Безгә язалар рубрикасы буенча яңалыклар
-
Туган телгә багышланган гомер
Укытучы, остаз, мөгаллим... Бу сүзләрне ишетүгә һәркемнең күз алдына, мөгаен, илаһи көчкә ия, эчкерсез карашлы, бар күңелен балаларга багышлаган изге җанлы мөгаллимнәр килеп басадыр. Әйе, әти- әниең кебек үк, балалар күңелен бары тик укытучы гына аңлый ала. Әнә шундый киң күңелле, олы җанлы мөгаллимә Вәсилә Хәмит кызы Мифтахова үзенең 35ел гомерен Эзмә урта мәктәбендә яшь буынга белем һәм тәрбия бирүгә багышлый.
-
Күңелдәге солдат альбомы
...Әфган сугышының шомлы җилләре безнең авыл җирлеген дә читләтеп үтми. Авылыбызның сөлектәй биш егете – Әмирҗан Сабирҗанов, Фарих Галимов, Илфир Галимҗанов, Әнвәр Мифтахов һәм Мөнир Газизуллин бер-бер артлы кайнар нокталарга хезмәт итәргә китә. Алар – авылыбыз горурлыгы! Бүгенге язмам шуларның берсе Мөнир Кәрәм улы Газизуллин турында.
-
Үзе сайлаган язмыш
Табигатьнең көннәр язга авышкан иң матур бер мизгелендә Теләче районы Айдар авылында Солтанәхмәт абый белән Хансылу апа гаиләсендә алтынчы бала булып дөньяга аваз салган кызга әтисе бик яратып Нәфисә дип исем куша.
-
Түкәр чишмәсе
Килегез сез чишмәләргә, Сусавыгыз басылыр. Түкәр чишмәсе сулары Бар чишмәдән татлыдыр... –
-
Исәнме, Тенеки бабай
Эш буенча кая гына барырга туры килсә дә, сәфәр чыгып юл йөргәндә, авыллар исемнәре турында уйланырга яратам. Ни өчен шулай атаганнар? Ә нигә андый исемле авыллар берничә? Мәсәлән, үзебезнең райондагы Букмыш, Борынча, Ташлы елга, Шайтан елга, Ямбулат, Кәҗи Саба авыллары ни сәбәпле Кызыл Мишә, Сатыш, Мәртен, Урта Саба, Юлбат, Килдебәк авылларына әйләнеп киткән? Ә Тенеки авылының төп атамасы халык телендә - Паричкури, архив документларындагыча язсак, По речке Уре авылы икәнен белә идегезме? Ә бу авылның Мичән авылы белән бәйләнешен?
-
Халык белән, халык өчен
Елны төгәлләргә санаулы вакыт калып бара. Һәрберебез узган елга нәтиҗә ясыйбыз, матур вакыйгаларны барлыйбыз. Мин бу язмамда авылыбызның мәдәният хезмәткәрләре эшчәнлегенә аерым тукталасым килә. Нинди генә чара үтмәсен, һәрнәрсәдә алар башлап йөри, халыкның күңелен күрү, мәдәни агарту өстендә зур эш алып бара. Ел дәвамында күптөрле чаралар үткәрделәр.
-
Язмыш сынавына бирешмичә...
Кайвакыт физик мөмкинлеге чикле булган кешеләрне сау-сәламәт булучыларга да үрнәк итеп куярга була. Бу язмам улыбыз Динислам турында. Моннан 10 ел элек җәйнең ал таңында, гаиләбезгә бәхет өстәп дөньяга килде ул. Әмма өч көннән соң сабыебызда сәламәтлеге ягыннан үзгәреш сиздек. Тиз арада Казанга юл тоттык, тикшеренүләр нәтиҗәсендә аңа ДЦП диагнозы куйдылар. Юк, мин язмышыма үпкәләмим. Бала бит Аллаһы Тәгаләнең зур бүләге. Миңа Ана бәхетен бирде. Хәзер дә Ходайдан иминлек сорап, нык ышаныч белән яшәп яткан көнебез.
-
Үткәннәрдән – бүгенгәчә...
Дөньяга таралган хәвефле чир кешеләр күңелендә шом тудыра. Гомер кышларына кереп баручы сугыш чоры балаларына бигрәк тә. Чөнки алар бала һәм үсмер чакларын бик авыр шартларда үткәрделәр. Ул тормышны хәзерге буынга күрергә язмасын. Газеталарда ул турыда бик күп язылса да, тагын берничә тормыш мизгеленә тукталмакчы булам.
-
“Йөрәктән йөрәккә”
Халкыбызда әүвәл-әүвәлдән ятимнәргә, кул-аягы гарипләргә, язмыш кимсеткән, табигать кыерсыткан кешеләргә аерым бер караш яшәп килгән. Аларны кызганганнар, хәлләренә кергәннәр, кулларыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырышканнар, шәфкатьлелек күрсәткәннәр. Бүгенге авыр заманда шәфкатьле булу бигрәк тә кирәк.
-
«Күзләрем күрсә, бәйләр, чигәр идем»
Сугыш чоры баласы Гөлҗихан Бәкер кызы Бакирова 1932 елның 23 мартында Татар Икшермәсе авылында туган. Бөек Ватан сугышы. Шушы өч сүз артында күпме күз яше, ятим сабыйлар, тол хатыннар, хәсрәтле аналар. Сугыштан кемнәрдер исән-имин килеш әйләнеп кайтты, алар белән бергә гаиләләргә бәхет, киләчәккә өмет кайтты. Ә хәбәрсез югалган, үлеп калган солдатларның гаиләләре?... Алар үзләренең газиз әтиләре, уллары, ирләре турында хәбәр ала алдылармы соң? Җаваплар төрле.
-
Бәхет сере
Юлдан берәү бара. Кыш булса ап-ак карны шыгырдатып, яз булса яңгыр тамчыларына чыланып, җәй булса тирә-якның матурлыгын күзәтеп, көз булса моңсуланып. 30 ел инде таныш сукмаклардан ул үзенең яраткан эшенә ашыга.
-
Киноны “эшләп” карадык
Без кечкенә чакта авылга күчмә кино килү олысы-кечесе көтеп өчен алган зур вакыйга иде. Ул вакытта сурәт стенага эленеп куелган ак пәрдәгә төшсен өчен динамикны әйләндерергә кирәк. Шуннан соң гына ток хасил була. Әмма сәгатьләр буе динамик әйләндерү җиңел түгел. Киномеханик моның җаен яхшы белә. Гәүдәлерәк малайларның баш киемнәрен җыеп ала да, динамикны әйләндерергә куша. Бераздан аны икенчесе алыштыра. Динамикны әйләндергән малай, баш киемен алып, кино карарга кереп китә.
-
Тормышыннан ямь табып яши
Язмыш бит ул һәркемгә төрлечә бирелә. Кемнедер саулыгы-байлыгы гомере буена озата бара, кемнәргәдер бу бәхет өлешләп кенә бирелә. Шулай булуга карамастан, тәкъдиренә риза булып, үзен бәхетле санап, булганына шөкер итеп яшәүче кешеләр аз түгел арабызда. Авылдашым Мәүлит абый Минкәбиров – шундыйлардан.
-
МИН ӘНИ БУЛДЫМ
Әни! Дөньяда иң изге, иң ягымлы, иң якын, иң кадерле сүз ул! Баланың теле “Әннә, әни!” дип ачыла. Әнидә ул үзенең яклаучысын, саклаучысын, терәген күрә, беренче көннәреннән алып аны башкалардан аера. Тәпи йөреп китәргә өйрәтүче, бишек җырын көйләп, төн йокыларын калдырып, сине йоклатучы, ничә тапкырлар торып синең өстеңә ябучы да ул - әни. Һәр хатын-кызның хыялы – кияүгә чыгып, яраткан иреннән бала табу. Әни булуның чын мәгънәсен үзең әни булгач кына тулысынча аңлыйсың.
-
Гаделме син, язмыш?
Әй, тормыш, гаделме син? Әй, язмыш, бөтен кешегә дә рәхимлеме син? Гомер көзләремнең сикәлтәле сукмакларыннан атлаганда, мин үземә һаман шушы сорауларны бирәм. Тормыш дигәннәре гаделдер ул, югыйсә борчулардан соң шатлыклары булган кебек, сугып еккан җиреннән күтәреп торгызмас иде. Ә менә язмыш дигәненә һич җавап таба алмыйм. Инде сиксәнгә җиттем, нәтиҗә ясарга да вакыттыр. Әмма, җавап һаман да табылмаган кебек.