27 февраль 2018 яңалыклары
-
Әнгам Атнабаевның беркайда да басылмаган шигырьләре җыентык булып чыгачак
Шагыйрьнең күп шигырьләре кулъязма рәвешендә сакланган.
-
Малайны тракторга утырттым
Флорид Гайнуллинны мәктәптә эшләп йөргән җиреннән Саба районының “Шытсу” җәмгыяте белән җитәкчелек итәргә билгелиләр. Бөтенләй икенче тармакка килеп керү куркытмадымы соң, дигәнгә: “Теләсә кайсы эшкә өйрәнергә кирәк, шунсыз булмый, яңа җиргә күчкәч, баштарак һавада очып йөрисең инде. Укытучылыкка да урау юллар үтеп килдем”, – диде ул.
-
Мәликәне МУЗ-ТВ каналы зурлап күрсәтте (ВИДЕО)
Мәликәнең татарча җырлавы хәзер ишетелми диярлек. Аның каравы, без аны хәзер Татарстаннан читтә иҗат итүен күреп торабыз. Йә ул илкүләм танылган актерлар белән берәр кинода төшә, йә Казахстанда кадәр барып музыкаль конкурста илебез данын яклый..
-
«Мастерлар» саны бишкә артты!
Көрәш буенча Россиянең спорт осталары исемлеге татар көрәшчеләренә янә баеды. Эльдар Хәмитов белән бу исемгә тагын кемнәр лаек булган?
-
Казанда Фәрит Хатыйпов һәм Рабига Сибгатуллинаның иҗат кичәсе узды
Фәрит Хатыйпов - милли сәнгатькә тугры калган соңгы могиканнарның берсе, диделәр концерт барышында.
-
АКШ илчесе Казан турында фикерләре белән уртаклашты
Америка дипломаты Россия һәм АКШ халкы арасындагы турыдан-туры элемтәләрнең күптәннән урнашуын билгеләп үтте.
-
Рәфилә Шәмсетдинованың рецептлары белән бүлешәбез бүген. Уңган хуҗабикәдән рулет!
Рецепт.
-
"Шатлык" балалар бакчасында Гаилә бәйрәме үтте
Сабаның 1нче номерлы “Шатлык” балалар бакчасы мәктәпкә әзерлек төркеме әти-әниләре һәм балалары белән берлектә якынлашып килүче 23 февраль - Ватанны саклаучылар көне, 8 март - Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан "Гаилә бәйрәме" үткәрделәр.
-
Җиңү hәм җиңелү ачысы
Аллага шөкер! Якшәмбе көнне Пхенчханда Олимпия Уеннары тәмамлангач, спортчылар гына түгел, түрәләр белән телевизор караучылар да җиңел сулап куйгандыр. Сәясиләшкән ярышларда Россия спортчылары 17 медаль яулады һәм моның көтелгәннән яхшырак нәтиҗә икәнлеген танымый мөмкин түгел. Әмма бик зур авырлыклар белән ирешелгән әнә шул уңышка да кешечә сөенә белмәвебез хак.
-
«ГОЛОС. ДЕТИ»: КАЗАН КЫЗЫН МЕЛАДЗЕ САЙЛАДЫ
22 февраль кичендә «Голос. Дети» проектында безнең республика халкы Казан кызы Олеся Машейко өчен җан атып утырды. Бу гадәти генә чыгыш түгел иде. Күзләренә кара күзлек кигән Олеся танылган җырчы Елканың «Грею счастье» җырын башкарды.
-
Атнабай Татарстанга тулы хокуклы шагыйрь булып килде – Роберт Миңнуллин
Казанда башкорт шагыйре Әнгам Атнабаевның 90 еллыгы уңаеннан концерт үтте.
-
Гүзәл Уразова, сыер савучы булып, яңа клип төшерә?!
Гүзәл Уразова әлеге ялларда үзенең инстаграм битенә сыерлар янына басып төшкән фотосын урнаштырды. Нәрсә турында бу? Әллә җырчы яңа клибын төшерәме?
-
Алдагы тәүлектә һава торышы үзгәрәчәк
“Алдагы тәүлектә һава торышы үзгәрәчәк. Көньяктан кергән циклон хәлне үзгәртә. 27 февральдә республикада буран һәм кар явачак. Татарстанның көньягында кар көчле булачак. Температура төнге сәгатьләрдә 12 – 17 градуска кадәр салкын, аязганда 24 градус салкын булачак. 27 февральдә максималь температура көндез -10 нан -15 градуска кадәр, көнбатышта -18 градуска кадәр булачак”, – диделәр Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсендә.
-
Шереметьево аэропортында татарлар Алинә Заһитованы милли киемнәрдә каршы ала (видео)
Мәскәү татарлары Олимпия чемпионкасын каршы алырга татарча язулы плакатлар белән һәм милли киемнәрдә килгән.