Календарь рубрикасы буенча яңалыклар
-
18 август – географлар көне
Бүген — географлар көне. Россиядә географлар һөнәри бәйрәмнәрен әле бер ел элек кенә билгеләп үтә башладылар.
-
Хөрмәтле Татарстан төзелеш комплексы хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Быел безнең һөнәри бәйрәмебез - Төзүчеләр көне СССР Югары Советы Президиумы Указы белән билгеләнгән көннән алып 65 еллыгын билгеләп үтә. Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән Сезне бу искиткеч вакыйга белән котлыйм!
-
Физкультурачы көне белән!
Августның икенче шимбәсендә билгеләп үтелүче Физкультурачы көне – профессиональ спортчыларныкы гына түгел, яраткан командалары өчен җан атучылар, аларның уңышларына чын күңелдән сөенүчеләрнең дә бәйрәме. Саба спортчылары республика һәм Россия ярышларында да җиңүләр яулыйлар.
-
Корбан гаете белән
Хөрмәтле райондашлар! Бу җомгада Корбан Гаетен зурлап билгеләп үтәбез. Әлеге көн үзара хөрмәткә чакыра, кешеләрне, гаиләне берләштерә. Күп еллардан бирле районыбыз мөселманнары традицион конфессия вәкилләре белән аңлашып, тынычлыкта гомер итә, җәмгыятьтә тынычлык һәм үзара аңлашуга өлеш кертә.
-
Бүген – Халыкара шахмат көне
20нче июльдә Бөтендөнья шахмат федерациясе - ФИДЕ карары нигезендә, 1966нчы елдан башлап, Халыкара шахмат көне билгеләп үтелә.
-
18 июля - День создания органов государственного пожарного надзора
18 июля 2020 года сотрудники Государственного пожарного надзора отмечают свой профессиональный праздник – в этот день Государственному пожарному надзору России исполняется 93 года.
-
Россия почтасы көне белән
Хөрмәтле почта хезмәткәрләре! Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан ихлас котлавыбызны кабул итеп алыгыз. Яңа технологияләр, интернет заманы булуга карамастан, почтаның кешеләр тормышындагы роле элеккечә мөһим.
-
Бүген бөтендөнья шоколад көне
11 июль - Бөтендөнья шоколад көне! Җиһандагы күпчелек кешенең иң татлы, яраткан, тәмле ашамлыгыдыр, мөгаен. Кемдер аннан башка үзенең бер көнен дә күз алдына китерә алмый, хәтта атнасына, тәүлегенә берничә тапкыр ул ризык белән тукланган кешеләрне дә очратырга мөмкин. Сүзебез шоколад турында барыр.
-
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне
Хөрмәтле райондашлар! Сезне Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән чын күңелдән котлыйбыз.
-
6 июль - Бөтендөнья үбешү көне
6 июль - Халыкара үбешү көне Бөекбританиядә барлыкка килгән дип исәпләнә. XIX нчы гасыр башында томанлы Альбион ярларында яшәүчеләр мәхәббәтнең бер дәлиле булган үбешүгә аерым көн бирү кирәк дип санаганнар. Бары тик ХХ нче гасыр ахырында гына әлеге бәйрәм БМО тарафыннан раслана.
-
Хөрмәтле медицина хезмәткәрләре, сәламәтлек саклау өлкәсе ветераннары!
Сезне һөнәри бәйрәмегез белән ихлас котлыйбыз. Һәр кеше һөнәрен йөрәге кушканча сайлый. Сез иң зур байлык – кешеләр сәламәтлеге сагында тору бурычын үз өстегезгә алгансыз. Агымдагы елда туган вәзгыять әлеге бурычны үтәүнең үз тормышыңны да куркыныч астына кую белән бәйле икәнлеген аеруча раслады.
-
Россия көне белән
Хөрмәтле райондашлар! Барыгызны да дәүләт бәйрәме – Россия көне белән чын күңелдән котлыйбыз. Мөһим сәяси-иҗтимагый үзгәрешләр символына әверелгән бу бәйрәм, төрле милләт вәкилләрен берләштереп, Россия Федерациясе гражданнарының дус-тату яшәүгә һәм ватанпәрвәрлеккә омтылышларын гәүдәләндерә. Безне уртак йортыбыз – Россия Федерациясен икътисадый куәтле һәм алга киткән дәүләт итү максаты берләштерә.
-
Социаль хезмәткәрләр көне
Бик тә игелекле вазифага алынган, ярдәмгә мохтаҗ кешеләр белән эшләүче социаль хезмәткәрләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз! Сез җәмгыятьтә, тормышта шәфкатьле, риясыз һәм сабыр җанлы кешеләрнең генә кулыннан килгән хезмәт башкарасыз..
-
Районыбыз мелиораторларын җәй башында билгеләп үтелүче һөнәри бәйрәмнәре белән ихлас котлыйбыз
Мелиорация – райондагы экологик вәзгыятькә уңай йогынты ясаучы, халык хуҗалыгы өчен мөһим тармак. Үзгәреп кору чорында үзен саклап калган “Саба “Мелиорация” ПМК” җәмгыяте хәзер берничә районга хезмәт күрсәтә, коллектив гидротехник корылмаларны төзек тота, җир-су ресурсларыннан нәтиҗәле файдалану өчен уңайлы шартлар тудыра, төзелешләр алып бара.
-
Рус теле көне белән!
Хөрмәтле Саба районы халкы! Сезне чын күңелдән рус теле көне белән котлыйбыз!