Гөлинә Гыймадова автор яңалыклары
-
Вируслы мәхәббәт
Татарстан Дәүсоветы депутатына берничә журналист ханым шикаять белдергән. Аларны бер депутатның йомшак җирләренә кагылулары, ямьсез тәкъдимнәр ясавы берләшергә мәҗбүр иткән. Бу өч журналист кына бәлкем үзләрен яклый да алмаган булыр иде, ләкин Татарстан матбугаты Дәүсоветка байкот игълан иткән. Шулай итеп Дәүсовет чараларын яктыртучы калмаган.
-
Өшкерергә кирәк безне
Аяз Гыйләҗев, Мөхәммәт Мәһдиев, Туфан Миңнуллин исән булса, бүгенге хәлебезгә нинди бәя бирер иде икән? Килеп терәлдек, дисәләр генә инде. Ник дигәндә, “татар теле” дип язарга ярамый, “туган тел” дияргә кирәк. Чын үзебезчә җырларга ярамый, Европадан үрнәк алырга кирәк. Ярар, боларын йоттык, дөресрәге, йоттырдылар да ди, инде үз татарларыбыз, әдәби тел – ясалма тел, аннан арынырга кирәк, дип чаң суга. Мәгълүм бер пьеса каһарманына ияреп, җен ияләште безгә, өшкерергә кирәк, дигән көнгә калдык, билләһи!
-
Тик утыра алмыйбыз
Бөтен дөньяда туристлар өчен көрәш бара. Шушындый тарихи ядкәрләргә ия була торып, йоклап ята алмыйбыз бит инде. Эшләргә кирәк! Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу буенча республика фондының химаячеләр һәм административ советларының утырышында әнә шундый фикер яңгырады. Болгар музей-тыюлыгы, Зөя утрау-шәһәрчеге туристларны җәлеп итәрлек нинди объектларга баеган? Бу ике тарихи урынга күбрәк нинди транспорт белән киләләр? Болгарда һәм Зөядә тагын ниләр эшләнәчәк? Бу юлы әнә шул сорауларга җавап табылды.
-
Татарстан: мең дә бер ләззәт
Без нинди милләт? Яшәү рәвешебез, тормыш-көнкүрешебез нинди? Туристлар тиздән бу сорауларга “җырлап” җавап бирәчәк. Моның өчен архивларда утырып татар тарихын өйрәнергә дә кирәкми, “Татарстан: мең дә бер ләззәт” дигән яңа туристик маршрут буенча сәяхәт кылу да җитәчәк, ди. Бу маршрут 29 апрельдә эшли башлый.
-
Бәхет артында ни ята?
Гаҗәеп мөлаем хатын-кыз ул – Рауза Хәйретдинова. Читтән карыйсың да, нинди бәхетле, дип сокланасың. Әмма ул бәхет артында нинди көрәш ятканын ул үзе белә дә, ире Нуретдин Ганиев белә. Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты шул көрәшләрнең бер кыйпылчыгы белән бүлеште.
-
Курай кемнеке?
Роспатентның сәнәгать милке федераль институты курайның Башкортстанда барлыкка килүе турында документ чыгаргач, музыка бегечләре әнә шулай дип белдерде. Курай – төрки халыкларның уртак уен коралы, ди алар. Башкортстанда исә бу уен коралының барлыкка килү урынын теркәү эшләренә 2014 елда ук старт бирелгән.
-
Фирдүс Тямаев: Район түрәләре концертка акча түләп керми (әңгәмә)
Фирдүс Тямаев татарда бүген иң күп тәнкыйтьләнүче һәм иң күп эшләүче җырчыларның берсенә әверелде. Аның эстрададагы үзгәрешләргә, соңгы вакыйгаларга карата үз фикере, карашы бар. Ел башында җырчы 35 яшен юбилей дип игълан итеп, гастроль турын башлап җибәрде. Әңгәмәдә ул тамашачы җыю серләре белән бүлеште, борчыган проблемалары хакында сөйләде.
-
Фирдүс Тямаев: Татарстанда продюсер дип әйтерлек кешене белмим әле мин
Татар эстрадасын кем тәнкыйтьләми хәзер. Бу мәсьәлә түрәләр дәрәҗәсенә үк күтәрелде хәзер. Тәкъдимнәр төрле. Әйтик, соңгы вакытта җырчылар һәм җырлаучыларны худсовет аша иләү турында сүз чыкты. Аның составына төрле өлкә белгечләре, продюсерлар, композиторлар, режиссерлар керергә мөмкин диләр. Популяр җырчы Фирдүс Тямаев бу хакта ни уйлый.
-
"Туфан драматург булып танылганчы, мин артистка булып танылган идем инде"
Ул кунакны көязләнеп, матурланып көтә. Килешле күлмәк, матур эшләпә сайлаган, йөзе якты, карашы нурлы һәм моңлы... Ишектән күренүгә, такмак әйтә. Беренче мизгелдә үк кешенең холкын сизеп ала икән... Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Нәҗибә Ихсанова 80 яшьлеген бәйрәм итә. Гомер бәйрәмендә гадәттә артка карап шөкер итәсең, йомгак ясыйсың. Нәҗибә апа күңеленнән рольләрен барлады, кайсының сүзләрен исенә төшерде, кайсын яшәп күрсәтте...
-
Илсур Мортаза: Халык өчен хәзер радио уйлый
Алып баручы, җырлар авторы, сценарист, режиссер, театр артисты, рәссам. Болар – Илсур Мортаза һөнәрләре. Алай гына да түгел, хатыны Мәүлидә, улы Роберт, хәзер килене дә сәнгать өлкәсен сайлаган. Тиздән әлеге гаилә тамашачы алдында имтихан тотарга җыена. Моңа җитди сәбәп тә бар. Әнә шул сәбәп Мортазаны редакциягә алып килде дә инде.
-
Урысча сөйләшеп, татарча җырлап булмый
Резедә Шәрәфиеваны беркем белән дә бутап булмый. Ул сирәк тавыш иясе, үз-үзен тотышы, сәхнә киеме дә башкалардан үзгә аның. Белгечләр исә, Резедә татар эстрадасына Европа стиле алып килде, дигән фикердә. Ләкин ул сәхнәгә башка һөнәр үзләштергәннән соң гына килә. Чаллыдан Казанга да күченеп килергә атлыгып тормый. Моның сәбәпләре нидә? Җырчы татар эстрадасы киләчәге турында нинди фикердә? Татарстанның атказанган артисты белән әнә шулар хакында сөйләштек.
-
Акча эшләр өчен нефть бар
Узган гасырның туксанынчы елларында Чаллыда милли хәрәкәт зур уңышларга ире шә. Биредә “Чаллы ТВ”, тәүлек буе эшләп торган “Күңел” радиосы эшли башлый. Бүген алар ни хәлдә? Милли матбугатның киләчәге бармы? Бу хакта Чаллы каласының матбугат ветераны, “Чаллы ТВ” телерадиокомпаниясен оештыручы, аны үстерү өчен җан атып йөрүче шәхес, язучы Рахман Шәфигуллин белән сөйләштек.
-
“Бар җырчылар, бар җырлаучылар. Аллага шөкер, мин бүләкне җырчыга тапшырам”
Элвин Грей белән Салават көрәше, “Татар радиосы” егетләрен “крышевать” итүче Хәмдүнәнең хыянәтне кичерә алмавы, җырларны сәясиләштерү һәм акапелла белән фонограмма каршылыгы. “Татар җыры-2017” быел әнә шул яклары белән истә калды.
-
Клублар бар ла ул, йөрүчеләре генә...
Авылга бер очкын җитә. Сүз янгын турында түгел, халыкны туплап торучы, төрле эшләргә этәрүче кеше турында бара. Төрле эш дигәне дә, кыңгыр эш түгел, гап-гади мәдәни чаралар оештыруга кайтып кала. Гадәттә, туплану урыны итеп без клубны, ә очкын сыйфатында клуб мөдирен күзаллыйбыз. Менә шул җыелу урыннары – клублар бөтен җирдә дә эшлиме?