны  калька   баскан. Аеруча урыс теленнән кергәне бихисап. Тамыр сүзләр дә (аерымлык, кешелеклелек, агым, көрәш, оешма, сайлау һ.б.), кушма сүзләр рәвешендә дә (үзбушаткыч, суүткәргеч, күпкырлы һ.б.), сүзтезмә  дә (хезмәт җитештерүчәнлеге, файдалы казылмалар, базар мөнәсәбәтләре, күп буынлы һ.б.) җитәрлек. Мондый төр семантик-структур ясалмалар ярымкалька рәвешендә дә була, ягъни сүзнең (сүзтезмәнең) бер өлеше тәрҗемә ителә, икенчесе үз телендәгечә кала (автомәктәп, агрочара, райүзәк, һава флоты, җыю цехы һ.б.). Бу төр калька элек-электән яңа терминнар ясауда нәтиҗәле кулланылып киленде, әле дә ул – термин ясауда һәм камилләштерүдә актив кулланылучы алым.
   
Калькалау алымы белән хәтта күчерелмә мәгънәле сүзләр, әйтем, мәкаль, телбизәк, канатлы сүзләр дә тәрҗемә ителеп, телгә даими кулланышка кереп китә ала, тора-бара алар, шомарып һәм камилләшеп, шушы телнең дә үз берәмлегенә әверелеп китү ихтималы бар (ни чәчсәң, шуны урырсың; бер таңнан икенче таңгача һ.б.).
   
Ләкин хикмәт шунда ки, менә бу ихтималлык барлык алынмаларга да насыйп булмый; телебезгә ябышмаган, үзләшә алмаган берәмлекләр бүген бездә хәттин ашкан. Болар фикерне төп-төгәл итеп, бөтен тулылыгы белән нәкъ татарча җиткерергә комачаулый, ризыкка эләккән ком кебек тешкә тиеп торганнары, йотып җибәрергә комачаулаганнары бихисап. Болар хакында борчылып бик күп язылды да инде, тик алар әрсезләнеп сөйләмгә керә тора, тешкә тия тора. Татар баласында аларны тоемлау сәләте, сизгерлек тәрбияләнергә тиеш.     
   
Мисаллардан күренгәнчә, аерым сүз, тезмә, гыйбарәләр генә түгел, бөтен бер синтаксик конструкцияләр дә калькалануга бирелә. Бу инде бәйләү чараларының калькалануы дигән сүз. Бүген без сүзне сүзгә бәйләү чараларын күзәтербез. Алар, беренче чиратта, урысның за, на, над, о, с, по, под һәм башка берәмлекләре. Аларның барысы да урыс телендә күп мәгънәле. Әйтик, за предлогы белән бәйләнгән сүзтезмәләр һәм за приставкасы белән ясалган берәмлекләрнең утызлап мәгънә төсмере бар, наныкы егермеләп, поныкы кырыктан ашып китә. Шуларны татарча белдергәндә ана теленең дә шул чаклы тәңгәл төшенчә төсмерләрен белдерә торган чараларын табарга кирәк була. Беренче чиратта ул буенчамөнәсәбәтлеге  белән белдерелә; күпчелек очракта ул мәгънәгә тәңгәл килә дә: Кисәк кенә кисәк кара болыт// Китәр микән ак күк буенча;// Минем генә кайгы-хәсрәтләрем//          Китәр микән гомербуенча; Яисә: Шулай җәй буенча егерме-утыз сумны янга калдырып була; Урам буенча киләбез (бу мисалда буенчаның синонимнары булып буйлап, борынча бәйләгечләре генә түгел, килеш кушымчасы да кулланыла ала – урамнан). Тик урынсыз кулланылган очраклары күбрәк шул: “Пар канатлар” тапшыруын без сезнең хатлар буенча(хатлардан) әзерләдек; Станның проект буенча (проектта) каралган куәте ике тапкыр артты; тик тынлык һәм этләр өрүе буенча гына (өрүеннән) үзеңнең авылда икәнеңне беләсең; Чүп үләннәрен бетерү буенча (бетерүдә, бетерү өчен) да күп эшлисе бар әле; Янгыннарның күпчелеге бәлигъ булмаган балаларның гаебе буенча(гаебеннән, гаебе белән) килеп чыга; Сыерларны кышкы рационбуенча (белән) ашата башладык; Василий Шукшин сценарийыбуенча (сценарийына) фильм; Без быел юл буенча да (юл салуда) бик яхшы эшләдек.
 
Өчен бәйлеге  дә калькага “мул азык”: Шундый туфракка орлык салуы игенче өчен (игенчегә) бик авыр; Сыерлар көтү өчен(көтәргә, көтәргә дип) ун гектар арыш чәчкән иде;
   
Белән бәйлеге илә ясалган калькаларга карата да шуларны ук әйтергә була: Төзү материалы белән, бигрәк тә төзелеш өчен кирпеч белән безгә кыенга туры килде (материал табу, төзелешкәкирпеч юнәтү һ.б.); Сезнең белән (сезгә) нәрсә булды?; Җиңел парбелән (парыгыз җиңел, сихәтле булсын); Терлек азыгы белән ярдәм итегез (терлек азыгы биреп); эш белән тулысынча канәгатьләнеп булмый әле (эштән).  
   
Турында бәйлеге белән уңышсыз ясалган калькалар да еш очрый: ул залдагылар белән шатлык һәм кайгылары турында уртаклашты (шатлык һәм кайгыларын); Баш геолог андый зур сөякләрнең моңа кадәр дә табылганлыгы турында (табылганын) әйтте.  
   
Аерым төшенчәләрне бәйләп тезмәләр, фразалар ясауда гына түгел, фикер берәмлекләре – җөмләләр һәм хәбәрләмәләр оештыруда да калька күренеше очрый. Төрле тип җөмләләр, бөтен бер синтаксик конструкцияләр дә калькалана ала: Кыска, ләкинаңлаешлы сөйләде (кыска да, аңлаешлы да мәгънәсендә); Янә бер-ике диалог рәвеше: –Аны нәшрияттән тагын кире борганнар! –Менә сиңа мә! (Вот тебе на!); – Хәзер эш хакын алай бүлү юк бугай... –Ничек кенә бүләләр әле! (Еще как распределяют!) һ.б. Кызганыч ки, татар теленең күп кенә традицион бәйләү чаралары (бәйлек, теркәгеч, кисәкчә, мөнәсәбәтлек), мәсәлән, ахрысы, башлыча, гәрчә, гүя, имеш, ичмасам, ниһаять, ки, мәгәр, хәер, хәлбүки, янәсе, өстәвенә һ.б. сөйләмдә бик пассивланды. Ә менә урысча күп кулланыла торган бәйләгеч чаралар, татарча мәгънә төсмерләре чикләнгән булуга карамастан, аерым алганда и теркәгече, артык агрессивлык күрсәтә. Татарда бары дүрт-биш функциясе булган һәмбәйләгече урысның бик күп функциясен үтәүне дә үз өстенә ала. Әйтмә сөйләмдә беркайчан кулланылмаган һәм (бу төр сөйләмдә аны интонация, шулай ук  белән, да, ни бәйләгечләре алыштыра) хәзер радио, телевидениедә, хәтта көнкүреш сөйләмендә дә артык еш кулланыла.
   
Җөмлә эчендә һәм тиңдәш кисәкләрне бәйли, ягъни беләнбәйлегенә синоним була ала. Җөмләдән тыш очракта ул инде әйтелгән фикерне яңасына бәйләп җибәрү өчен кулланыла. Икесе ике төрле фикер һәм белән бәйләнә алмый. Ә радиода диктор еш кына иртәгә дигән программаны бәян итә дә һәм һава торышы, ди.  Монда бу хәбәрләмә аңа кадәрге, ягъни инде әйтелгән хәбәрләмәгә интонация белән (аерым алганда пауза белән), хәзер, хәзер инде, хәзер исә, менә, ниһаять, инде менә, инде хәзер һ.б. кебек берәмлекләр белән бәйләнеп китәргә тиеш иде.
   
Һәм инде “вирусы” турында бер генә язылмады. Татарча бөтенләй мәгънәсе булмаган шул штамп-калька күпчелек радио, телевидение хезмәткәренең Әйе сөйләмендә төп бәйләү чарасы булып китте.
   
Хәер, болар инде калька, калыпларны сөйләмдә куллану мәсьәләсе. Бу проблеманың үзенә аерым тукталу кирәктер. Интернетчыларыбыз да шуңа ишарәли. Менә Фоат Фәрхетдинев болай ди:
Тагын бер ике штамп әйтелмичә калды. Сәүдә нокталары урыстан тәрҗемә (торговые точки). Миңа калса (мне кажется) урыс теленә сукырларча иярү! Дөресе: минем уйлауымча (Шәймиев гел шулай дип әйтә)”.
   
Әйе, сөйләшүне дәвам иттерү кирәк икән. Гәпкә әзерләнә торыгыз, сезнең дә әйтәсе фикерләрегез җыелгандыр.
                                             Илдар Низамов,
                                  филология фәннәре докторы

Фото: https://pixabay.com | fotoblend

http://matbugat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев