11 апрель 2018 яңалыклары
-
Путин инаугурациясе 7 майда була
7 майда, инаугурациядән соң, Конституциядә язылган тәртип буенча, Хакимият вәкаләтләрен туктата.
-
Татарстан елгаларында боз ватыла һәм язгы су ташкыны килә
Зөя, Мишә, Әнзәр, Мәллә елгаларында бозваткычлар эшли.
-
Роберт Мусиннан 419 миллион сум таләп итәргә җыеналар
Кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгы (АСВ) "Татфондбанк"ның элеккеге җитәкчесенә карата куйган таләпләрне суд майда тикшерәчәк.
-
Төбәк казыяте, район мөхтәсибәте җитәкчелеге җамигъ мәчеттә Саба абыстайлары белән очрашты
Фоторепортаж.
-
Ташу өйгә санаулы минутлар эчендә бәреп керде
Өйдәге барлык җиһазлар су эчендә калган, мал-туарны күршеләргә керткәннәр.
-
КҮҢЕЛ КУРКА, КУЛ ЭШЛИ
Узган җомгада Саба спорт комплексында эш эзләүчеләр өчен традицион вакансияләр ярминкәсе узды. Ярминкәгә эшсезлек буенча исәптә торучылар белән беррәттән, пенсия алды һәм пенсия яшендәгеләр, эшкә яраклы физик мөмкинлеге чикләнгән кешеләр килгән иде. Шулай ук Саба аграр көллияте студентлары да катнашты.
-
Унбер ел элек шулай булган
Хәзер һава торышы көйсез кияү кебек, дип зарланып бетә алмыйбыз. Кышы – кыш, язы яз түгел, дип тә җибәрәбез. Мәгълүмат ташкын кебек агылган бер чорда күп нәрсәләр тиз онытыла. Шулай ук чагыштырмача күптән түгел генә булган табигать көйсезлекләре дә. Метеорологлар, республикада язның соңарып килүе 2007 елда да күзәтелде, ди. Ә безгә мондый яз гомердә дә булмаган кебек тоела.
-
Тукай районы халкы язгы ташу белән көрәшә
Берничә авылда урамнарны, ишегалларын су баскан.
-
Дәүләт Думасына милли телләрне ирекле өйрәнү турында закон проекты кертелгән
Милли телләрне өйрәнүне укучылар һәм ата-аналар теләге белән оештыру тәкъдим ителә.
-
Киберфутбол - яңа спорт төре
8 апрельдә Балалар иҗат үзәгенең актлар залында районыбызның яшьләре арасында виртуаль спорт төрләренең берсе булган киберфутбол буенча турнир үткәрелде.
-
Үзеңнеке кайда да үзәктә
Татарстан халыклары «Дуслык» йортында Казанда яшәүче бурятларның «Сагаалган», икенче төрле әйткәндә «Ак ай» бәйрәме узды. Чара өченче мәртәбә үткәрелә. Ул ай календаре буенча яңа елны каршылауны аңлата.
-
Язлар безгә назлар алып килд
Нәкъ шул көнне, ниһаять, яз килүен хәбәр итеп, җиргә ләйсән яңгыр тамчылары төште. Нинди көн ул дисезме? “Казан” милли-мәдәни үзәгенең Казан шәһәр филармониясе коллективы, үзенең 20 еллык туган көнен бәйрәм итеп, тамашачысына “Язгы моңнар” дигән тамаша-концерт бүләк итте. Һәм яз, мәхәббәт турындагы җырлары белән безгә чын яз китерде. Алып баручылар Әмир Әхмәдишин белән Гөлнара Мулланурованың: “Матур моңнар белән язны каршы алыйк”, – дигәннәре бигрәкләр дә дөрескә чыкты.
-
«Татар-дозор» квест-уенына гаризалар кабул ителә
Бөтендөнья татар яшьләре форумы һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы республикакүләм “Татар-дозор” квест уенын уздыра.