Календарь рубрикасы буенча яңалыклар
-
Бүген Россия экологлары көне
Россия экологлары көне - әйләнә-тирә мохитне саклау буенча барлык белгечләрнең һөнәри бәйрәме, ул ел саен 5 июньдә билгеләп үтелә. Ул РФ Президенты Указы белән 2007 елның 21 июнендә гамәлгә куелды. Россиядә беренче тапкыр Эколог көне 2008 елда узды.
-
БАЛАЛАРНЫ ЯКЛАУ КӨНЕ БЕЛӘН!
Җәйнең беренче көне күңелләргә җылылык, яктылык, мәрхәмәтлелек өстәүче бәйрәм – Балаларны яклау көне буларак билгеләп үтелә. Балачак – күңелдә җылы хисләр генә калдыручы иң бәхетле һәм мәшәкатьсез вакыт. Һәр баланың әти-әнисе кочагында үсәргә, олыларның игътибарын һәм мәхәббәтен тоеп яшәргә хакы бар. Районыбызда балалар турында кайгырту, аларны җәмгыятькә лаеклы гражданнар итеп үстерү өчен барлык шартлар тудырылган.
-
27 май – Гомумроссия китапханәчеләр көне
Хөрмәтле китапханәчеләр, әлеге тармакта эшләп лаеклы ялга чыккан ветераннар! Һөнәри бәйрәмегез белән ихлас котлыйбыз.
-
ТАССРга – 100 ел
Хөрмәтле райондашлар! Сезне республика өчен истәлекле вакыйга – Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгы белән чын күңелдән котлыйбыз. Бу датага тирән тарихи мәгънә салынган. 1920 елның 27 маенда Бөтенроссия Үзәк Башкарма Комитеты “Татар Автономияле Социалистик Совет Республикасы турында” Декрет кабул ителгәннән соң узган бер гасыр милли үзбилгеләнү хокукының тормышка ашырылуын, уникаль милли, мәдәни, тарихи мирасны туплаган сәхифәләрдән гыйбрәт.
-
Эшмәкәрләр көне белән
Хөрмәтле эшмәкәрләр! Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез - эшкуарлык көне белән котлыйбыз!
-
Рамазан бәйрәме белән!
Хөрмәтле райондашлар, кадерле дин кардәшләр! Быелгы Рамазан дөньякүләм пандемия шартларында узды, бу барыбыз өчен дә Ислам кыйммәтләренә тугрылыкның ныклыгын сынау булды.
-
Пионерия туган көн
Май бәйрәмнәргә, истәлекле көннәргә бай ай. Урта һәм өлкән буын кешеләр 19 май – Пионер туган көнне дә хәтерли.
-
Матбугат көне белән
Хөрмәтле журналистлар, матбугат хезмәткәрләре, тармак ветераннары! Сезне Татарстан матбугаты көне белән чын күңелдән котлыйбыз. Матбугат– җәмгыятьнең көзгесе.
-
Халыкара музейлар көне белән
Хөрмәтле музей хезмәткәрләре! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйбыз.
-
Халыкара гаилә көне белән!
Хөрмәтле райондашлар! Сезнең барыгызны да Халыкара гаилә көне белән ихлас тәбрик итәбез. Гаилә - ул бик нык яраткан эшеңнән соң, йөрәгеңә тынычлык, шифа бирә, дөнья мәшәкатьләреннән арынып ял итә торган урын. Гаилә ул - әти, әни, балалар, баш өстендә бер түбә, буыннан-буынга өзелмичә дәвам итүче тирән тамырлы нәсел җебе.
-
Шәфкать туташлары көне белән, хөрмәтле шәфкать ияләре
12 май - Россиядә шәфкать туташлары көне буларак билгеләп үтелә.
-
7 май – Радио көне, мәгълүматлаштыру һәм элемтә тармагы хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәме
7 майда мәгълүматлаштыру һәм элемтә тармагы хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмен - Радио көнен билгеләп үтә.Бүгенге дөньяны телевидение һәм радиокоммуникация системалары, спутник һәм компьютер элемтәсе аша оператив мәгълүмат алышудан, алдынгы яңа технологияләрне үстерүдән тыш күз алдына да китереп булмый. Боларның барысы да радионы ачу ярдәмендә мөмкин булды. Бу вакыйга кешелек тормышында һәрвакыт иң мөһим вакыйгалардан берсе булып калачак.
-
Яз һәм хезмәт бәйрәме белән!
Хөрмәтле райондашлар! Быел үзенчәлекле шартларда билгеләп үтеләчәк Яз һәм Хезмәт бәйрәме уңаеннан эчкерсез котлауларыбызны кабул итегез. Табигатькә һәм демонстрациягә чыга алмасак та та, ничек кенә булмасын, 1 Май – күп буыннар өчен язгы яңарыш, бердәмлек, хезмәт символы.
-
30 апрель – Янгын сагы көне
Хөрмәтле янгын сагы хезмәткәрләре һәм ветераннары! Һөнәри бәйрәм көне уңаеннан сезгә ихлас теләкләребезне һәм рәхмәт сүзләрен җиткерәбез. Янгын сагы хезмәте тормышыбызда мөһим урын алып тора. Кешеләр сезнең уяулыкка ышанып карый, шәхси секторда ут афәте килеп чыкмасын өчен күргән чараларны халык дөрес аңлап кабул итә. Профилактика эшен һәрчак шулай уңышлы дәвам итегез. Сезгә ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, хезмәтегездә уңышлар телибез.
-
Нотариат көне белән!
Хөрмәтле нотариуслар һәм нотариаль хезмәт ветераннары! Һөнәри бәйрәмегез-нотариат көне белән ихлас котлауларны кабул итегез!