19 февраль 2018 яңалыклары
-
Фирдүс Тямаевның март аенда кайларда чыгыш ясаячагын әйтте
Фирдүс Тямаев март аенда 22 сольный концерт куячак. Алар Казан, Уфа, Сарман, Менделеевск, Мамадыш, Яшел Үзән, Саба, Кайбыч, Апас, Буа шәһәрләрендә булачак.
-
Ринат Таҗетдиновның юбилей кичәсен 19:00 онлайн карап булачак
Тантаналы кичә программасында - спектакльләрдән өзекләр һәм актерның иҗатташ дусларыннан котлаулар.
-
Татарстан халкын кыска эш атнасы көтә
Ватанны саклаучылар көнен бәйрәм итүгә бәйле рәвештә, республикада яшәүчеләр 23, 24 һәм 25 февральдә ял итәчәк.
-
Пенсияне күбрәк алу өчен озаграк эшләр идегезме?
Бу көннәрдә генә Россия вице-премьеры Ольга Голодец пенсия күләмен 25 мең сумлык чиккә җиткерергә җыенулары турында әйтте. Аның сүзләренә караганда, моңа ирешү ил Хөкүмәтенең өстенлекле һәм мөһим бурычларының берсе булып тора. Кесәдәге акчаның кайчан артачагы гына билгесез. Стратегик эшләнмәләр үзәге советы рәисе Алексей Кудрин фикеренчә, пенсия күләмен арттыруның бер генә ысулы бар. Ул да булса, пенсия яшен арттырырга кирәк, дигән. Ир-атлар – 65, ә хатын-кызлар 63 яшькә кадәр эшләсә, пенсия өчтән бергә артачак, дип тә өстәгән. Сез пенсияне күбрәк алу өчен озаграк эшләргә ризамы?
-
“Муса Җәлил каһарман шагыйрь” – батырлык дәресе
Юлбат мәдәният йортында китапханә белән берлектә Муса Җәлил иҗатына багышланган “Муса Җәлил каһарман шагыйрь” – батырлык дәресе үткәрелде.
-
Чаллыда баланы 1нче сыйныфка алудан баш тарткан мәктәпне прокуратура тикшергән
Чаллы прокуратурасы шәһәрнең 24нче санлы мәктәп җитәкчесенә беренче сыйныфка баручы баланың ата-анасы гаризасын кире каккан өчен административ эш ачкан.
-
19 - 25 февраль көннәренә Татарстанның мәдәни афишасы
Бүген “Татар-информ” Ренат Таҗетдиновның юбилей кичәсен онлайн күрсәтә.
-
Авыруны ютәлдән белеп була
Грипп килә, җәмәгать! Роспотребнадзор идарәcе белгечләре бу көннәрдә шулай дип чаң суга. Илнең кайбер төбәкләрендә февральнең беренче көннәрендә үк баш калкыта башлаган вирус бүген инде үз “эше”нә ныклап керешкән. Идарә мәгълүматларына караганда, 29 гыйнвар – 4 февраль аралыгында Россиянең тугыз төбәгендә грипп һәм тирән сулыш юллары вируслы инфекциясе (ОРВИ) белән авыручылар саны эпидемия чигеннән артып киткән.
-
Татарстанда «Үзбәкстан гүзәле-2018» бәйгесенә гаризалар кабул ителә башлады
Бәйгенең финалы 21 мартта Татарстан Халыклар дуслыгы йортында узачак.
-
Рәфилә Шәмсетдиновадан «фирменный» ит пәрәмәче
Камыр өчен: 1 йомырка, 1/4 стакан шикәр комы, 1 ч.к. тоз, 1/4 чи чүпрә яки 1 а.к. коры чүпрә, 6 а.к. сыек май, 0,5 л җылымса кайнаган су.
-
#атнабай флешмобына Лилия Муллагалиева кушылды
Җырчы Әнгам Атнабаевның "Очрашкан юк" шигырен укый.
-
"Иделкэем"
18 февраль көнне Биектау районы Шәпши авылында " Иделкәем" дип исемләнгән II Республика балалар һәм яшүсмерләр театр коллективларының смотр- конкурсы үтте.
-
Казанда ике машина бәрелешүдән дүрт кеше зыян күргән
Патрис Лумумба урамы һәм Камалеев проспекты кисешендә «Форд» һәм «Киа» машиналары бәрелешкән.
-
Татарстан иң популяр Россия төбәкләре унлыгына кергән
Узган елда республикага 3,1 млн турист килгән.
-
Йәйә аш уздыра, мулла бабайны шашлык белән сыйлый [видео]
Ландыш Нигъмәтҗанова белән Фәрит Таишевның кызлары Ләйлә Интернет йолдызга әверелде. Аның белән видеоларны меңләгән кеше көтеп ала, яратып карый. Бу юлы Йәйә (Ләйлә) аш уздыручы «абыстай» ролендә.