Эльвира Вәлиева автор яңалыклары
-
Чүп турында да фикерләр күп
Республика түрәләренең керемнәрен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шәхсән үзе тикшерәчәк. Бу хакта Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова әйтте. Билгеле булганча, 1 апрельдә дәүләт хезмәткәрләренең бер төркеме өчен декларация тапшыру чоры төгәлләнә. Хөкүмәт йортында узган брифингта акча гына түгел, чүп мәсьәләсен дә кабат кузгаттылар.
-
“Хушлашабыз. Бетте!”. Кемерово вакыйгасыннан нинди сабак алырлар?
Кемероводагы фаҗига бөтен ил халкын тетрәндерде. Рәсми саннарга караганда, янгында кимендә 64 кеше үлгән. Себердәге коточкыч хәлне Казандагы “Адмирал” сәүдә үзәгендәге фаҗига белән дә чагыштырдылар. Һәр икесендә дә иминлек турында артык кайгыртып тормаганнар, диләр. Бу вакыйгадан сабак алырлармы?
-
Исемеңне куеп сөйләш
Һәр сүзеңне уйлап әйт, чыгып очса, тотып булмый, ди халык әйтеме. Тик соңгы арада мәгълүмат чаралары аша бер-бер артлы явып торучы шаккатыргыч хәбәрләргә караганда, кемнең ни әйткәнен чамаламый да башладык бугай. Кайберәүләр кешегә шундук гаеп тагарга да күп сорап тормый хәзер. Мәгълүмат чараларында җаваплылыкның чиге бармы? Бу сорауга “Ватаным Татарстан” һәм “Республика Татарстан” газеталары оештырган “түгәрәк өстәл”дә җавап эзләделәр.
-
Тормыш кыйммәткә төшә
Татарстан профсоюзлары федерациясе рәисе Татьяна Водопьяновага каршы җинаять эше кузгату тирәсендәге вакыйгалар гел үзгәреп тора. Башта “Бәкер” шифаханәсе аша озак еллар дәвамында акча үзләштереп ятуда шикләнелүче ханым тикшерүчеләргә биргән күрсәтмәсеннән баш тартты, үзенә басым ясауларын әйтте. Соңрак исә хокук саклаучылар интернетта киресен дәлилләүче видеоязма урнаштырды.
-
Кем эшләми – шул аек?!
Артык күп эшләргә ярамый. Белгечләр әнә шул фикердә. Ни өчен икәнен дә әйткәннәр. Күбрәк хезмәт иткән саен, кешенең эчкечелеккә сабышу куркынычы арта, ди. Моны тикшеренү барышында раслаганнар. Баксаң, салырга яратучылар арасында “эш атлары” күбрәк. Әлеге бәхәсле фикер хакыйкатькә ни дәрәҗәдә туры килә?
-
Өстәп тә түләрләрме?
Юлда ике машинаның бер-берсенә килеп төртелүе – гадәти хәл. Хәзер моңа артык игътибар да итмибез кебек. “Алла сакласын!” дибез дә, юл һәлакәтенә юлыгучылар яныннан тизрәк узып китәргә тырышабыз. Башына төшкәннәр белә: зыян күрү – бер хәл, бәрелгән машинаны төзекләндерүгә иминият акчасын алу өчен дә шактый тир түгәргә туры килә. Түләгән кадәресе “тимер ат”ны яңартырга җитмәскә дә мөмкин. Тик бу хәл озакка түгел: ОСАГО буенча акча түләүгә бәйле яңалык бар!
-
Җилгә каршы йөгерәсе юк
Бүгенге заманда укытучы кем ул? Әлеге сорауга Россия Президенты вазыйфасына кандидат Владимир Путинның Казандагы штабында җавап бирделәр. Кесә телефоны, гаджет ише “уенчыклар” белән көндәшлек итеп маташуның акылсыз эш икәнен дә әйттеләр.
-
Бүген – менеджер, иртәгә – пешекче
Ак якалы хезмәткәрләр арасында эретеп ябыштыручы, сатучы кебек һөнәрләрне үзләштерергә теләүчеләр арткан. Интернетта эш табарга ярдәм итүче сайтларның берсе үткәргән тикшерү барышында әнә шул ачыкланган. Барыннан да бигрәк, пешекче һөнәренә кызыгалар икән.
-
Безгә килеп күрегез: иң ябык гүзәлләр Казанда яши
Илнең кайсы шәһәрләрендә юан һәм киресенчә ябык хатын-кызлар күбрәк яшәвен ачыклаганнар. Шатланыгыз, Казанның гүзәл затлары! Татарстан башкаласы ябык хатын-кызлар яшәүче калалар өчлегенә эләккән. Әллә шушы арадагы бәйрәм хөрмәтенәме, тикшерү нәтиҗәләре белән “Ватаным Татартан” хәбәрчесе сорашкан белгечләр дә килеште.
-
Авылдан китмәсеннәр өчен нишләргә?
Яшьләр авылдан китмәсен өчен нишләргә? Бу һәм башка сорауларга “Бердәм Россия” партиясе тарафдарлары форумында җавап эзләделәр. Очрашуда республиканың иң тырыш җирле оешмаларын да атадылар.
-
“Бик зур йөкләмә бу”
Киләсе атнада узачак Россия Президентын сайлауда электрон рәвештә дә тавыш бирергә мөмкин булачак. Казанда сәяси чарага бәйле закон бозу очраклары турындагы мәгълүматларны туплаучы үзәк ачылды. Ә сайлау участогы вәкилләренә психологик ярдәм күрсәтә башлаячаклар.
-
Авыр һәм җаваплы эш
Кичә Россия Президенты вазыйфасына кандидат Владимир Путинның төбәк сайлау штабында алма төшәрлек тә урын калмаган иде. Бирегә кандидатның ышанычлысы, Татарстанның Беренче Президенты Минтимер Шәймиев килде. Ул татар телен укыту мәсьәләсенә бәйле фикерен дә әйтте.
-
Ялдан соң ...аерылышмагыз
Росстат мәгълүматларына караганда, кышкы каникулдан соң, илдә, аерылышырга теләп, психологларга һәм юристларга мөрәҗәгать итүчеләр саны арткан. Белгечләр моны ир белән хатынның бергә ял итә белмәве белән аңлаткан. Кыскасы, озын-озак ялларда бер-берсеннән тәмам туеп беткәннәр. Сез ял итә беләсезме?
-
“Әтием орденын күрмичә калды”
Кичә башкалада Ватанны саклаучылар көне уңаеннан зур тантана узды. Бәйрәмдә Бөек Ватан сугышы чорында тапшырылмыйча калган орденнар үз ияләрен тапты. Сугышчан бүләкләрнең берсен Флюра апа Мингалиевага бирделәр.
-
Чукоткада рәхәтрәк. Бәби өчен кайда күпме түлиләр?
Гаиләгә ана капиталын бирергәме-юкмы? Алга таба илнең Пенсия фонды әлеге сорауга ике тапкыр тизрәк, ягъни хәзерге кебек бер ай эчендә түгел, ә 15 көндә үк җавап бирәчәк. Россия Дәүләт Думасында әнә шундый эчтәлектәге закон проектын тикшерәләр. Бу – дәүләт акчасын мөмкин кадәр тизрәк алу өчен эшләнә, дип аңлаткан түрәләр. Соңгысы уен-муен эш түгел. Кайда яшәвеңә карап, ана капиталыннан ай саен 22 мең сумга кадәр акча түлиләр.