Берүзең хәл итәрлек түгел
Колхоз-совхозларны бетергәннән соң, авыл көтүчесез калган маллар сыман, кая барырга, ни эшләргә белми аптырады. Пай җиренә хокук бирүче яшел кәгазьләр дә әллә ни рухландырмады. Эшкәртү, чәчү, уңышын җыеп алу өчен кирәкле техника, тагылма җайланмалары булмагач, пай җире белән нәрсә эшлисе?
Өстәвенә күп авылларда мал пайлары да гадел бүленмәде. Нәтиҗәдә 70 ел дәвамында күмәк хуҗалыкка бил бөккән өлкәннәр генә түгел, җир җимертеп эшләрлек авыл кешеләренең күбесе үз җиренең кайда икәнлеген белми калды.
Хәер, изге урын буш тормый дигәндәй, җиргә хуҗа булырга теләүчеләр элек тә шактый иде, хәзер дә бар. Халык фикеренә колак салмыйча, сөрү җиренең күп өлеше моңарчы игенчелек, терлекчелекнең ни икәнен дә белмәгән инвесторлар карамагына бирелде.
Ул заманда мондый гамәлнең ниләр белән бетәсен, кайбер инвесторларның авылны кәкре каенга терәтәчәге беркемнең дә уена килмәгәндер. Башлыча дәүләт ярдәме һәм ташламалы кредитлар белән хуҗалыкларга моңарчы күрелмәгән күләмдә кайтарылган чит ил техникасы, заманча технологияләр, бер көн килеп, тулысынча диярлек авылның үз җилкәсенә төшәчәген алдан каян беләсең? Бүген исә күп кенә инвестор хуҗалыклары шул бурычлар сазлыгыннан чыга алмый интегә.
Әмма тора-бара томан барыбер тарала ул. Инвесторларның максаты – авылны баету, анда яшәүчеләрне бәхетле итү түгел, ә зур табыш алу икәнлеге дә күптән ачыклана башлады. Әмма буласы булган, артка юл юк. Шулай да Россиядә көн саен берничә авылның юкка чыгуы, 40 миллион гектардан артык уңдырышлы җирнең сөрү әйләнешеннән төшеп калуы, авылдагы башка бик күп аяныч хәлләр белән ризалашып яшәү дә мөмкин түгел.
Упкын читендәге авылны коткарыр көч бармы? Моның өчен ниләр эшләргә? Авылда яшәүчеләр һәм авыл белән азмы-күпме бәйле булганнарны гына түгел, Россия җитәкчеләрен дә бүген шундый сораулар борчый.
Авыл хуҗалыгындагы сәясәтне тамырдан үзгәртү зарурлыгы турында сүзләр һаман да ешрак яңгырый. Санкт-Петербургта узган махсус форумда Федерация Советының аграр сәясәт һәм табигать байлыкларыннан файдалану комитеты рәисе урынбасары Ирина Гехт, РФ Аграр партия җитәкчесе Ольга Башмачникова чыгышларында да шундый фикерләр әйтелде.
Бөтендөнья фермер оешмалары Генераль ассамблеясында чыгыш ясаган экспертлар һәм аналитиклар да авылларны саклап калуда төп юнәлеш – кече эшмәкәрлекне үстерү икәнлеге ассызыкланды.
Статистика мәгълүматларыннан күренгәнчә, Россиядә ел саен 23 меңнән артык яңа фермер хуҗалыгы барлыкка килә һәм... 33 мең КФХ ябыла. Нәтиҗәдә ун ел эчендә фермер хуҗалыкларының саны 46 процентка кимегән. Эшләр шулай дәвам итсә, киләчәктә фермер хуҗалыклары да элеккеге күмәк хуҗалыклар артыннан тарих чоңгылына мәтәлергә мөмкин.
Фермер хуҗалыгын буш вәгъдәләр белән генә саклап калып булмый. Әйтик, банклардан ташламалы кредит алу мөмкинлеге турында гел сөйлибез. Фактта исә мондый мөмкинлектән фермерларның нибары 2 проценты гына файдалана алган. Акчаны дәүләттән алсалар да, коммерциячел банклар аны авыл эшмәкәрләренә ярдәм итү өчен тотарга атлыгып тормый.
Бүген фермерларның күбесе иртәгәге көннең ничек булачагын, чиновниклар тагын нинди “мөгез” чыгарачагын белми яши. Өстәмә салымнар турында да сүзләр ишетелә. Башка имеш-мимешләр дә күңелдә шик уята. Мондый шартларда нинди дә булса эш кузгатыр өчен ике йөрәкле булып туарга кирәк, ди күптәнге танышым, Спас районында озак еллар крестьян-фермер хуҗалыгын җитәкләүче Дамир Хәмидуллин.
Ел фасылларының ничек киләчәге дә бер Ходайга гына мәгълүм. Мондый шартларда авылда үз эшен булдырып, күпләп продукция җитештерүчегә административ киртәләр дә куелганда, ничек итеп яшь кешенең авылда каласы килсен? Аеруча янәшәдә генә башка мөмкинлекләр булганда.
Авыл хуҗалыгы алга киткән илләрнең фермерларына бирелгән күләмдә дәүләт ярдәме, озак вакытлы, аз процентлы кредитлар, иминият мөмкинлекләре, җитештерелгән продукциягә гадел бәяләр булганда гына авылда кече эшмәкәрлеккә юл ачыла.
Тагын бер проблема – кече эшмәкәрләрнең кооперативларга берләшүе. Бу эшне никадәр алданрак башласаң, шулкадәр яхшы. Авылда нинди дә булса продукция җитештерүгә алынгансың икән – аның чыгым һәм керемнәрен алдан белү мөһим.
Шәхси яки фермер хуҗалыгымы, авыл җирлегендә продукция җитештерүче кече эшмәкәрме, ул никадәр генә булдыклы булмасын, барлык мәшәкатьләрне ялгызы башкарып чыга алмый. Чыгымнарны үзең күтәреп, керемне арадашчыга калдыру – авыл эшмәкәрләре алдындагы төп киртәләрнең берсе. Әлеге проблеманы кооперативларга берләшеп кенә хәл итеп була, ди белгечләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев