29 май 2019 яңалыклары
-
Имтиханны – яңача
Узган атнада Саба аграр көллиятендә укучы булачак техник-механиклар яңа стандартлары буенча һөнәри осталыкны күрсәтү имтиханнарын тапшырды. Үз термины белән атасак, мондый демонстрация имтиханы WorldSkills хәрәкәте популярлаша башлагач гамәлгә керде. Әлегә ул – Татарстанда пилот проекты.
-
Татарстанда суга батып үлү очракларының төп сәбәбе билгеле булды
"Ел башыннан алып Татарстан сулыкларында 7 кешенең гомере өзелде", - диде кече үлчәмле суднолар буенча баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов.
-
Президент WorldSkills җиңүчеләренә: Финалда җиңү - карьерада җитди старт ул
Рөстәм Миңнеханов WorldSkills Russia VII илкүләм чемпионатының медаль зачетында беренче урын алган Татарстан җыелма командасын котлады.
-
Ильмира Нәгыймованың иң матур 10 күлмәге
Җырчы Ильмира Нагыймова Инстаграмында сәхнә киемнәреннән төшкән 10 фото урнаштырган. Монда ул: «Сезгә бу образларның кайсысы күбрәк ошый», дип тә сораган. Язылучылары узыша-узыша үзләренең фикерләрен калдырган, төрле сандагы күлмәкләренә бәя биргән.
-
Илнең төп агачын ачыклау бәйгесендә Татарстан чыршысы өчен тавыш биреп була
Номинантлар арасында Татарстан, Чечня, Ленинград өлкәсе, Удмуртия, Төньяк Осетия-Алания, Калмыкия һ.б. төбәкләрдән 12 агач бар.
-
Көннең икенче яртысында Татарстанда һава торышы бозылачак
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы көчле җил, яшен һәм яңгыр вакытында урамда булганда электр үткәргеч линияләр, агачлардан читтәрәк торырга киңәш итә.
-
Бүген чыгарылыш сыйныфлар математикадан БДИ тапшыра
Быел чыгарылыш сыйныф укучысы математика буенча БДИны бер генә дәрәҗәдәге, профильле яки база дәрәҗәсендә генә тапшыра ала.
-
Россия сыйфат хезмәте ит фаршын тикшерде
Нәтиҗәдә, Россиянең лаеклы сыйфат билгесенә бары тик бер марка гына туры килде.
-
Җиләк уңсын дисәң
Кайчакта туктаусыз карап, утап, мыекларын кисеп торган хужалар да җиләктән уңмый. Җиләк үстерү кебек авыр хезмәттә уңыш балчыкка һәм һава торышына бәйле. Шулай да, җиләк уңышлы булсын өчен киләсе киңәшләр ярдәм итми калмас:
-
Әбиләр диненә карагыз! "Казан-Арена"да 15 мең кеше авыз ачты
Быел Рамазан аенда республика күләмендә җиденче мәртәбә узучы ифтарга 15 мең халык җыелды. Барча кунакларны 45 мең кеше сыйдырышлы “Казан-Арена” стадионы кабул итте. Оештыручылар, вакытның соң булуын истә тотып, районнардан азрак киләчәкләр, дип кисәтсә дә, халык, бернигә дә карамастан, юлга чыккан. Шәхси машиналарда гына түгел, автобус яллап килүчеләр да шактый иде.
-
БЕЗНЕКЕЛӘР - КИНОЙОЛДЫЗЛАР
Бу көннәрдә районыбызда “Мир” телеканалының «Иван Усачев студиясе» компаниясе «Любовь без границ" тапшыруы кысаларында «Туй йоласы» документаль фильмын төшерде. Фильм әзерләү Явлаштау авылында үзәкләштерелгән клублар системасы хезмәткәрләре һәм авыл клубларында эшләп килүче фольклор коллективлар белән өч көн буе дәвам итте.
-
Язучы Рафис Корбанның хәләл җефете Әлфия ханым вафат булды
Татарстан Язучылар берлеге мәрхүмәнең якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.
-
Винарис Ильегет: «Нинди җәйге ял инде ул безгә апа җаным?»
Килер, барыбер бер килер, килми калмас дигән өметле уйлар белән, җәйне дә көтеп алдык. Мең-мең төрле мәшәкатьләре, яллары, тәмледән-тәмле җиләк-җимешләре белән, әллә каян куллар болгап чакыра кебек үз хозурына җәй. Нинди эшләр белән мәшгуль булмакчылар икән бу ямьле җәйдә артист халкы дигән уйлар белән, Казанда яшәп иҗат итүче Винарис Ильегет белән телефоннан сөйләшеп алырга уйладым.Әйе, сөйләшәсе килеп тора инде җәйге ялында синең белән, әллә кайчан диңгез буенда комда кызынып ятадыр дигән уйлар инде башта. Беркая да китмәгән, Казаныбызда икән Винарис!
-
Зилә – бронза медаль иясе
Татарстан спортчылары Финляндиянең Лахти шәһәрендә үткәрелгән халыкара стендка ату ярышларында 4 медаль яуладылар.
-
Сугышка сугышны ялгау
Дөнья сәясәтендә көннән-көн болганчыклык билгеләре көчәя. Бердән, АКШның Кытай һәм башка партнерлары белән башланып киткән сәүдә сугышы яңа әйләнешләр яулый. Кытай корпорациясе “Хуавэй”га каршы “кыйный торган” санкцияләр кертелде.