Киңәшләр
-
ЧҮП ҮЛӘННӘРЕН НИЧЕК ТИЗРӘК ЧЕРЕТЕРГӘ?
Җәй буе шактый чүп үләне утала, аны компостка салып барабыз. Әмма ул тиз череми, шулай күч булып ята. Аны ничек тизрәк черетергә икән?
-
Суган белән сарымсакны ничек сакларга
Бакчалардан иң беренче булып җыелып алынучы уңыш суган белән сарымсактыр. Яңгыр вакытында яугач, җылысы да булгач, узган елдан аермалы буларак, быел әлеге нигъмәтләр эрерәк. Инде черетмичә саклыйсы гына кала.
-
Чапмасаң чагалар. Еланнардан ничек котылырга?
Авылга елан төшкән! Соңгы арада мондый сүзләр еш ишетелә башлады. Социаль челтәрләр дә шундый фотолар белән тулды. Еланнар ник арткан һәм алардан ничек котылырга? Әнә шул сорауларга җавап эзләдек.
-
Җәйбикә чибәр итә
Петрушкадан битлек ясыйбыз.
-
Яман шештән саклаучы яшелчә, җиләк-җимешләр исемлеге
Җиләк-җимеш, яшелчәләр яман шештән саклый. Рак авыруларына каршы көрәш Бөтендөнья фонды тикшеренүчеләре көн саен берничә порция яшелчә һәм җиләк-җимеш ашап, яман шеш куркынычын киметеп булуын ачыклаган.
-
Магнит давылларына ничек бирешмәскә
Киләсе атнада көчле магнит давыллары көтелә. Аларның беренчесе 15 августка туры килә. Икенчесе исә 17 августтан 19 августка кадәр сузылачак, дип кисәтә белгечләр. Һава торышындагы үзгәрешләргә сизгер кешеләр өчен киләсе атна бик авыр булачак, димәк. Магнит давылларына алдан әзерләнеп буламы? Бу көнне хәлне җиңеләйтү өчен нинди кагыйдәләрне истә тотарга кирәк? Табиб-терапевт, невролог Эльвина Халитова шул уңайдан киңәшләрен бирде.
-
Кыяр кан басымын җайга сала, бөердәге вак ташлардан котылырга ярдәм итә
Бакчаларыбызда мул уңыш биреп утырган кыярның файдасы санап бетергесез. Ул кальций, тимер, магний, калий, фосфор, цинкка, К витаминына бай. Кыяр 96 процент судан тора. Шуңа күрә ул шикәр авырулы, ябыгырга теләүчеләр өчен бик файдалы.
-
Әрекмән тамырын җыеп калыгыз
Әрекмәннән котылу бер дә җиңел түгел, ул бик әрсез үсемлек. Хәер, аның тамырын корытырга кирәкми дә. Чөнки күп авырулардан менә дигән шифа бит.
-
Мамык мендәр- каз оясы сыман
Хуҗабикәләргә укучыбыз киңәше:
-
Августта бакча эшләре
- Крыжовник, кара карлыган уңышын җыеп алгач, куакларга күп итеп су сибәргә, соңыннан төпләрен йомшартырга кирәк.
-
Белгеч кемнәргә кавын ашарга ярамаганын аңлатты
Шикәр диабеты белән авыручы кешеләргә, шулай ук авырлы һәм имезүче аналарга кавын ашарга киңәш ителми. Шулай ук ашказаны ялкынсуы булган кешеләргә һәм ашаганнан соң кулланырга ярамый, чөнки кавын ашказаны өчен бик авыр продукт.
-
Апа белән сеңелгә бер елны никах укытырга ярыймы?
– Апа белән сеңел бер елны никах укыта алалармы? Ике бертуганга бер елны өйләнешергә, кияүгә чыгарга ярамый, диләр, дөресме ул?
-
Куркыныч төш күрсәң, нишләргә?
Кайчакта төшкә әллә нәрсәләр керә. Куркып уянам. Ул төш чынга ашмаса ярар иде, дип теләп ятам. Куркыныч төш күргәндә нишләргә?
-
ПОМИДОР ТӨНӘТМӘСЕ ФАЙДАЛЫ
Помидорның ян сабакчаларын, аскы яфракларын чистартканнан соң, шактый чүп җыела. Аны чүп дип санарга мөмкин булса, билгеле. Аннан үсемлекләрне корткычлардан саклый торган файдалы төнәтмә ясый аласыз.
-
Помидор чәй содасын ярата
Томат үсентеләрен инде менә ничә ел сода белән тукландырам. Аларга ул әйбәт үсәргә, тизрәк пешәргә ярдәм итә һәм помидорга искитмәле тәм кертә.