Сәрия Мифтахова автор яңалыклары
-
“Икеле” капчыгын төзәтеп буламы?
Репетиторлар, әзерләнегез: Дәүләт Думасында өстәмә эш белән шөгыльләнеп, салым түләмәүчеләргә штраф салу турында фикер алышалар. Финанс буенча комитет башлыгы Андрей Макаровның яңалыкның кертеләчәгенә шиге юк. Хәзерге вакытта исә әти-әниләрнең мәш килеп, репетитор сайлаган чагы. Барысына да иң яхшысы кирәк!
-
“Рәхәтләнеп татарча өйрәтә алам!”
Татар теле дәресләрен укыту иреклегә калдырылгач, аны укырга кеше калдымы, кирәксезгә әйләнмәдеме, дип юлыбызда очраган һәр татар теле укытучысыннан диярлек сораштырып торабыз. Җавап бер: “Теләп өйрәнәләр. Хәзер дәрестә сөйләшергә өйрәтәбез бит!”
-
“Әни, яман шеш белән авыручы егеткә акча кирәк” – Калугага качкан Гөлсирин Гатиятуллина кайтырга теләми
Яратам, нишләтим?
-
Син борчылма, әни! Балалар ник өйдән чыгып китә?
Бу көннәрдә, дәррәү килеп, Балтач районының Әтнә авылында яшәүче 17 яшьлек Гөлсирин Гатиятуллинаны эзләделәр. Казанда белем алучы беренче курс студентының көллияткә укырга дип чыгып киткән җиреннән юкка чыгуына берәү дә битараф калмады. Соңгы җиде ай эчендә республикада 182 үсмер өеннән чыгып киткән. Үсмерләргә нәрсә җитми? “ВТ” хәбәрчесе шул сорауга җавап эзләде.
-
Өйдә генә сибенәсе!
Арча педагогика көллияте студентлары хушбуй исеннән агуланган... Узган атнада әлеге хәбәр бик тиз арада республикага таралып өлгерде. Табиблар исә агулану очрагын кире какты. Белгечләр әйтүенчә, бүген студентларның сәламәтлегенә куркыныч янамый.
-
Укытучыгызны еш искә аласызмы?
Бүген укытучылар бәйрәм итә. Аларның чәчәк бәйләмнәренә күмелә, җылы сүзләр ишетә торган көне. Укытучыгызны еш искә аласызмы?
-
Суыткыч тикшереп йөрү – укытучы эшеме?
Пермь краенда укытучыларга балаларның өйләренә барып, суыткычларын тикшерүне йөкләгәннәр. Моннан тыш, алар укучыларның социаль челтәрләрдәге тормышы белән дә кызыксынырга тиеш икән. Әти-әниләргә исә акчага репетитор ялларга гына түгел, суыткыч тутырырга да туры килмәгәе.
-
Актаныш укучыларына ресторан ризыгы килешмәгән?
Бу юлы Арчада түгел, Актанышта! Уку елы яңа гына башлануга карамастан, инде күңелсезлек тә чыгарга өлгерде. Районның 2 нче мәктәбендә белем алган 20дән артык баланың ни өчен авырганын ачыклыйлар. Президент күрсәтмәсе нигезендә уку йортларында балаларны ашату эшенең ничек оештырылганын тикшерәчәкләр.
-
Мәктәп өйгә әйләнерме?
Быел республикада 1 нче сыйныфка 50 меңгә якын укучы бара. Барлыгы 7 яңа мәктәп ачылачак. Күңелле яңалыклар шактый булырга охшаган. Ил мәктәпләрендә тәрбиягә дә игътибарны арттырырга җыеналар. Билгеләр системасы үзгәрмәячәк, мәктәптә кесә телефонын тыймыйлар.
-
Биргәннең битенә бакмыйлар
Букча кирәклеген беренче сентябрь җиткәч кенә искә төшерүче әти-әниләр дә бар икән. “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” хәйрия акциясе август ахырына кадәр дәвам итә. Узган елларда уку елы башланганда гариза бирүче әти-әниләр дә булды. Алар, билгеле, тиешле бүләкне алды”, – дип белдерде кичә Премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыева Хөкүмәт йортында узган хәйрия акциясенә багышланган чарада.
-
“Целевик” дип әйтү генә җиңел
Вузларда максатчан программа буенча белем алучыларны, ягъни “целевик”ларны күпләр түрә балалары яки таныш-белеш аша керүчеләр дип кабул итә. Бу чыннан да шулаймы? Әлеге программага эләгү өчен нинди кыенлыклар аша үтәргә кирәк? Хәзер “целевик”ларга укып бетергәч, ким дигәндә өч ел эшләргә туры киләчәк. Яшьләр моңа ризамы?
-
Һәр икенчесе яраксыз
Яңа уку елы башланыр алдыннан, илнең Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы кибет киштәсендәге мәктәп формасын тикшерергә тотынды. Белгечләр чалбарларны энә күзе аша үткәргән. Нәтиҗәсе әллә ни куандырмый.
-
Кайбер һөнәрне аңлап бетермиләр
Югары уку йортларында гаризалар саны сәгатьләп түгел, минутлап үзгәреп тора. Быелгы абитуриентларның укырга керү мөмкинлеге ни дәрәҗәдә? Вузларга шалтыратып, шуны белештек. Быел ил мәктәпләрен 640 мең укучы тәмамласа, вузларда бакалавриат, специалитет юнәлешендә 369 мең бюджет урыны бар. Республика югары уку йортларында исә 18 мең 531 абитуриент бушлай укый алачак.
-
"Ирем улыбызның үлгәнен белми әле. Лагерьга китте, дим."
Бер июнь аенда гына да республикада 22 кеше батып үлгән. Шуларның өчесе – бала. Балалар арасында фаҗигаләр Апас, Әгерҗе, Минзәлә районнарында килеп чыккан. Түрәләр мондый хәлләрне булдырмас өчен кечкенәләрне йөзәргә өйрәтергә, әти-әниләргә уяу булырга киңәш итә. Тик кайгыны үз башыннан кичергәннәр, балаларны саклап бетереп булмый, диләр. Нишләргә?
-
Этеп кертеп булмаячак. Вузларда кабул итү чоры башланды
КФУда теш табибына инглизчә укыйсың килә икән, елына 468 мең сумыңны чыгарып салырга туры киләчәк. Урысча да ярый дисәң, бәя ике тапкыр арзанрак булачак. Ә татарчасы турында хыялланырга буламы? Ректор Илшат Гафуров милли кадрларны өч телле итеп әзерләү турында хыяллана. Вузлар абитуриентларны “аулый” башлады инде.