Камил Сәгъдәтшин автор яңалыклары
-
Торба буйлап шуышабыз
Рәсми документларда Күк Чишмә, халык телендә Ташлык дип йөртелүче бу борынгы авылга чатнама аяз вакытта да барып җитү өчен күрше авыллар аша әйләнеп үтәсе. Безгә дә ерактагы Югары Әрнәш аша барырга туры килде. Авыл читендәге “Изгеләр чишмәсе”н тәртипкә китерергә дигән максат белән туган авылларына кайтучы юлдашларым Фаягөл һәм Ягъфәр Габдрахмановлар әйтүенчә, аз гына яңгыр явып узса, авылга кайтучылар андый мөмкинлектән дә мәхрүм. Кайтып җитеп, туганнарын күрә алмыйча, кире китәргә туры килгән чаклар да була икән.
-
Үлемгә таба очыш. Бал кортларының 17 ел гомере калып бара
Статистика мәгълүматларын өйрәнү фәнни-тикшеренү институты белгечләре хәбәр итүенчә, Россиядә ун ел эчендә бал кортлары 40 процентка кимегән. Шул ук вакытта Америка Кушма Штатларында төрле сәбәпләр белән кыргый бал кортларының – 90, умарта кортларының 80 проценты җан тәслим кылган.
-
Көндәшлек кем файдасына?
Максатыбыз – аграр экспортны ике тапкыр арттыру. Россия Президентының май указында авыл хуҗалыгы алдына шундый бурыч куела. Указда әйтелгәнчә, 2024 елга аграр экспорт күләме 45 миллиард долларга җитәргә тиеш. Статистика мәгълүматларыннан күренгәнчә, ун ел элек чит илләр бездән ел саен уртача 9,6 миллиард долларлык авыл хуҗалыгы продукциясе сатып алган.
-
Сигез елдан симез булырмы?
Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгында 2025 елга кадәр авыл хуҗалыгының яңа үсеш программасы төзелгән. Әлеге документ Россия Хөкүмәте раславына тәкъдим ителгән. Яңа программа нигезендә, хуҗалыклар алдагы сигез ел эчендә ил халкының азык-төлеккә булган ихтыяҗын тулысынча канәгатьләндерү буенча хәлиткеч адымнар ясар, дип фаразлана.
-
Өлешнең көмеше кемдә: субсидиянең туксан ике проценты агроолигархларга бирелә
Авыл хуҗалыгында җитештерелә торган продукциянең яртысына якыны – крестьян-фермер һәм шәхси хуҗалыклар хезмәте нәтиҗәсе. Белгечләр әйтүенчә, кайбер юнәлешләрдә бу күрсәткеч зуррак та икән әле. Рас шулай икән, авыл хуҗалыгында продукция җитештерүчеләргә бирелә торган субсидия күләме дә керткән хезмәтеңә тәңгәл булырга тиеш.
-
Берләшүдән башка юл юк
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия күләмендә чаң сукканнан соң, сөт бәяләре буенча илдә уңай үзгәрешләр булачагына өмет уянган иде. 22 февральдә “Россельхознадзор” Белоруссиянең берничә эшкәртү предприятиесеннән сөт һәм сөт продукцияләре кертүне тыйгач, җитештерүчеләребез җиңел сулап куйды. Әмма мондый хәл озакка бармады. Берничә тәүлектән соң, төрле сәбәпләр белән чикләү вакыты 26 февральгә, тора-бара 6 мартка күчерелде. Аннары “Россельхознадзор” карарының 15 мартта гамәлгә ашырыла башлаячагы мәгълүм булды. Бу юлы сәбәпләрен аңлатып торуны кирәк дип тә тапмадылар.
-
Чынны ялганнан аерырга: ни ашаганыгызны беләсезме?
“Органик авыл хуҗалыгы турында”гы закон игенчегә ни бирә? Закон кабул ителгәннән соң, кибет киштәләрендәге төрле ясалма азык-төлек, ялган продуктларның “чын йөзе” ачылырга тиеш, ди белгечләр. Һәрхәлдә, бүгенгедәй кибет киштәләрен яулап алган төрле фальсификатлар, уйдырма маркировкалар юкка чыгарылып, кибет киштәсендәге азык-төлекнең чыныннан ялганын аерып булачак. Закон нигезендә барлык җитештерелгән продукция сыйфат сертификатына ия булырга тиеш.
-
Яңасын көтә-көтә, искесе тузып бетә
Авыл хуҗалыгында югары күрсәткечләргә ирешү өчен ел дәвамында тырышырга туры килә. Ниндидер сәбәп белән кайсыдыр юнәлешкә игътибарны киметсәң, тискәре нәтиҗәсе үзен шунда ук сиздерә башлый. Техниканы язгы кыр эшләренә әзерләү белән дә шулай. Урып-җыю эшләре тәмамлану белән бу эшкә җиң сызганып тотынган хуҗалыкларга күпкә җиңелрәк. Ә тартып-сузып килгәннәргә икеләтә кыен. Бер яктан – запас частьларга бәя артса, икенче яктан – язгы кыр эшләренә дә санаулы көннәр калып бара.
-
“Кумагыз, ярдәм итегез!”
Ел саен февраль урталарында Татарстан авыл хуҗалыгы тармагы умарта оясыдай гөжләп ала. Быел да шулай булды.14 февральдә “Казан ярминкәсе” күргәзмәләр үзәгендә үтүче форумга иртә таңнан халык ташкыны агыла башлады. Кемдер күрмәгәнен күрү өчен дип, ә кемнәрдер “икеле” алган мәктәп укучысы кебек эшләп җиткермәгәне өчен кызарып басып торыр өчен.