Язмалар рубрикасы буенча яңалыклар
-
Син лайкка лаекмы?
Интернет челтәренә бер кереп китсәң тиз генә чыгармын димә. Ниндидер тылсымы бар шуның. Әз генә керми торсаң да синнән башка әллә нәрсәләр булып ятадыр кебек тоела. Кем кая барган, кем нәрсә эшләгән, кем туй, туган көн уздырган, кемдә кайгы, кемдә шатлык – барысы да шушында. Рәхәтләнеп лайкылдатып кына утыр. Әлеге мәкаләм дә нәкъ менә шул “лайкылдату”, яки лайк турында.
-
Уйлым-уйлым да...
Узган гасырның 90 елларына кадәр мәктәптә укыту-тәрбия системасы эшләп килде, ә аннан тәрбия икенче планга калды. Хәзер инде мәктәп эшчәнлеген ике сүз белән генә тасвирлыйлар, бәялиләр: «белем бирү» – вәссәлам! Инде Интернет челтәре, смартфон, планшетлар белән чуарланган мәгълүматлар системасы барлыкка килде һәм ул мәктәпләрдә тамыр җәйде. Интернеттагы мәгълүматның никадәр чүп-чардан торуы һәммәбезгә дә билгеле, ә менә шул балалар өчен төп ризыкка әверелде. Моңа бернинди дә чик куелмады. Баланы тәрбиялисе урынга, тәрбиясезлеккә илтүче база барлыкка килде. Чәчелмәгән буш кырны чүп үләне басып алды.
-
“Ни калган авылда?”
Тагын авыл турында язам. Нихәл итим, авыл баласы бит мин! (алдан ук әйтеп китим: мин гомуми язам, үз авылым турында түгел бу).
-
Ана теле: Тел хәзинәсендә берни артык түгел, ә сөйләмдә?
Бу язманы да күнегүдән башлыйк әле. Укучым чамалап алды булса кирәк, бүген сүз сөйләмдә тел чараларын урынсыз кабатлау кимчелеге турында булачак икән. Ә бу кәсәфәт тел кулланучыларны даими борчып тора.
-
ӘСИРЛЕКНЕҢ АЧЫ ГАЗАБЫ
Саба районында күп кешеләргә яхшы таныш булган, үз фәненнән тирәнтен белем биргән, яраткан укытучыбыз Галим Валиевичка багышлыйм бу язмамны.
-
Катя – Кэт – Кәтибә
Язмыш адәм баласын туып үскән җиреннән каерып алып кайларга гына илтеп ташламый. Украин кызы Екатерина Сергеевна Диденко да моңа кадәр күз күрмәгән, колак ишетмәгән Татар иле, Шөгер төбәгенең Яңа Иштирәк авылы икенче Ватанына әверелер дип уена да китермәгәндер.
-
23 яшьлек директор
Интернетта “1 млн. Шәхси блог, Гаяз Гыйльманов” дигән блогка юлыктым. Блогерлык хәзер гадәти шөгыль булса да, бу яшь егетнең кайбер фикерләре бик кызыклы тоелды. Юк, мин аны һәрнәрсәдә хаклы дип әйтмим, язмаларында бәхәскә дә урын бар, уйланырга да мәҗбүр итәләр. Гаяз – яшь буынның уйлый белүче вәкиле, аның кебекләрне руслар “штучный” диләр, ә иң мөһиме – ул төрле темаларга карата уй-фикерләрен үз телебездә яза. Үзе белән якыннанрак танышканчы, татарча беренче бизнес-блог ачкан егетнең ике язмасын укып китик әле.
-
Ялгыш язылган язмыш
Ясалган язмышны төзәтеп, маңгаеңа язылган язмышны үзгәртеп булмый диюләре хактыр.
-
Хыяллар ни өчен тормышка ашмый?
2014 елгы Сабан туе. Егетләр турникта күтәреләләр. Беренче урынны 35 тапкыр күтәрелгән егет алды. Аны сәхнәгә чакырып бүләкләделәр. “Мин дә өйдә турникта 15-17 тапкыр күтәреләм лә! Тәк, әгәр ел дәвамында күрсәткечләрне ике тапкыр арттырсам, мин дә җиңә алам икән бит!” – дип уйладым. Уйладым да, программа төзедем. Димәк, мин 6 айдан соң ике тапкыр, 1 елдан өч тапкыр күбрәк турникта тартыла алырга тиеш.
-
Казансу кайдан башлана?
Урта мәктәптә укыганда география укытучыбыз Нурулла абый Гыйлемханов вакыт-вакыт дәреслектә булмаган темалар буенча да әңгәмәләр үткәрергә ярата иде. Гадәттә андый дәресләр бик кызыклы була, вакытның үтүе сизелми дә кала. Бервакыт шулай Нурулла абый класска кергәч: «Бүген Казансу елгасының кайдан башлануы турында сөйләшербез», – диде.
-
Ничек итеп “псих” әнигә әверелмәскә?
Балама бер яшь тулганчыга кадәр мин әни булуның бер авырлыгы да юк дип уйлый килдем. Бала тәрбияләү, үстерүнең авырлыгыннан зарланучы, балаларына тавыш күтәрергә генә торучы әниләрне аңламый идем мин. Аңламый гына түгел, гаепли идем. Ничек инде шундый нәни фәрештәләргә кычкырып булсын ди?! Ә хәзер исә үзем кайчакларда нервыларымны ничек тынычландырырга икән дип баш ватам. Акырып елыйсы килгән чакларда бигрәк тә…
-
Тапкан сүз – гәүһәр. Табу ләззәтен үзебез татыйбызмы? (ДӘВАМЫ)
Моннан соң һәр язмабызга диярлек күнегү бирмәкче булабыз. Язмаларыбызга күз салып алучыларның саны өчйөзләп булып, арада даими укып барып, телебез, сөйләмебез белән җитди кызыксынучылар да булуы сөендерә. Күпчелек очракта шулар көндәлек кирәкле фикер әйтә, сорау бирә.
-
Каен безнеке!
Фани дөньяга килеп, мүкәләп йөри башлагач, тормыш-көнкүрештәге төгәлсезлекләрне, тигезсезлекләрне күреп хәятнең нинди икәнлеген аз-маз чамалый башлаган идем. Әмма сораулар биреп, өйдәгеләрне борчуга саласым килмәде, чөнки, котылып кайтсалар да, алар мыеклы агайның чоры мәхшәреннән арынып, әле тынычлана алмаганнар иде.
-
«Малае үлгәч, кызы да кирәк түгел. Ул имгәкне сыңары белән бергә күмегез»
Сабирлар гаиләсендә игез балалар туды. Әтиләре Сабирның куанычы эченә сыймады. Малай туды… Ә кыз… Кызлары инде аның болай да икәү. Балаларга Гөлия һәм Айзат дип исем куштылар… Тик әти кешенең шатлыгы озакка бармады, сигез айлык Айзат кинәт үлеп китте. Шул сәгатьтә нәни Гөлия өчен бәхетле тормыш юкка чыкты. Әти кеше бар бәхетсезлеген кызы Гөлиядән күрде. Сабир, каты холыклы кеше, шунда Гөлиядән баш тартты. Улы Айзатны күмәсе көнне әйткән сүзләре бар халыкны сискәндерде. «Малае үлгәч, миңа кызы да кирәк түгел. Ул имгәкне сыңары белән бергә күмегез», – диде.
-
Ана теле: Сүз эзләп табу җиңел эшме? (ДӘВАМЫ)
Бәләкәй бәхәскә кечтеки генә йомгак. Үткән язманы без, турыдан-туры телдән (сөйләмнән) бераз тайпылып,– язмаларыбызда тәнкыйди мисалларның ияләрен күрсәтү-күрсәтмәү мәсьәләсен кузгатып, моны, интернетчыбыз тәкъдиме белән, хәтта, әхлак темасына караган бәхәс дип үк тәкъдим иткән идек.