28 октябрь 2019 яңалыклары
-
Рөстәм Миңнеханов ике атнага ялга китте
ТР Президенты вазифаларын Алексей Песошин башкарачак.
-
Ике машина бәрелешкәннән соң, бер кеше үлгән, икесе имгәнгән
Авария Казан – Ульяновск трассасында Кече Күккүз авылы янында булган.
-
Яман шеш авыруы уртача ничә яшьтә барлыкка килүе билгеле
Ир-атларда яман шешне уртача 64,9 яшьтә, хатын-кызларда исә 64,2 яшьтә ачыклыйлар.
-
Ленар Сәйфиев танымаслык булып үзгәргән
Салават Миңнеханов аэропортта Ленар Сәйфиевне очраткан һәм видеога төшереп, инстаграмда уртаклашкан. "Макгрегор дип уйладым, юк икән, безнең Ленар Сәйфиев икән. Аэропортта күңелле очрашу", - ди җырчы.
-
«Тургай» приютында бию түгәрәге дәресләре
Балаларның гармонияле үсешенең мәҗбүри шартларыннан берсе-сәламәт яшәү рәвешен булдыру. Моның өчен хәрәкәтчән уеннар, сулыш гимнастикасы, ирекле пластика элементлары кулланылды. Хәрәкәт һәм уен-балалар тормышының мөһим компонентлары. Хәрәкәт һәм бию балага башка балалар белән дуслашырга ярдәм итә. Психотерапевтик эффект бирә, балалар иҗатын үстерә. Балалар тугәрәктә бик яратып шөгелләнәләр.
-
Забайкальеда хезмәттәшләрен аткан солдатны кулга алу турында карар чыгардылар
Сигез хезмәттәшен атып үтергән рядовой Рамил Шәмсетдиновны гомерлеккә ирегеннән мәхрүм итүләре ихтимал.
-
КАЙНАР ЛИНИЯ АЧЫЛА
2019 елның 31 октябрендә гаилә иминлеге һәм көнкүрештәге конфликтларны профилактикалау мәсьәләләре буенча телефон “кайнар линиясе” ачылачак. “Кайнар линия” телефоны буенча белгечләргә ата-аналар тарафыннан балаларны тәрбияләү һәм карап тоту бурычларын тиешенчә үтәмәү очраклары, шулай ук гаилә әгъзаларының тормышына һәм сәламәтлегенә куркыныч янаучы хәлләр турында хәбәр итәргә мөмкин.
-
Казанчы Бигәнәй зиратыннан алып Казанчы Бигәнәй авылына кадәр юл ремонты
Казанчы Бигәнәй зиратыннан алып Казанчы Бигәнәй авылына кадәр юл ремонты башланды. Төзекләндерелә торган юлның озынлыгы-1050 м. Эшне "Мелиорация - Сервис" ҖЧҖ подрядчы оешмасы башкара.
-
КФУның «Ана Теле» онлайн мәктәбе «Төп сүз» Бөтенроссия премиясенә лаек булды
Милләтләр эшләре Федераль агентлыгы «Тел сәясәте: гомумроссия экспертизасы» форумында «Төп сүз» III бөтенроссия премиясе лауреатларын бүләкләделәр.
-
Кукмарада яшәүче ханым мошенниклар счетына ике миллион сум акча күчергән
Акчаларны ул төрле банклардан кредит алып юллаган.
-
ТИКШЕРҮЧЕЛӘРГӘ СОРАУЛАРЫГЫЗ БУЛСА
РФ Тикшерү комитетының Арча районара тикшерү бүлеге 30 октябрьдә 15.00-19.00 сәгатьләрдә балигъ булмаганнарны җәберләү, кешеләрнең вакытында хезмәт хакы алуга, медицина ярдәменә булган конституцион хокуклары үтәлмәү мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итә. Адресы: Арча, Галактионов урамы, 3нче йорт). Мәгълүматлар өчен телефон: 8(84366) 3–02–63, 8(84366)3-23-80
-
Татарстан Республикасының Яшь Гвардиясе Кубогына киберфутбол буенча районара турнир
27 нче октябрь Саба муниципаль районы Балалар иҗат үзәгенең актлар залында «Бердәм Россия»нең Яшь гвардиясе» бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлекчәсенең Саба җирле бүлекчәсе штабы инициативасы белән Татарстан Республикасының Яшь Гвардиясе Кубогына яшьләр арасында киберфутбол буенча районара парлы турнир узды. Турнир төркемле система буенча узды.
-
День бабушек и дедушек в России
28 октября в России отмечают День бабушек и дедушек, достойно дополняющий череду семейных праздников.