Эльвира Вәлиева автор яңалыклары
-
Солдат булу җиңеләя
Татарстанда алимент буенча җыелган бурычны кайтару белән түрәләр шөгыльләнәчәк. Республикада махсус комиссия оешкан. Егетләр исә армиягә тыныч күңел белән китә ала. Аларның эш урыны югалмаячак, диләр. Хөкүмәт йортында узган брифингта Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова узып баручы атнаның мөһим вакыйгаларына карата республика җитәкчелегенең мөнәсәбәтен җиткерде.
-
Коточкыч, улым курчак белән уйный!
Ир балага кибеттәге иң кәттә машина, робот, мылтык сатып аласың, ә ул... ишегалдындагы комлыкта курчакларга ботка пешереп мәш килүче кызлар янында уйнарга ярата. Нишләргә?
-
Газга өмет зур, бурыч та!
Татарстанда газ куллану күләме арткан. Моны республиканың сәнәгать тармагындагы үсеш белән аңлаттылар. Бүген бер миллион ярымга якын фатирда, 20 меңнән артык предприятиедә “зәңгәр ягулык” бар. Бензин бәясе кесәгә суккан заманда, юллардагы автомобильләр дә газ-мотор ягулыгына күчеп бетмәгәе әле. Татарстанның баш газчысы кулланучыларның җавапсызлыгына гаҗәпләнүен дә яшермәде.
-
Кем тапкан, шул үстерсен!
Күп балалы әти-әниләр эш урыныннан бирелүче түләүле ялга үзләре теләгән вакытта китә алачак. Россия Дәүләт Думасында әнә шундый эчтәлектәге канун проектын беренче укылышта хуплаганнар. Ул арада белгечләр үткәргән сораштыру нәтиҗәләреннән күренгәнчә, бүген илдә яшәүче күп балалы гаиләләрнең яртысыннан да күбрәге үзләренә тиешле ярдәм чаралары турында белми. Кануннар кем өчен языла?
-
Табибны ун минуттан артык көтәсе түгел
Футбол буенча дөнья чемпионаты кысасында Казанда иртәгә узачак матчка Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та барырга җыена. Бу хакта Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова әйтте. Хөкүмәт йортында узган брифингта көннең төп вакыйгасы – дөнья чемпионатын читләтеп узмадылар.
-
“Безнекеләр болай да батмый“
Илбашы Владимир Путин уналтынчы тапкыр Россия халкы сорауларына җавап бирде. Сөйләшү 4 сәгать тә 26 минут дәвам итте. Президент 70тән артык сорауга җавап бирде. Татарстан халкы иң күп сорау юллаучылар рәтендә булса да, республикада яшәүчеләрне ишетмәделәр.
-
“Нефть аксакалы”на – 70 ел!
Татарстанда нефть чыгарыла башлауга 75 елны билгеләп үткән арада, бөтен нефть дөньясына танылган Ромашкино чыганагы үзенең 70 “яшьлек” юбилеен бәйрәм итә. Республиканың Лениногорск районында урнашкан “легендар өченче” бүген дә “кара алтын” суыртуын дәвам итә әле. “Татнефть” ГАҖнең иң өлкән идарәләреннән берсе булган “Лениногорскнефть” нефть-газ чыгару оешмасында тарих җепләрен өзмичә саклауга зур әһәмият бирәләр. Республика нефтьчеләре иртәгәге көн турында да уйлап эшли. Тармакта иң заманча технологияләр һәм алымнар кулланыла. Моңа “ВТ” хәбәрчесе дә инанды.
-
Тикшереп кертәләр
Футбол буенча дөнья чемпионаты вакытында Казанда 200 меңгә якын туристны көтәләр. Кунаклар каршы алган арада республикада яшәүчеләргә генә башкала “капка”сы төбендә таптанырга туры килмәгәе.
-
"Хатын-кызлар гүзәл зат булудан бигрәк атны хәтерләтә”
Кайвакыт ялтыравык журнал тышындагы бизәнгән-ясанган хатын-кызларга карыйбыз да, эх, мин дә шундый булсам иде, дип хыяллана башлыйбыз. Ә аннары... ашарга пешерәсе бар икәне искә төшә. Таныш хәлме? Тышкы һәм эчке дөньяны үзгәртү өчен күп тә кирәкми икән бит. Моның серләрен “Яңа Гасыр” телеканалында чыга башлаган “Мин” тапшыруын төшерүчеләр белә.
-
Уйна, уйна утызда!
“Гомер уза, җитте кыз да утызга...” дигән җыр сүзләрен үзгәртергә туры килмәгәе. Түрәләр балачакны 30 яшькә кадәр озайтырга тәкъдим иткән. Сәбәбе дә билгеле: бүгенге мәгълүмат ташкыны заманында бала-чаганың үсеп җитүе тоткарлана, ди.
-
Бензин арта, ник арта?
Мондый хәлнең булганы юк иде әле!.. Машина йөртүчеләр әнә шулай дип көрсенә. Бензин кыйммәтләнгәнгә бер ай да узмады, ягулык бәяләре тагын артачак дигән хәбәр килеп иреште. Әле монысы да соңгы чик түгел, диләр. Татарстанда “АИ-80” маркалы бензин тагын 80 тиенгә кыйммәтләнәчәк һәм әлеге төр ягулыкның бер литры 37 сум 30 тиенгә җитәчәк, дип көтелә.
-
“Мин ни өчен гафу үтенергә тиеш?”
Туган телне өйрәнү хокукының сепаратизмга бернинди катнашы да юк. Татарстан Хөкүмәт йортында узган брифингта Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова әнә шулай дип белдерде. Атна саен пәнҗешәмбе көнне узучы әлеге очрашуда журналистлар, гадәттә, соңгы арада булган вакыйгаларга республика җитәкчелегенең мөнәсәбәтен белергә тырышса, бу юлы сөйләшү нигездә тел мәсьәләсенә генә кайтып калды.
-
“Ир-атлар рәхмәт әйтәчәк!”
Күршеләребез өченче суыткыч сатып алды. Юк, ватылганга күрә түгел, фатирда рәттән өчәү эшләп торалар әнә. Альбина өйдә торт пешерү белән һәвәсләнеп китте. “Социаль челтәрләр аша баллы ризык сорап мөрәҗәгать итүчеләр артканнан-арта”, – ди хуҗабикә, ике җиңен сызганып. Ә тортларны саклау өчен суыткыч кирәк. Тик күршебезнең тәгәрмәченә таяк тыгып маташучылар да бар икән. Өйдән чыкмыйча акча эшләп ятучылардан Президентка да зарландылар.
-
“Вай-фай”сыз тормыш ай-һай!
Беркөнне авылда яшәүче күрше Мәрзия апа ярдәм сорап кергән. Өйгә интернет тоташтырасы иде, кая шалтыратып, кемгә мөрәҗәгать итәргә кирәк икәнен аңлатыгыз әле, ди. Җитмешкә якынлашып килүче ялгыз әби мондый гозеренә тәмам аптырап калуыбызны чамалады булса кирәк: “Җәйге каникулга оныклар кайта”, – дип өстәп куйды. Бала-чагага авыл һавасы гына җитми, өйдә “вай-фай” да кирәк икән.
-
Солдат булырга соң түгел. Эш кирәк булгач, егетләр үзләре китә
1 апрельдән армиягә язгы чакырылыш башланды. Бу юлы аның яңалыгы да бар. Моңа кадәр сәламәтлеккә бәйле сәбәпләр аркасында хәрби хезмәттән азат ителүчеләрне дә солдатка ала башлаячаклар. Алар үзләре әнә шундый теләк белдерә икән. Армия һәм флотка Татарстаннан – 3 мең 200, Росссиядән 128 мең егет чакырылачак.