Безгә язалар рубрикасы буенча яңалыклар
-
ТАРАЛУЫНА ЮЛ КУЙМАСЛАР
Сугышка кадәр безнең Чулпыч авылында 80 хуҗалык булып 400дән артык кеше яшәгән. Аннары халык саны кими башлый. Күп ир-егетләр яу кырында ятып кала.
-
ҖИРДӘ ЯКТЫ ЭЗЕҢ КАЛСЫН
Үткәннәрне искә алып, хәзергене күзаллап алырга булдым әле. Һәр кешенең дөньяда яшәгәндә искә алырлык гамәле кала.
-
Чукынып ышандырды
Мин – сугыш чоры баласы. Әтием сугышка киткәндә бер яшь тә 2 айлык бала булып калганмын. Аны беркайчан да күргәнем булмады. Үлгән хәбәре генә килгән, кайда җирләнгәнен дә белмибез. Авылда малсыз булмый. Сыерны әни, абый һәм мин уфалла арбасы тартып асрадык. Шуңа да Габделфәт Сафин “Уфалла арбасы”н җырлаганда күзгә гел яшьләр килә. Әйе, без хыялый бер авыл балалары, тормышның нужасы төялгән арбаны күп тарттык. Әтиле йортларда утынын да, печәнен ат белән ташыдылар. Безгә анысы эләкмәде.
-
Хат ташучы Гөлнара
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Юлламасында 2019 елны Эшче һөнәрләр елы итеп игълан итте. Татар халкында «Кешене хезмәт бизи» дигән әйтем бар. Минем дә бу мәкаләмне Саба җирлегендә үзенең хезмәтен яратып башкаручы участок хат ташучысы Гөлнара Гәрәевага багышлыйсым килә. Гөлнара Тукай, Муса Җәлил, Мәктәп, Горький, Гагарин, кыскасы, 13 урамга хезмәт күрсәтә.
-
АТЫМ КОЛЫН САЛДЫ
1954 елда VI сыйныфны тәмамлагач, колхоз җитәкчеләре кәнсәләргә чакырып ат көтүе алырга тәкъдим иттеләр. Бер ярым хезмәт көне, 1 ат йөге салам бирәбез, дип кызыктырдылар.
-
СИНЕҢ ЙОМШАК КУЛЛАРЫҢ
Эх, әнием, синең йомшак җылы кулларың! Син аларны минем маңгаема куйдың, ә мин ул саваплы, ләззәтле, шифалы кулларыңнан авыртуларым бетеп киткәндәй тойдым үземне. Бу кулларның шифалыгын әни назын тоймаганнар гына аңлый алмый торгандыр, мөгаен. Гомерем буена синең белән булып, шундый рәхәтлек тоярмын кебек тоела иде миңа. Юк икән шул. Син минем башымнан гүя сихри әкияттәге кебек сыйпап китеп бардың шул Әнием. Күп гомерләр узды инде, әнием, синең бу якты дөньяларны калдырып безнең арабыздан киткәнеңә. Ә синең турында якты истәлекләр хәтеремдә мәңге саклана.
-
Армиядән хат
Исәнмесез, Хөрмәтле Закирҗан Минемуллович, укытучылар һәм студентлар!
-
«Исемемне әйтмә, савабын бетерәсең...»
Иштуган мәчетенә илтә торган юл кайчандыр асфальтланган булган, ләкин еллар үтү белән ул таушалып, абынып егылырлык хәлгә килгән иде. Яңадан ремонтларга мөмкинлек юк. Кергән юклы-барлы акча мәчетне җылытырга, түләүләрне көч хәл белән «каплап» барырга җитә.
-
Безнең Илгизә апа
Безнең Йосыф-Алан авылында мәдәни тормыш гөрләп бара. Бу тармакта хезмәт куеп, үз эшенең чын остасына әверелгән клуб мөдире Илгизә апа Гасыймова төрле чаралар, тематик кичәләр, концертлар оештырып хезмәт кешесенең күңелен күрә белә.
-
Җамалый абый сагындыра
Хәзерге заманада урамдагы машиналарның күплегенә игътибар итүче кеше юктыр да. Ә без кечкенә чакта урамнан бик сирәк узалар, кышын бөтенләй күренмиләр иде алар.
-
Тормыш - катлаулы сынау ул
Табибка чират көтеп утырам. "Төнге йокым качты. Ул бала ничекләр генә рәткә килер инде хәзер? Тынычлана алмыйм. Ике баласын кем карар, әле берсе – инвалид. Үземнең дә кан басымым уйный. Йә Аллам! Ничә операция кичерде бит кызым. Табиблар өмет бирә бирүен, ләкин күңелем тыныч түгел. Ничек яшәргә?! Кайдан көч табарга инде хәзер?!" – дип, уфтана бер апа.
-
Ихтирамга лаек гаилә
Безнең Калатау авылында уңган булган, ихтирамга лаеклы Данил абый Галләмов гаиләсе яши. Андыйлар турында юкка гына, авылның тоткасы, димиләр.
-
Җирләр гиздек – гомер кичтек
Гомерләр узгач та балачактагы хатирәләр искә төшә икән. Минем әбием Латыйфа карчык заманы өчен гыйлем иясе иде. Бервакыт әби миңа ашап утырганда:
-
Кая бара бу дөнья?
Гомерләр үтә икән ул. Инде без, өлкән буын, улларны өйләндердек, кызларны кияүгә бирдек дигәндәй. Кунакка йөрешәбез. Кызым Минзәлә ягында кияүдә минем.
-
АВЫРУЛАР РӘХМӘТЕНӘ ИРЕШСЕННӘР
Яшем зур булгач, гел хастаханәгә барырга туры килә. Ашыгыч ярдәм чакырсаң да, тиз генә килеп җитеп, якты йөз белән кирәкле даруларын биреп, ярдәм итеп китәләр.