Безгә язалар рубрикасы буенча яңалыклар
-
Ана теле: Сөйләмне ничек бизәкләргә? (ДӘВАМЫ)
Ә моңа ирешү өчен ул бизәк чараларын үзеңә бер тәртип белән куллану сорала. Без инде үткән язмаларда тәкъдим ителгән күнегү-күзәтүләрдә мәктәптә алган тәртип-сабакларны искә төшергән идек. Шуларны, фәнни хезмәтләрне дә файдаланып, дәвам иттерик әле.
-
Авыл кешеләре белән матур
Әйе, гомерләре буе фидакарь хезмәтләре белән танылган, туган җиребезнең матур табигать кочагында үскән, шунда оя корган тырыш, намуслы халкы белән матур авыллар. Ике Басу Арташ авылында гомер кичерүче Гасимуллинанар – шундый гаиләләрнең берсе дияр идем.
-
Тапшырылмаган хисләр
Килдебәк мәдәният йортында күптән көтелгән җырчыбыз Илсөя Бәдретдинова концертына билетлар бер ай алдан сатылып беткән иде. Илсөя дә тамашачы ышанычын аклады: бик матур эчтәлекле чыгышында Россиянең безнең республикага карашы һәм тел мәсьәләсе чагылыш тапты.
-
"Йә түләттерәләр, йә төрмәгә"
Бөек Җиңүнең 72 еллыгы якынлашкан көннәрдә сугыш урлаган балачагымны еш искә алам. Узган юллар, үтелгән еллар мизгелләр кебек кенә күз алдыннан уза. Сугыштан соңгы хәлләрне үз күзләрем белән күргәнгә, ул еллардагы авырлыкларны көчсез, нәни җилкәмдә күтәргәнгә ул еллар минем йөрәктә нык уелып калды. Алар кабат-кабат хәтерне яңарта, йөрәкне әрнетә. Сугышны...
-
Әниемнең күз яшьләре
Авылларыбызда матур гадәт яши: илебезне сакларга китүче егетне олысы-кечесе, яше-карты урамнарга чыгып озатып кала. Солдат киемен киячәк егет дус-ишләре белән авылны әйләнеп саубуллаша. Гармун тавышы, изге теләкләр... Ә без, ул вакытта әле кечкенә малай-шалайлар, бу күренешкә сокланып ияреп йөрибез, тамаша карыйбыз. Бервакыт, саубуллашучылар безнең урамнан узгач, өйгә керсәм - шаккаттым:...
-
Яшь директор килгәч, тормыш үзгәрде
Авылыбыз көннән-көн үсә, матурлана. "Нырты" хуҗалыгына яшь директор Ильяс Дәүләтҗанов килгәч, тагын да яхшы якка үзгәрешләр кичерде. Хуҗалыкта эшне бик тиз, төгәл һәм нәтиҗәле итеп оештыра белә. Фермаларда тәртип урнаштырды, ферма тирәләре тәртипкә китерелеп, бик күп төзекләндерү эшләре башкарылды. Авылыбызның районда ит-сөт җитештерүдә беренчелектә баруы белән дә горурланабыз. Хуҗалык җитәкчесенең...
-
Өчиле халкы Ходайга шөкер итеп, догалар кылып яши
Безнең авылыбыз кечкенә. Шулай да, анда бик тырыш кешеләр яши. Авылыбыз бик матур, яңа йортлар төзелә. Газ кергән, ут янып тора, юл салдылар, су керттеләр, яңа клуб төзеделәр. Менә мәчет салдылар, ул да ачылу алдында. Бәйрәм саен клубыбызда күңел ачу кичәләре үткәрәләр. Авылыбыз бик чиста, бер чүп тә җыелып ятмый....
-
Кызларны бәхетсез итмәгез
Яшьлектә юктан да кызык табып көлә торган буласың бит.
-
Без - кырык бердә тудык
Мин 1941 елда Мәскәү өлкәсендә туганмын. Әтием фронтка киткәч әнием 11 айлык баласын алып, үзенең туган ягы Югары Симет авылына кайтып төшә. Һәм көн саен фронттан хәбәр көтеп яши. Кызганыч, әтидән бер генә хат килә. Икенче хаты 1942 елда килә. Анысында хәбәрсез югалуы турында әйтелә. Авылыбыз уртасындагы обелискта сугышта батырларча...
-
Чишмә яшәү чыганагы, сафлык билгесе, кадерле урын
Юлларым Саба якларга барып чыккан иде.. "Без бит табигать балалары!" Чишмә гомер- гомергә яшәү чыганагы, сафлык билгесе, кадерле урын саналган.
-
Алкалы Илһам
Пәрәвез челтәрендә утырам. Почта тартмасына хат килеп төште. - Сәлам дустым. Әйдә дус булыйк, - дигән.
-
"Ашка салырлык орлык алып кайтырга тырыша идек"
Әссәламүгаләйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәракәтүһү газиз дин кардәшләрем! Аллаһы Тәгалә һәркайсыбызга хәерле гомерләр, сәламәтлек биреп, бала кайгылары күрмичә, әти-әниләребезнең догасын алырлык иттереп, матур, күркәм рәвештә яшәүләрен насыйп итсә иде. Бөек Ватан сугышында Җиңү көннәрен бәйрәм иткәндә, 21 июнь - немец илбасарлары газиз җиребезгә басып кергән Хәтер сәгатьләре якынлашкан чакта балачагым...
-
«Әллүки”дә – әкияти тамашалы шоу!
Яңа ел дип әйтүгә, һәрбер кешенең күз алдына ап-ак карлы кыш, хуш исле чыршы, сылу Кар Кызын иярткән, күчтәнәчләр белән капчыгын аскан Кыш бабай күз алдына килә. Балачак искә төшә. Матур, төз чыршының ботакларына тезелешеп утырган "төлке, куяннар,"очына ук урнашкан кызыл йолдыз, аллы-гөлле булып күзне иркәләүче җем-җем утлар...һәм борынны ярып...
-
"Берсе урманда өшеп үлде, икенчесе картлык көнендә телсез-авызсыз калды"
Һәр елны өлкәннәр көнендә картлар йортында тәрбияләнүчеләрне тәбрикләргә барабыз. Быел да күчтәнәчләребезне алып, җыр-биюләрне әзерләп килдек. Мөлаем гына йөзле, чигүле түбәтәй кигән бер бабай янәшәсенә килеп утырдым. Ни хәлләрең бар бабакай, кайсы яклардан килдегез?, - дим. Бабакай авыл исемен дә, монда кайчан килгәнен дә әйтте. Әмма билгеле сәбәпләр аркасында авыл...
-
Күл буенда аккошлар, ташбакалар йөри
Барысы 91 укучы белем алган Олы Кибәче урта мәктәбендә җәйге чорда 30 балага - сәламәтләндерү, 15 балага исәпләнгән хезмәт һәм ял лагере эшләтү, 14 яше тулган 25 баланы мәшгульлек үзәге аша эшкә урнаштыру планлаштырылды. "Дуслык" лагереның "Бәхетле балачак" дип исемләнгән беренче көне бик күңелле узды. Авылдашыбызның шәхси эшмәкәре Рифкать абый...