Көн темасы рубрикасы буенча яңалыклар
-
Диләрә Кәримова: "Эшемә бик зур җаваплылык белән карасам да, минем өчен гаилә беренче урында"
Дүртенчедә укыганда сыйныф җитәкчесе булган укытучысын соңрак полиция формасыннан күрү һәм аңа соклану Диләрәдә һөнәр сайлаганда төп этәргеч була.
-
Сабада IV тапкыр "Фән һәм мәдәният: яңа караш" халыкара фәнни-гамәли конференциясе узды [фоторепортаж]
-
15 май-Халыкара гаилә көне!
Ел да 15 майда - табигатьнең иң гүзәл, алмагачлар чәчәккә төренгән вакытында Халыкара гаилә көнен билгеләп үтәбез. Үз йортында бәхетле булган гына бәхетле. Кеше яшәешенең асылын шушы гап-гади сүзләр ача да сала.
-
Агач утырту изге гамәл: Сабабызда агач утырту өмәләре гөрли [фоторепортаж]
Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Нургали улы Миңнеханов инициативасы белән, Байлар Сабасын яшелләндерү максатыннан, Сабабыз биләмәсендә агач утырту өмәләре дәвам итә. Бүген дә "Саба" ("Сабинка") елгасы буена агачлар утыртылды. Районыбызның барлык оешма-предприятиеләре күмәкләшеп әлеге изге эштә катнашты.
-
Ташламалы бәядән языл һәм лотерея уенында катнаш!
Хөрмәтле сабалылар! Күпләрегезгә билгеле булганча, 11-21 майларда Татарстанда "Абунәче ункөнлеге" үткәрелә. Бу чорда сез "Саба таңнары" район газетасына 2017 елның икенче яртысы өчен 596 сум 34 тиен түләп кенә языла алачаксыз.
-
Татарстанда атна азагына кадәр һава температурасы нормадан 5–6 градуска түбән булачак
Татарстанда атна азагына һәм киләсе атна башына кадәр һава температурасы нормадан 5-6 градуска түбән булачак һәм салкын һава торышы сакланачак.
-
Бөек Жиңү бәйрәме белән
Хөрмәтле ветераннар, тыл каһарманнары! Кадерле сабалылар, районыбыз кунаклары! Җиргә яз халкыбыз өчен иң кадерле булган бәйрәмне - Бөек Җиңү көнен алып килде. 1941 елның 22 июненнән алып бу көнне ирләр һәм хатыннар, картлар һәм балалар, тылда эшләүчеләр 1418 көн һәм төн көткәннәр. Җиңү датасы безнең йөрәкләрдә яу кырларында дошманга каршы...
-
Радио көне белән!
7 май көнне рус физигы Александр Попов Россия физика-химия җәмгыяте утырышында үзе ясаган дөньяда беренче радиоалгычны эшләтеп күрсәтә, радиоэлемтә сеансы үткәрә.
-
Сабада имам- мөхтәсиб сайланды
Бүген Саба җәмигъ мәчетендә районның авыл имамнары катнашында имам-мөхтәсиб сайлау җыелышы булды. Аның эшендә Татарстанның баш казые - Җәлил хәзрәт Фазлыев, район җитәкчелеге, авыл җирлекләре башлыклары катнашты. Җыелыш Коръән сүрәләре уку белән башланды. Аннары Җәлил хәзрәт мөхтәсиб вазыйфасына моңарчы да районда бу эшне зур җаваплылык белән башкарган Айнур хәзрәт Әхмәтовны...
-
28 апрель – Хезмәтне саклау көне
28 апрельдә Бөтендөнья барлык эшчеләр һәм производствода иминлекне күзәтүчеләр өчен мөһим вакыйга булган Хезмәтне саклау көнен билгели. Хезмәтне саклау көне теләсә кемнең эш урынында мөмкин булган хәвеф-хәтәргә халыкның игътибарын җәлеп итүгә юнәлдерелгән. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты боерыгы (21.03.2017 №515-р) нигезендә 2017 елда Бөтендөнья хезмәтне саклау көне "Хезмәтне саклау буенча күрсәткечләрне...
-
Бүген Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне! Районыбызда бу уңайдан нинди чаралар үтәчәк?
Тукай иҗаты Җиһанга ямь, яктылык чыганагы, яшәү көче бөркеп, җирне, күңелләрне җылытып торучы мәңгелек кояш кебек үзенә бер илаһи көчкә ия.
-
Бүген – 22 апрельдә “Корстон” комплексында Татарстан халыкларының III съезды була
Анда Казанда яшәүче милли диаспораларның 200ләп вәкиле һәм Татарстан районнарыннан 500ләп делегат катнаша. Безнен районнан съездга баручыларны фотода күрәсез.
-
21 апрель – Җирле үзидарә көне
Хөрмәтле җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре һәм ветераннары! Һөнәри бәйрәмегез белән ихлас котлыйбыз.
-
Көлке көненә багышланган фото-видеобәйгедә җиңүчеләрне бүләкләдек [фоторепортаж]
Бер минут көлү 1 кило кишер кимергәнгә тиң икән... Яки 15 минут туктаусыз көлсәң, 3 кило авырлыкны югалтасың. Сайтыбызда оештырган фото-видеобәйгегә килгән фотоларны карагач, ничә килога ябыктык икән?!
-
Игътибар: бу атнаның шимбәсендә районкүләм өмәләр узачак
Бу атнаның шимбәсендә районкүләм өмәләр уза. Район үзәге генә түгел, авылларның да санитар чисталыгын тәэмин итү максатындагы өмәләрдә оешма-предприятиеләрдә эшләүче хезмәткәрләр үзләренә беркетелгән территорияләрне тәртипкә китерә.