2 апрель 2018 яңалыклары
-
Татарстаннан армиягә алынган егетләрнең күбесе коры җир гаскәрләрендә хезмәт итәчәк
1 апрельдән республикада язгы чакырылыш кампаниясе башланды, аның барышында 3,2 меңгә якын кеше хәрби хезмәткә алыначак.
-
Автомобильләрне газ ягулыгына көйләү өч көндә башкарылачак
Элек транспорт чарасын җиһазландыру 8 этапка бүленеп, 53 көн вакытны ала иде, ди Рамил Сәхәпов.
-
Илдә ниләр бар икән...
Акыллы кешеләргә мохтаҗлык бу дөньяны кая алып барыр икән инде, и-и, Аллам! Дөньяны матурлык коткарыр дип, берәүнең сүзләрен кабатларга яратабыз да бит, матурлык бар, акыл җитенкерәми кебегрәк бит әле монда. Шул акыллылар кытлыгы интектерә дә бугай бөтен дөньяны.
-
Аспиринны сәламәтлек өчен куркыныч дип тапканнар
Популяр дару Россиянең 30% халкы өчен бернинди нәтиҗә дә бирми.
-
Тарихта беренче тапкыр Крокодил Гена турында повестьне татарчага тәрҗемә иттеләр
Фәйрүзә Мөслимова тәрҗемә иткән “Крокодил Гена һәм аның дуслары” китабы Татарстан китап нәшриятында апрельдә дөнья күрәчәк.
-
Чиләбе татарлары финалда “Ак Барс” өчен җан атачакларын белдерде
“Ак Барс” татарларның үзәге булган республика өчен чыгыш ясый, шулай ук безнең якташ Данис Зарипов бу командада уйный", - дип аңлаталар алар.
-
Татарстанда автомобильләрен газга көйләүчеләр 11 тапкырга арткан
2017 елда транспорт чараларын газ баллонына көйләү турында 8,8 мең таныклык бирелгән.
-
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы республика сулыкларында суның биеклеген күзәтә
Югары Ослан янында Куйбышев сусаклагычында суның биеклеге 7 сантиметрга кимегән.
-
МИН БЕРНИНДИ «ЙОЛДЫЗ» ТҮГЕЛ
Яшь җырчы Алия Карачурина… Яңа исем… Һичшиксез, талант! Аны татар-башкорт эстрадасы күгендә кабынган иң якты йолдыз дип тә атыйлар. Бәлки болай ук арттыру кирәкмәстер. Хәер, Алия үзе бу хакта ниләр уйлый икән?
-
Сәламәтлеге чикләнгән балалар өчен судомодель ярышлары
Лесхоз урта мәктәбе базасында сәламәтлеге чикләнгән балалар өчен судомодель ярышлары булып үтте. Әлеге ярышларда 3 муниципаль районнан 19 укучы катнашты. Ярышлар нәтиҗәсендә җиңүчеләр диплом, медальләр белән бүләкләнде.
-
2 - 8 апрель көннәренә Татарстанның мәдәни афишасы
5 апрельдә Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Илфак Шиһаповны искә алу кичәсе була.
-
Яфрак сармасы (yaprak sarması)
Рецепт.
-
Татарстан Президенты экологларга 16 автомобиль ачкычы тапшырды
Тантана Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залы каршындагы мәйданда узды.
-
Кайда син, яз?
Күптән мондый хәлне күргән юк иде бугай: мартның азагы якынлашып килә, ә һава температурасы төнлә һәм иртән 25-30ар градуска кадәр салкын.
-
Төче ялган һәм ачы хакыйкать
Рәсми саннарга ышанырга ярыймы? Статистикага ышанмаучылар, мәсәлән, “Гади ялган бар, статистика бар”, – дияргә ярата. Ягъни статистика – рәсмиләштерелгән, нәкъ шул сәбәпле күпкә хәтәррәк ялган. Исәп-хисап, санау-чутлауга, мәгълүматка дәүләт монополиясе булганда, власть халыкка колакны иркәләүче саннар, фактлар ирештерергә яратканда, дөреслекне каян эзләргә?