30 апрель 2019 яңалыклары
-
Россиядә беренче «Цифрлы урам чаты» Казанда ачылачак
Проектны гамәлгә ашыру өчен - 2,8 миллион, аңа бер ел хезмәт күрсәтү өчен 150 мең сумга якын акча сарыф итәчәкләр.
-
Саба районы укучылаыр спорт туризмы буенча республика ярышларында
25-28 апрель көннәрендә Балалар иҗат үзәге базасында эшләп килүче “Туризм” берләшмәсендә шөгыльләнүчеләр Биектау районында узган спорт туризмы буенча республика ярышларында катнашып кайттылар.
-
Усад прогимназиясе Хорватиядән WorldSkills Kazan катнашучыларын кабул итәчәк
Очрашуның төп максаты – үзара тәҗрибә уртаклашу, чит ил кунакларын социаль өлкә: спорт, мәгариф һәм мәдәнияттәге казанышлар белән таныштыру.
-
Миләүшә Айтуганова сүгенү сүзле фильмның мөселман кинофестивалендә күрсәтү сәбәбен аңлатты
Казахстанда төшерелгән “Тренинг личностного роста” фильмының режиссеры һәм сценарий авторы - Фәрхәт Шәрипов.
-
Казанда Җиңү көнендә бәйрәм салюты вакыты билгеле
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына багышланган фейерверкны "Казан Арена" стадионы каршында карау уңайлы булачак.
-
Әниемнең күңел хатирәләре...
Әни, әнием... Нинди матур сүзләр! Бу сүзләргә нинди тирән мәгънә һәм хөрмәт салынган. Һәрбер ана өчен баласы иң матур, акыллы һәм әйбәт булган кебек, һәрбер бала өчен әнисе дөньядагы иң газиз кеше булып калачак. Ә бит әнидә генә була торган назлы карашны, йомшак сөйләмне, йөрәк җылысын башка берәүдә очратып булмый. Әнинең бер наз тулы карашы күңелдәге бар борчуларны куып таратырга, җан җылысы бүләк итәргә сәләтле. Кайвакытта дөнья мәшәкатьләренә бирелеп, борчу-хафаларга чумасың да, күзләреңне йомып, бер генә мизгелгә тын калсаң, шунда назлы әни тавышының әкрен генә “Борчылма, балам, бар да яхшы булыр, түз”,- дигәнен ишеткәндәй буласың.
-
“Лаеклы булуыгызны күрсәтегез”
Ун көн буена армия тормышын күрәчәкләр, автомат җыячаклар, белемнәрен сынаячаклар, Президент белән дә очрашачаклар. “Союз-2019 – Җиңү варислары” дип исемләнгән хәрби-спорт оешмалары һәм кадет корпусларының Халыкара яшьләр җыенында катнашучыларны әнә шундый программа көтә. 29 апрельдә әлеге җыенның рәсми ачылышы булды.
-
"Идел-йорт" 2019
28 апрель көнне XIX «Идел йорт» төбәкара театр коллективлары конкурсы узды.
-
Галимнәр яман шеш барлыкка килүне хроник стресс белән бәйли
Кыска стресс еш кына организмга кирәк булса, озакка сузылган стресс аңа тискәре йогынты ясый.
-
День пожарной охраны России
Сегодня, 30 апреля, свой профессиональный праздник отмечает одна из самых жизненно необходимых служб быстрого реагирования — пожарная охрана.