Эльвира Вәлиева автор яңалыклары
-
Улым, чыгып кит! Балалар әти-әнисе белән яшәргә тиешме?
Балалар – аерым, әти-әниләр – аерым. Илдә яшәүчеләрнең күбесе буй җиткән балалар әти-әнисе белән бер түбә астында яшәргә тиеш түгел дип саный. “Левада үзәге” үткәргән сораштыру барышында әнә шул ачыкланган. Әти-әни итәгеннән кайчан төшәсе?
-
Бензин – үзебезнеке, бәясе кешенеке. Узган ел сәнәгатьтә ниләр булган?
Татарстанда машина төзелеше тармагы “аксый”. Республика нефтьчеләренә генә кайгырасы юк. Бездә чыгарылган нефтьнең өчтән ике өлешен эшкәртә башларга ниятлиләр. Хөкүмәт йортында узган брифингта Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының узган елгы эшенә йомгак ясадылар.
-
Эше барның салымы бар
Үзмәшгуль кешеләргә эшләргә ирек бирегез! Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үз-үзен эш белән тәэмин итүчеләрне артык тикшерүләр белән борчымаска чакырды. Бу хакта ул республиканың Финанс министрлыгы, Салым федераль хезмәтенең һәм Федераль казначылыкның Татарстан буенча идарәләренең уртак коллегиясендә әйтте.
-
Бүген ничәсе?
Татарстанда яшәүчеләрнең күбесе республикада милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрне тыныч һәм тотрыклы дип саный. Казанда Президент Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә узган утырышта әнә шундый фикер яңгырады. Милләт, дин һәм тел турында сүз чыккач, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев календарьга күз салырга киңәш итте.
-
Йортлы булу җиңелме?
Үз түбәң булуга ни җитә! Ләкин моңа каршы: “Юк, миңа үз йортым кирәкми!” – дип җавап бирүчеләр артмагае. Бүген фатир сатып алуга караганда, аны арендага алып тору күпкә отышлырак, дип фикер йөртүчеләр артканнан-арта, ди белгечләр. Авылда исә йорт-җирне салып ук бирәләр. Татарстандагы торак базарындагы вәзгыятьне “ВТ” хәбәрчесе дә өйрәнде.
-
Кемдә акча бер букча?
Россиядә иң күп һәм иң аз хезмәт хакы алучы төбәкләр исемлеге билгеле. Быел илдә айлык акчаның уртача күләме 26 мең 900 сум тәшкил итә, ди белгечләр. Казан халкы уртача 43 мең 222 сум хезмәт хакы ала. Татарстан башкаласында икътисадчылар, газчылар һәм энергетиклар яхшырак яши.
-
Эчмәгәннең яшен сорамыйлар
Татарстанда хәмер белән агуланган һәр өченче кеше үлә. Белгечләр әнә шулай дип куркыта. Ел башыннан бирле республикада яшәүче 146 кеше ялган аракыдан җан тәслим кылган. Моңа карап кына халыкның дәррәү кубып хәмердән баш тартачагына ышану кыенрак. Күптән түгел пәйда булган рейтинг та шул хакта сөйли.
-
Бу шимбәдә кыш килә
Кыш кайчан башлана? Әлеге сорауга җавапны Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин белә. “Республикада кар бу шимбәдә үк явачак”, – дип фаразлады ул Хөкүмәт йортында узган брифингта. Юлчылар исә кышка әзер! Бозлавыкка каршы көрәштә тозны гына да 12 мең тонна әзерләп куйганнар әнә. Тик Казан урамнары өчен түгел.
-
Ирем ике бала белән акчасыз калдырып киткәч, кайнана: “Алиментка өмет итмә…”
Гөлназ белән узган ел спорт мәктәбендә таныштык. Балаларны бер каратэ түгәрәгенә йөрттек. Җәйге каникулдан соң Гөлназ да, аның улы Данияр да күренмәгәч, “ватсап” аша танышыма хәбәр салдым. Озак та үтми җавап килеп төште. “Без хәзер Казанда яшәмибез, авылга күченеп киттек”, – дигән Гөлназ. Каратэга түләргә түгел, яшәргә дә акча калмады, дип тә өстәгән ул.
-
Яхшы ирне ничек табасы?
Рәзинә белән Айнур көтмәгәндә генә өйләнеште. Күрше кызының очрашып йөргән егете бар икәнен белми дә идек. Әллә шуңа күрәме, туй турындагы хәбәр бөтен күрше-күләнне аптырашта калдырды. Ә аларның ничек кавышуларына хәзер дә гаҗәпләнәләр әле. Татарстанның ике читендә яшәп, телевизордагы йөгерек юлда чыккан игълан аша танышканнар. Күптән түгел генә өч бала үстерүче Рәзинә һәм Айнур Гыйләҗевлар “агач туй”ларын билгеләп узды.
-
Татарстанда яшь әти-әниләрнең мәшәкате кими
Яшь әти-әниләрнең бер мәшәкате кимеячәк. Тагын биш елдан сабыйларны балалар бакчасында урын белән тәэмин итү мәсьәләсен тулысынча хәл итеп бетермәкчеләр. Юк, яңа бакчалар төзү бәрабәренә түгел. Түрәләр мәктәпкәчә яшьтәгеләрне гаиләдә генә тәрбияләргә тәкъдим итә. Балалар бакчаларының кирәге дә калмагае әле!
-
Бәйрәм иттек көн буе
Тукай музее, янган резина исе, татарча рок һәм “Любэ” төркеме җырлары. 30 август – Татарстан Республикасы көне һәм шәһәр көне быел әнә шулар белән истә калыр, мөгаен. Башкалада бәйрәм чаралары шулкадәр күп иде ки хәтта салют та соңга калды.
-
Телне ничек тыярга?
Хатын-кызлар, ничек тә ир-атларга ошарга теләп, тәнгә сыланып тора торган кием кия, яшьне күрсәтергә генә торган җыерчыкларны бетерергә тырыша. Тик юкка җәфаланалар! Бөтенроссия халык фикерен өйрәнү үзәге үткәргән сораштырудан күренгәнчә, ир-атлар, иң беренче чиратта, хатын-кызның акылына игътибар итә. Бу – тормышта иң кирәкле сыйфат, дигәннәр. Ирләр әйтүенчә, гаиләдә низагларның күбесе нәкъ менә хатын-кызларның акылсызлыгы аркасында килеп чыга. Акыллы хатын – хәзинәме?
-
“Бу оекны сиңа кадәр алган идем”
Кияү белән кәләшләрнең мәшәкатьләре артмагае. Яшьләрне туй алдыннан никах килешүе төзергә мәҗбүр итмәкчеләр әнә. Россия Дәүләт Думасының Гаилә, хатын-кызлар һәм балалар комитетына шундый эчтәлектәге тәкъдим килеп ирешкән. Шул рәвешле, булачак ир белән хатынга аерылышырга туры килгән очракта, бергә туплаган байлыкны бүлү эшен җиңеләйтмәкчеләр. Тик бу – каш ясыйм дип, күз чыгару түгелме?
-
Татар теленә... курчак өйрәтәчәк
Уен-муен эш түгел бу! Татарстанда саф татар телендә сөйләшүче уенчыклар җитештерүне җайга салмакчылар. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның халыкны кабул итүеннән соң билгеле булды.Республика башлыгы Россия Президентының Татарстандагы иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә шәхси мәсьәләләр буенча мөрәҗәгать итүчеләр белән аралашты.